#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Россия һәм чит ил хәбәрләре

последние и лучшие новости искусства в мире

* Җир шарында 1,25 млн. кеше ел саен юл һәлакәтендә үлә. Моның турында дөнья буенча сәламәтлекне саклау оешмасы күрсәткечләреннән чыгып, «Интерфакс» агентлыгы белдерде. Аварияләрдә хәтәрләнүчеләрнең дүрттән өче ир кешеләр. Юлда җәберләнүчеләр арасында бигрәк тә мотоцикл йөртүчеләр күп, алар юл корбаннарының 23 процентын тәшкил итә. Җәяү һәм велосипедта йөрүчеләргә юлда хәтәрләнүчеләрнең 22 һәм 4 проценты туры килә.

* Украина халкының яртысы андагы җирле парламент – Верховная раданы таркатырга кирәк, диләр. Моның турында соңгы социологик күрсәткечләрдән чыгып «Интерфакс» агентлыгы белдерә. Соңгы ярты елда раданы бетерергә теләүчеләрнең өлеше 34 проценттан 47 процентка җитә. Моннан башка тагын күпчелек президентны яңадан сайлау ягында. Чөнки хәзерге ил башлыгы Петр Порошенконың эше белән тикшерүдә катнашучыларның 70 проценты канәгать түгел.

* Кырымда урлашуда тотылган башлыклар өчен “Оят тактасы” куелачак. Мондый тәкьдимне Республика башлыгы Сергей Аксенов кертте. ТАСС агентлыгы күрсәтүе буенча, мондый стендларны Республикадагы төрле шәһәрләрдә дәүләт идарәсе биналарында куярга планлаштыралар. “Суд органнарының карары кабул ителгәннән соң, бу тактага ришвәтче (взятка алучы) һәм хыянәтчеләрнең рәсемнәре дә куелачак“, - диде Сергей Аксенов.

* АКШ галимнәре күрсәтүе буенча, җир шарындагы җылыну нәтиҗәсендә 750 млн йортның су астында калуы мөмкин. Кытайда зур зыян көтелә. Монда 140 млн кеше торак йортларыннан мәхрүм булачак. Галимнәргә ышанганда, шулай ук Бангладешның, Вьетнамның, Индиянең яр буйлары су астында калуы мөмкин. Лондон, Нью-Йорк, Сидней, Шанхай, Токио да куркыныч астында.

* Киләсе биш елда Кытайда ел саен 3 млн.нан артык бала туачак. Мондый прогноз белән илнең сәламәтлек комитеты чыгыш ясады. Моннан соң Кытайда бер гаиләгә бер бала дигән таләптән баш тартырга тиешләр. Быел октябрь аенда Кытай Коммунистлар партиясе икенче баланы тудырырга мөмкин, дигән карар чыгарды. Шулай да 2014 елда Кытайда 17 млн сабый дөньяга килгән икән.

* АКШта Россиягә каршы мәгълүмат һәм пропаганда хезмәтләре өчен чыгымнарны арттыралар. Бу турыда АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе Бенджамин Зифф хәбәр итте. Аның әйтүе буенча, бу максатларга акча дүрттән бер мәртәбәгә артып, 2016 елда 83 млн доллар тәшкил итәчәк. Бу акчаны президент сенаттан бюджетның махсус счетына салырга сорады.

Төрле чыганаклардан Изил Гарифуллин туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836