Материалы

Охшаш язмышлы кадерлеләрем

последние и лучшие новости искусства в мире

Олуг шәхесләрнең берсе - әнием кебек якын күргән Рәйханә апам Алимова турында сүзем.

1936 елда мин беренче класска укырга кергәндә Рәйханә апа Туйчы авылыннан Кәчүккә укырга килеп, югары классларда әниемдә татар теле һәм әдәбиятыннан белем алып, истәлекләрендә аның турында матур сүзләр әйтә. Үзебезнең телгә, милли әдәбиятка мәхәббәт уяткан өч укытучысына ул гомер буе рәхмәт укый. Әнием Кайнәт Якубованы шул авыр, ләкин мактаулы хезмәткә юл күрсәтүче итеп саный.

Ни кызганыч, алар әнием исән чагында бер-берсен белешеп яшәмәделәр. Мин дә Тубылда практикада, күп кенә семинарларда булдым, ул чагында белешеп очрашырга насыйп булмаган. Апа “Яңарыш”ка сорашып хат җибәргән иде: “Нәркәс, син Якубова Кайнәт кызы түгелме?” – дип. Редакциягә чакырып, Азат Гыйззәт улы ул хатны миңа тапшырды. Ләкин ул вакытта әнием дөнья куйган иде инде. Без Рәйханә апа белән сирәк булса да хат алышабыз, аңа авырлык китерәсем килми.

Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда эшләгән укытучыларның язмышы барысының да бертөрле.

Ә Рәйханә апа белән әниемнең язмышы бигрәк тә охшаш: икесе дә яшьли тол калалар (әни 51 ел тол яшәде), балалар югалту хәсрәтен дә кичерәләр.

Ләкин алар сынмый-сыгылмыйча илгә килгән авырлыкны үз җилкәләрендә татыдылар.

Апаның шигырь һәм хикәяләрендә халык язмышы, бөтен авырлыкны бергә татып, кешенең күңелен күтәрергә тырыша, җиңүгә ышаныч тудыра.

Авыр сугыш елларын, ачлыкны, сугыштан соңгы авыр елларны Рәйханә апа читтән күзәтүче генә түгел – шул авырлыкларны үз җилкәсендә татып, Бөек Җиңүгә күп өлеш кертә.

Аны укучылары гел яхшы яктан гына искә алалар. Интернатта тәрбияче булып эшләгән чагында да, читтән килеп укучы яшьләргә ана җылысын кызганмый: чалбарларында ертылган, сүтелгән җирләрен алар йоклаганда ямап, тегеп әзерләп куя. Бу бит аның төп эше түгел, йөрәк җылысын бирә алган апа.

Апаны уйласам, әни искә төшә. Сугыш елларында әнигә күпмедер керосин бирәләр иде. Кичен ут яктысына солдаткалар җыела, әни аларга көндез әзерләп куйган газета-журналлар укый. Ул вакытта “Наука ненависти” дигән җыентык чыга иде, аны елый-елый тыңлыйлар, фронттан килгән хатларны укыйлар, аларга җавап язалар. Шулай гадәтләнгәннәрдер инде – хатларында җырлар була иде.

Әни үзе дә сугыш турында шигырьләр яза, шуларны укый иде.

1943-44 елларда халыкның элекке запасы бетте, тормыш авырайды. Әни үзебезгә бирелгән “паек” оныннан хәлсезләнгән әбиләргә “бер умачлык” булса да тарата иде. Бу бер әни генә түгел, барысы да дус-тату, үзара ярдәмләшеп яшәделәр. Авырсынмыйча актыгын да фронт өчен бирделәр. Барысы да: “Менә сугыш бетәр, Гитлерны дөмектергәч дөньялар яхшырыр”, - дигән өмет белән яшәделәр.

Рәйханә апаның зиһененә сокланам – миңа язган хатлары да күбесе шигырьдән тора. Олы яшьтә булса да, камил акыл белән яши, шигырьләре барысы да хәдис кебек кешегә яшәү көче бирә, түземле булырга, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә. Бәлки шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер биргәндер. Әле озак, авырмыйча, сызланмыйча, гыйбрәтле шигырьләре белән безне сөендереп яшәсен иде.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума