Материалы

Түгәк өстәл янында утырыш

последние и лучшие новости искусства в мире

Дини берләшмәләр вәкилләре белән түгәрәк өстәл янында “Гармонизация общественно-религиозных отношений в поликультурном пространстве Тюменской области” темасына җыелыш үтте. 

Мөселманнар җыелыш башланганчы намаз укып алдылар. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Е.Воробьев җыелышны ачык дип белдерде. Политик фәннәр кандидаты М.Черепанов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эшләү бүлеге начальнигы А.Шевелев чыгыш ясадылар. Аларга җавап итеп өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе имам-ахун Зиннәт хәзрәт Садыйков, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты идарәсе җитәкчесе мөфти Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, аның урынбасары Әмир хәзрәт Балдин, Төмән өлкәсе буенча Үзәк мөселманнар дини идарәсе имам мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиганшин үзләренең фикерләрен белдерделәр. Утырышта яшьләрне ислам традицияләре нигезендә тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы чорындагы геройларны үрнәк итеп куеп, хәзерге яшьләрдә дә патриотлык хисен, Ватанны ярату һәм башка диннәрне хөрмәт итеп, Коръән аятьләрен чын мәгънәсендә аңлату эшләрен алып баруны күздә тоттылар.

Илдә бердәмлек булса гына безгә бернинди һөҗүмнәр дә куркыныч түгел икәнен исбатладылар. “20 еллар элек чикләрнең һәркем өчен дә ачык булуы, Россиядә югары белемле дәрәҗәле дин әһелләренә кытлык, илгә төрле «идеологик суррогат»ның үтеп керүенә китерде”, – диде Зиннәт хәзрәт. Илдар хәзрәт: “Моңа кадәр Төмәндәге өч дини оешма арасында дуслык юк иде. Аллага шөкер, хәзер барыбыз да бер өстәл артында утырабыз һәм проблемаларны бергә чишәбез. Ислам динендә шәригать буенча үтереш катгый тыела. Ватанны саклау өчен без бергә һәм бердәм булырга тиешбез”, – дип чыгышында сөйләде. Фатыйх хәзрәт: “Бөек Ватан сугышы вакытында немец илбасарларын тар-мар итүдә бары тик милләтләр арасындагы дуслык һәм бердәмлек безне җиңүгә китерде”, – диде. Хәзерге заманда яшьләр арасында көннән-көн наркомания, эчүчелек чәчәк ата, ә дингә баскан яшьләребез өчен куанабыз. Аллага шөкер, бу начар гадәтләр минем улыма янамый, дибез. Баксаң, дингә басучылар, бигрәк тә яшьләргә, ниндидер төркемнәр йогынтысы куркыныч һәм алардан ничек сакланырга? Динсезлек тә бит һәлакәткә илтә. Халкыбыз тарихына күз салсак, үзгәртеп кору җилләре нәтиҗәсендә гореф-гадәтләребезне, матур йолаларыбызны, телебезне, динебезне тыю безгә һич кенә дә матур күренешләр алып килмәде. Озак елларга сузылган динсезлек төзәтә алмаслык күп хаталарга, зур югалтуларга китерде. Түгәрәк өстәл утырышына төрле районнардан мәчет имамнары килгәннәр. Дингә баскан яшьләр арасында исламның дөрес мәгънәсен аңлату эшләрендә имамнарга тагын да күбрәк көч куярга кирәклеге турында сүз барды.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума