#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Позитив өләшүче артист

последние и лучшие новости искусства в мире

47-4«Беренче килгәнемдә 100 кеше утырган залда чыгыш ясадык. Икенче елда тамашачы саны 500гә җитте. Хәзер инде ике көн тулы залда концертлар куябыз. Мин түгелме йолдыз?» – дип шаяртып алды Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Төмәннең «Тимерюлчы» мәдәният сарае сәхнәсендә. Чынлап та шулай. Бүгенге психологик авыр вакытларда яраткан тамашачысының күңелен күрергә, дөнья мәшәкатьләрен аз вакытка булса да оныттырып торырга тырышты ул.

Әлбәттә, ил өстенә төшкән кичерешләр Фирдүссез генә үтә алмый. Себердәге татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдә тамашачысын сөендереп кайтып килүче Тямаев өлкәбезнең татар егетләре белән Индрәй хәрби полигонында укулар үтүче татар егетләре белән дә очрашырга вакыт тапты. Алар белән җырлап, әңгәмә корды, рухларын күтәрде. Татарның һәрвакыт бергә, бердәм булуына басым ясады. Ярдәм дә күрсәтте. Безнең якларга юл алганчы, туган төбәге Нурлатта да мобилизацияләнүчеләр алдында чыгыш ясаганын интернет челтәрләрендә күргән идек.

Киң күңелле Фирдүс белән тамашачы арасында ниндидер күренмәс, өзелмәс җеп бар. Халык аны шулкадәр ярата, якыны кебек сөйләшә, аралаша. Ул да һәркемне үз итә. «Люблю и все!» дип кабатлавы да чын күңелдән икәне аңлашыла. Концертында апаларга үләнле чәйләргә кадәр эчерә, мулдан бүләкләрен тапшыра ул. Тамашачы да шундый ук күңел җылылыгы белән җавап бирә.

Быел танылган артист юбилей программасы белән килгән. Төркеме дә 19 кешегә җиткән. «Сәхнәне кору, цифрлы экран өчен кирәкле җиһазлар гына 6 тонна, 2 йөк машинасына төяп килдек», - дип белдерде ул.

Төмәндәге ярдәмчесе, концертлар оештыручы Фәрит Хәкимовка берничә мәртәбә рәхмәтен җиткерде. Мин дә Фәрит абыйдан яңалыклары турында сөйләп китүен сорадым: «Төркеме яңа сәләтле биючеләр белән тулыланган. Скрипкада уйнаучы һәм бэк-вокал башкаручы кыз да тамашага ямь өстиләр. Программада яңа җырлар да күп булды. Әлбәттә, халык яратканнарын да бик рәхәтләнеп яңгыратты. Киләсе елга тагын да шәбрәк концерт алып килергә планлаштыралар. Күп җырлар, яңа киемнәр әзерләгәннәр.

Залда әле Фирдүсне беренче генә мәртәбә сәхнәдән тыңлаучылар булуы да шатландырды. Беренче концертын яратып, икенче көнне бар гаиләсен алып килүчеләр дә бар иде.

Тямаев тере тавыш белән генә башкаруы, җанлы, энергияле булуы, мәзәкчәнлеге, гадилеге белән аерылып тора. Ул тыңлаучысына да көч бирә. Аның җыр темаларында кешелеклелек, туганлык, татарлыкны саклау, ярату, тугрылык кебек сыйфатларга өстенлек бирелә. Бер вакытта күз яшьләре аша көлеп утырсалар, гөр килеп биергә дә төшеп китәләр. Программасы олы буынга да, яшьләргә дә туры килә. Үзе җиңел итеп алып бара. Концерты беткәч тә, «кайтыгыз», диюенә карамастан, халык кул чабып торды. Әле ерак юлдан килеп, ял да итеп өлгермичән концерт куюы белән бергә, соңыннан фотоссесиягә дә чыкты», - дип сөйләде Фәрит Хафиз улы.

Әйе, ике арадагы ихтирам, хөрмәт хисләре елдан-ел үсә. Фирдүс Тямаев та тормыш дулкынында кайнаган тамашачысын гел яклап, ярдәм итеп килә. Телне саклау мәсьәләсендә дә курыкмыйчан Бауман урамына чыкты, хәзер дә солдатларга беренче көннән үк булышып тора.

Әле тагын бер кызыклы очрак турында сөйләде бит ул инстаграм битендә. Себердән Төмәнгә килгәндә, юл буенда утырган самовар янына кайнар чәй эчәсе килеп туктала ул. Тубыл ягында милләттәшләребез юлчыларны тәмле итеп ашату белән көн итүләре турында беләбез инде. Вагончикка килеп кергән танылган артистка пешерүче ханым булган ашын тәкъдим итә. Аның «Бисмилла...» әйтүен ишетеп, татар икәнлеген аңлап сөйләшеп китәләр. Фирдүс татар артистларын белүен сорый.

- Фирдүс Тямаевны беләсезме? «Әйдә, әйдә сандугач», - дип җырлый ул.

- Конечно, беләм.

- Ул минем брат бит.

- Цынлапмы? Эшәнкәлемә сезкә?

Аннары татар теле турында сөйләшәләр. Хуҗабикә оныкларының татарча аңламауларына борчылуын белдерә. Апа Фирдүсне кем икәнлеген аңлагач, әле ул бүләкләр дә тапшыргач, гаҗәпләнеп кала.

«Юлда берәр кызыклы очрашу булмаса, Тямай булмый инде ул!» дип язып куя инстаграм битендә артист.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836