Материалы

Себер юллары урау

последние и лучшие новости искусства в мире

12-13Вакыт барышын иң сизгер тоючылар, мөгаен, укытучылардыр. Гомеремнең зур өлеше педагогия институтында үткән кеше буларак, мин моны дәвамлы күзәтүләремә нигезләнеп әйтәм. Шәкертләр, укуны тәмам иткәч, кулларына диплом алып, күңелләрендә балаларга булган мәхәббәтләре белән канатланып, төрле урыннарга эшкә таралалар. Биш ел үткәч, үзләренең беренче очрашуларына җыелалар. Кайчакта безне, укытучыларын да чакыралар. Шушы кыска гына вакытта аларның никадәр үзгәргәнлекләрен, чын мәгънәсендә мөгаллимнәр булып әверелгәннәрен күрәсең.

Аларның инде күп нәрсәләргә үз карашлары, инанулары барлыкка килгән. Инде болар һәр әйткәнне йотып барудан узган, алай түгел, болай ул дигәндә, көтелмәгән дәлилләре белән остазларын да гаҗәпләндерергә мөмкин. Әйе, үсеш, алга барыш башкача була да алмый.

Сүзем бу очракта шундыйларның берсе – Флера Сәгыйть кызы Сәйфулина турында. Укыган чагында фамилиясе Хәсәнова иде. Очрашмый торган дәвамлы арада, табигый, фамилиясе дә үзгәргән, үзе дә бөтенләй диярлек башка бер зат булып әверелгән. Буа төбәгендәге Яңа Тинчәле авылы кызы Флера институтта укыган елларында иптәшләреннән әлләни аерылып тормый иде кебек. Сәхнәгә тартылуы да артык сизелми, спортта да кешедән калышмый гына шөгыльләнә. Әмма башкалардан аерылып тора торган яклары шулай да бар икән. Мин моны сәнгатьле уку дәресләрендә чамалый башладым. Матур, нык, чиста тавыш. Шуның өстенә шигырьләрне нечкәләп тоеп укуы да күренеп тора. Күрәсең, бу нәселдән килә. Ник дигәндә, аңардан берничә ел алдарак бертуган абыйсы Фәннүр дә бездә укыган иде. Ул да әдәби сүзгә чын-чыннан гашыйк булуын күрсәтте. Алай гына да түгел, иптәшләре арасында җырчы булып та танылды. Соңыннан байтак еллар Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист булып та эшләде. Флерага килгәндә, ул алай җыр белән махсус мавыкмады кебек. Аның каравы, әдәби әсәрләрне, фәнни әдәбиятны мавыгып укый, семинарларда төпле чыгышлары белән укытучыларын да, иптәшәрен дә сокландыра. Шушы юнәлештә камилләшүен һаман дәвам иттерә.

Укуны бик яхшы тәмамлаган студентларга эш урынын сайларга мөмкинлекләр иркенрәк бирелә (ул елларда эшкә билгеләнү тәртипләре шактый кырыс иде). Флерага да Татарстаныбызда ук күз кызыгырлык урыннар тәкъдим ителде. Ул елны Себергә – Тубыл шәһәре якларына да берничә урын бирелгән иде. Анда барырга кемне ризалатырбыз инде дип торганда, Флера үзе шунда җибәрүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте.

Кем белә, бу адымның, бәлки, башка сәбәпләре дә булгандыр. Без исә моны болайрак аңладык. Илленче елларда бер төркем яшьләр, КДУны тәмамлагач, Тубыл педагогия институтына барып, анда татар теле һәм әдәбияты бүлегенә җан кертеп җибәрәләр. Алар соңыннан күренекле галим һәм мөгаллимнәр булып җитешкән Азат Әхмәдуллин, Гомәр Саттаров, Фәрит Хатиповлар була. Фәрит Миргалим улы исә Флерабыз Казан пединститутында укыган елларда кафедра мөдире булды. Ул еш кына студентларга Себер, анда яшәүче милләттәшләребез, язучылары турында сөйли, җирле татарларның халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыра. Анда яшәүче милләттәшләребезнең әдәбиятка, сәнгатькә сусаганлыгы, рухи якларын үстерү өчен, аларга ярдәм кирәклеге турында искәртә. Күрәсең, бу сүзләр әкренләп яшьләр күңелендә урнаша барган, өлкән агалары юлыннан китү теләген тудырган.

Шуннан соң Флера байтак еллар күзгә чалынмады, шулай да аның Себер тарафларында үз кеше булып әверелүен, анда туган телебезне һәм әдәбиятыбызны яшәтүгә төп өлеш кертүчеләрнең берсе булып әверелгәнлеген ишетә тордык. Күңелебездән аңа хәерхаһ булып яшәдек. Һәм көннәрдән бер көнне үзен күрергә дә насыйп булды.

Минем язучылар берлеге рәисе булып эшләгән чагым. Югары уку йортларында кышкы каникул көннәре иде. Көтмәгәндә, бер төркем егет-кызларны ияртеп, Флера Сәйфулина килеп керде. Казанны күрергә килгәннәр. Кремльдә, музейларда булганнар, Язучылар берлегенә дә керәсе иткәннәр. Мин сәркәтип кызга хәзерге вакытта бинада булган язучыларны чакырып кертергә куштым. Биредә Илдар Юзеев, Лена Шагыйрьҗан бар булып чыкты. Аларга берлектә эшләүче Галимҗан Гыйльманов, Фирдәвес Әһлия өстәлде. Шул рәвешле, көтмәгәндә, әдәби очрашу килеп чыкты. Себер егетләре-кызларына моңа кадәр әсәрләрен укып кына белгән мөхтәрәм затлар белән аралашу бик тансык иде. Үзара сөйләшү бик тиз табигый дулкынга көйләнде.

Кунак егетләрнең берсе әйтеп куйды:

– Менә Бауман урамындагы китап кибетендә үземнең китапны алдым әле...

Язучыларыбыз сагаеп калдылар. Кара син аны, үзе ерак төбәктәге студент, инде китабы да чыгарга өлгергәнме?

Илдар абыйлары сорап та куйды:

– Кайда, нинди китап, без дә күрик әле?

Егет, көлә-көлә, портфеленнән бер китап чыгарды.

– Мин – Радик Фәизов. Китабымны Казанда күрү миңа бик күңелле булды, - диде ул, шаяруын дәвам итеп.

Бу безнең Арчада яшәп иҗат итүче танылган прозаигыбыз Радик Фәизовның “Кызыклар дөньясында” дигән мәгълүм китабы иде.

Барыбыз да кинәнеп көлеп җибәрдек.

– Ярый, Радик абыеңа Себердә синең адашың бар икән диярбез. Аңа да күңелле булыр. Сиңа да, яшь Радик, шулай язучы булырга насыйп итсен. Хәер, Флера апагыз кебек укытучыгыз булганда, моңа шактый ныклап өметләнергә була, - дип өстәп куйды Лена Шагыйрьҗан.

Шушы очрашудан соң, Флера белән аерым да сөйләшеп алдык. Ул үзенең талантлы шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманова иҗатын ныклап өйрәнә башлавын, аның әсәрләре буенча кандидатлык диссертациясе язарга теләвен әйтте. Әлләни озак та көтәргә туры килмәде, Флера Сәгыйть кызы филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга иреште.

Төмән өлкәсе – күп гасырлар буена кардәшләребез төпләнеп яши торган төбәк. Биредә сүз сәнгатебез дә элек-электән тернәкләнеп үсеп чыккан һәм яшәп килгән. Тубыл педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булгач, Ф.Сәйфулина үзенең һәм хезмәттәшләренең игътибарын менә шул хәзинәләрне барлау, фәнни әйләнешкә кертү юнәлешенә туплап бик дөрес итә. Әле сиксәненче еллар урталарында күренекле галимә Диләрә Тумашева белән Яркәү районындагы Кәешкүл мәктәбенә өлкә укытучыларының семинарын уздырырга баргач ук, коллегаларыбызга без бу турыдагы тикшеренүләрнең киләчәге зур булуын искәрткән идек. Шундагы Люция Хәбибуллина дигән эзләнүчән укытучы үзенең ике кисәктән торган “Туган як әдәбияты” дигән кулъязмасын да күрсәткән иде (алар тора-бара китап хәлендә дә дөнья күрделәр дип беләм). Әйе, шушы әйбәт башлангычны чын мәгънәсендә фәнни юлга салу сорала иде. Бу эш Флера Сәйфулина тарафыннан киң колачлылык белән дәвам иттерелде, китаплары басылды, хәтта докторлык диссертациясе булып әверелде. Казан университетында аны яклау уңышлы үтте. Ниһаять, Ф.Сәйфулина профессор дигән гыйльми исем алды.

Шулай да Флера Сәгыйть кызы аеруча яратып өйрәнгән авторы бар иде, ул да булса Якуб Зәнкиев. Бу өлкән каләм әһеленә “Иртеш таңнары” эпопеясе өстендә эшләгәндә аның ярдәме аеруча сизелерлек тиде дип беләбез. Ул бу эшкә талантлы әдибебез Аяз Гыйләҗевне дә җәлеп итүгә иреште. Нәтиҗәдә әлеге әсәр укучылар арасында киң яңгыраш алды, автор Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Бу – халык исәбен алуга әзерлек вакыты иде. Себердә яшәп иҗат итүче язучыны шунда барып хөрмәтләү татар халкын тагын да берләштерергә хезмәт итәр, бөек шагыйребез исемен йөрткән премия тапшыру тантанасын Төмән өлкәсе киңлегендә яңгырарлык итеп уздырырбыз дип уйланылган иде. Әмма, кызганыч, ул авыл, мәктәп күләмендәге вакыйга хәленә генә калдырылды.

Шунысы ачык, Ф.Сәйфулина Себердәге милләттәшләребез әдәбиятын татарның гомуми сүз сәнгате мохитенә җәлеп итүгә үзенең саллы өлешен кертте. Тубыл педагогия институтында татар филологиясе буенча диссертация яклау советын оештырды, аның дистәләрчә еллар буена уңышлы эшләп килүенә зур хезмәт куйды. Бу советка Татарстаннан да кайбер галимнәр әгъза итеп кертелде. Бу да аралашуны, гомуми мәсьәләләрне хәл итүдә үзара фикерләшүне тәэмин итүче мөмкинлек иде.

Әле ике-өч ел элек миңа Төмән өлкәсе укытучыларына әдәбиятыбыздагы хәзерге вәзгыйткә кагылышлы лекцияләр укып кайтырга туры килде. Кем белән генә сөйләшмә, Флера Сәгыйть кызын сорашалар, аңа сәлам әйтәләр, матур теләкләрен җиткерәләр. Уралның аръягында Буа кызының абруе хәзер дә зур икән, дип, сөендем.

Илдәге мәгълүм вәзгыят сәбәпле, ул хәзер Татарстаныбызга кайтты. Туган уку йорты аны колач җәеп каршы алды. Миңа да лаеклы алмаш булды. Кафедра белән җитәкчелекне бик рәхәтләнеп элеккеге студентым кулына тапшырдым. Ф. Сәйфулинаны студентлар да, хезмәттәшләр дә, биредәге гыйльми даирәдә дә үз итеп кабул кылдылар. Аның лекцияләре дә укыту барышына яңа сулыш өрде дип ышанып әйтергә мөмкин.

Галимәнең Казанга кайткач булган фәнни тикшеренүләренең куанычлы нәтиҗәсе – ул да булса авылдашлары бертуган Касыйм һәм Ибраһим Биккуловларның тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен яктырткан монографияне төзүдә катнашуы. Анда урнаштырылган “Бертуган Биккуловлар: әдәби-мәдәни мирасларын барлау юлында” дигән күләмле очеркы ХХ йөз башы иҗтимагый тормышында аларның тоткан урыннарын бик киң һәм әтрафлы яктыра.

Флера Сәйфулина үзенең гомер бәйрәмен әнә шундый олы хезмәтләр белән каршы ала. Алга таба да ул шушы игелекле юлдан ныклы адымнар белән баруын дәвам иттерер дип ышанырга кирәк.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, Казан филология
университеты профессоры.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума