Материалы

Снайпер хатасы

последние и лучшие новости искусства в мире

1970 нче еллар. Ел саен 9 май көнне өч карт: минем кайнатам – Шиһаб Хәйруллин, күршебез Гәрәй абый Кәримов һәм Вилдан абый Сөләйманов кечкенә генә табын корып, утырып алалар.

Аларның уртак сөйләшер сүзләре күп, күбесе сугыш турында. Мин табын карап йөргән арада, аларның сүзләренә колак салам. Алар өчесе дә 1921 елларда Татарстан ягыннан килгән кешеләр.

Гәрәй абый белән әткәй Кайбыч районыннан: Гәрәй абый Кошман авылыннан, ә әткәй – Мөрәледән. Авыл аралары ерак түгел, алар шул вакытта ук бер-берсен белешеп яшәгәннәр. Әле Гәрәй абый Мөрәле кызына - Гаишә апага өйләнгән булган. Гәрәй абый армиядә хезмәт иткән елларда, Урта Азиядә басмачлар белән көрәшергә җибәрәләр. Ул атлы кавалериядә хезмәт итеп, басмачлар хәрәкәтен бөтенләй бастыргач кына, 1933 елда әйләнеп кайта.

Сугыш башлангач, ул яңадан атлы кавалериягә эләгә. Аның кайсы фронтта хезмәт иткәнен хәтерләмим. Ул сөйләгән бер эпизод истә калган. Сугыш берничә көн тыныч тора. Алар урман арасында урнашкан булалар. Солдатлар, кайсы-кая таралышып утырганнар. Бер читтә казанда ботка пешә, ә елга буендарак санитарка яралының башын бәйли. Көтмәгәндә, нәкъ алар утырган җиргә снаряд төшеп шартлый. Санитарка белән солдат һәлак булалар, берничә солдат яралана. Алар ашап та өлгермиләр, яңадан сугышка ташланалар. Вилдан абый белән дә шуңа охшаш хәл була. Янәшәдә генә снаряд шартлап, аны җир белән бергә күтәреп бәрә, аны җирдән казып алалар, җиңелчә яралана, контузия ала.

Әткәйнең язмышы үзенчәлекле була. Ул I Бөтендөнья сугышында катнаша. Аңа нибары 18 яшь була. Немец пулясы аның учын үтәли тишә. Яра төзәлсә дә, уң кулның имән бармагы бөгелми, туры катып кала.

1941 елны ук аны сугышка алалар. Комиссия үткәндә, ул кулы турында бернәрсә әйтми, табиблар сизмиләр. Коралдан атарга ярамаса да, ул сугыш барганда патрон ящикларын ташый, снарядлар китерә. Пулемет, пушкаларны бер урыннан икенче урынга күчерә, сугыш кырыннан яралыларны ташырга булыша. Сугыш тынган арада да аңа эш җитәрлек була. Сугыш берничә көн тынып тора. Боларның полкы урман арасында урнашкан була. Шул көннәрдә боларда сәер хәлләр була башлый. Берәм-сәрәм ату тавышлары: кемнеңдер фуражкасы, солдатның кулыннан кружкасы очып китә, өстәлдә торган казан тишелә, юып, кибәргә элгән гимнастерка кесәләрендә пуля эзе.

Бу немец снайперының эше булырга тиеш, дип эзлиләр, таба алмыйлар. Снайпер гел урынын алыштырып тора.

Берсендә, әткәй казан белән аш алып кайтканда, казан тоткан кулына ядрә тия. Бу юлы снайперны тотып кайталар. Утырган агачыннан сикереп, аягын имгәткән, ерак китә алмаган.

Аннан сорау алу башлана...

Мин беркайчан да, кешегә түгел, хайванга да атмадым. Минем әтием белән әнием тыныч хезмәт кешеләре.

Миңа патроннарны бетерергә кирәк: частька кайткач тикшерәләр. Мин шуңа күрә кружкалар, каскалар атып кайта идем.

Бу юлы мин ялгыштым... Казанга атам, дип, ялгыштым.

Аны частена кайтарып җибәрәләр. Ләкин, әткәйнең кулында гангрена башлана. Башта кулын беләзектән кисәләр, гангрена өскә үрли, аннан соң терсәктән кисәләр, гангрена һаман үрмәли, инде кулбаштан ук кисеп, күп айлар госпитальдә ятканнан соң, 1943 елның көзендә аны кайтаралар.

Әткәй бер генә куллы булуга карамастан, барлык эшне эшли иде. Бәрәңге утыртканда чокырлар казый, алганда сәнәк белән каера. Абзар-кура тирәләре төзек, хайваннарга печән сала, тиресне кыш буена чана белән бакчага ташый. Пычкы белән эшли, утын кисә, аны яра, өеп куя. Гомумән, өйдә ирләр кулы җитми, дип әйтерлек түгел иде. Ул бик зур бәдәнле, көчле кеше иде. Өй бураганда озын, юан бүрәнәләрне иңбашы белән шудырып йөртә иде.

Ул өч ул үстереп, тулы тормыш белән гомер итеп, 1980 нче елда 84 яшендә авырып та ятмады, бакыйга күчте. Оныклары аны һаман искә алалар. Ул күп вакытларын алар белән уздыра иде.

Ел да, 9 май көнендә, мин бу картларны искә алам. Карт бабайлары турында оныкларга сөйлим. Онык кызларым “Үлемсез полк” акциясендә дәү әтиләренең портретларын тотып чыгалар.

Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума