#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тырыш ташка кадак кагар

последние и лучшие новости искусства в мире

48-3Дөньяда тулы, камил тормышта яшим дисәң, күп көч куярга кирәк. Моны һәркайсыбыз бала вакыттан ук белеп үсәбез. Тырышсаң гына, күп көч куйсаң гына, сайлаган юлыңда зур җиңүләргә, зур нәтиҗәләргә җитә аласың.

Быелгы 2022 елның башыннан ук Казаннан Сәйдә Миңнебаева элемтәгә кереп, үзенең Җәгъфәр Касыймовны “Әйдәбас” татар биюен үстерү остаханәсенә чакырырга теләвен белдерде. Сәйдә белән без берничә ай хат языштык.

Җәен Сәйдәнең проекты яшьләр эшләре буенча федераль агентлык оештырган “Таврида” Арт-кластерының “Таврида.Арт” фестивале кысаларында физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында грант отты. Шуннан соң ул безгә интернет аша чакыру, самолетка билет җибәрде.

Сәйдә белән аралашкан вакытта аның эш сөючән, үҗәт холыклы булуы ачыкланды.

- 2020 елның март аенда Җәгъфәр абый Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле чакыруы белән килеп, Казанда себер татарларының төйдереп биюе буенча остаханә үткәреп киткән иде. Ул безгә бию төрләрен күрсәтү генә түгел, себер татарларының йолалары, гореф-гадәтләре турында да чыгыш ясады, - дип сөйләде Сәйдә. - Җәгъфәр абый кайтып киткәннән соң, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хаметов себер татарлары биюләрен безгә көн дә биетә башлады. Ләкин ул ничек кенә тырышса да, бездә биюче 28 кешедән 2 кеше генә Җәгъфәр абый күрсәткән хәрәкәтләрне үзләштереп, кабатлый алдылар.

Бер елдан соң мин ул ансамбльдән китеп, үзем мөстәкыйль рәвештә эшли башладым. Барлык көчемне татар халык биюен саклауга, үстерүгә бирергә уйладым.

Быел Казанда 1 – 6 ноябрь көннәрендә узган “Әйдәбас” татар биюен үстерү остаханәсе безнең беренче дебютыбыз булды. Интернетта чакыру урнаштыру белән 66 кеше килергә теләк белдерделәр. Алар арасыннан сайлап алырга туры килде. Карелиядән Иркутскка кадәр җыелган хореографларның татар биюен өйрәнәселәре килде.

Остаханә эшендә Самара, Екатеринбург, Пермь, Төмән һәм Казаннан бию осталары катнаштылар. Хуш күреп каршы алып, югары дәрәҗәдә оештырдылар. Безне шулай кайгыртуларын себер татарларына ихтирам дип кабул иттек.

Соңгы көнне социаль челтәрләрдән күреп, безнең янга Төмән кызы Лилия Сәйдуллина да килеп кушылды. Өчәүләшеп үзебезнең төйдереп биюне күрсәттек.

Сәйдәгә рәхмәтләр әйтеп, эшендә уңышлар теләп саубуллаштык.

Мәкаләбезнең герое Җәгъфәр Касыймовка сайлаган һөнәре юлында тынгысыз холкы белән яңадан-яңа үрләр яулавын теләп калабыз. Аның зур җиңүләре үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсе.

Дипломында “Музыка мәктәпләрендә балалайка дәресләре укытучысы” дип язылуга карамастан, ул биюче дә, гармунчы да. Хореографиядә укымаса да, 2010 елда Екатеринбургта узган ”Түгәрәк уен” фестивалендә соло биеп 1нче урын ала алган иде. Атказанган исемен тапшырганда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та аңа: “Төмәннең алтын аяклы абыйсы”, - дигән.

Соңгы елларда Җәгъфәр Әбүзәр улы Казанга барып, анда остаханәләр үткәреп кайтуы да аның осталыгын күрүләре, югары бәяләүләре турында сөйли.

Данның төбе – хезмәт, хезмәтнең төбе – хөрмәт.

Гөлшат ТУЙЧИКОВА-КАСЫЙМОВА,
Төмән районы, Муллаш авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836