Материалы

Тормышның ямьле чагы

последние и лучшие новости искусства в мире

50-6Алсу Әткәш кызы Симонова Вагай районы, Егаер авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесына укырга керә. Эшкә урнаша, тормышка чыга. Ул авыл мәдәният йортында эшләгән чорда Вагай районында гөрләп фестивальләр үткәрелә. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Татар мәдәниятен торгызган елларны рус авылларында яшәүче милләттәшләребез сәхнәләрдә туган телләрендә җырлар, татар биюләрен башкарып беренче урыннарны яулыйлар. Алсу ханым мәдәният йортының җитәкчесе булып эшләгән елларны искә алып: «Авыр еллар булса да, тормышыбызның мәгънәсе эш белән бәйле иде. Ул елларны беренче мәртәбә милли күлмәкләрдә сәхнәгә чыккан кызлар хезмәт юлларын мәдәният эше белән бәйләделәр,” - диде. Алсу Әткәш кызының улы авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, алар гаиләләре белән шәһәргә күченеп киләләр.

Күңеле белән татар мәдәниятенә тартылган якташыбыз себер-татар мәдәният үзәгенә эшкә урнаша һәм Тубыл пединститутының рус-татар бүлегендә читтән торып укый. Туган авылында татар теле, әдәбиятын укымаса да, ул монда тырышып белем ала һәм институтны уңышлы тәмамлый. Мәдәният үзәгендә хезмәт иткән елларында туган телебезне, мәдәниятебезне саклау юнәлешендә башкарган хезмәтләре өчен шәһәр һәм өлкә күләмендә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Татар теле - татар мәдәниятенең нигезе булганын аңлап, татарча сәнгатьле укый, мәдәни чараларны  үткәрү өчен сценарий яза, иҗади конкурсларда да катнашып, төрле дәрәҗәле Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Туган теле - себер татар телен дә, әдәби телне дә белгән коллегабыз пединститутның рус-татар бүлеге укытучыларын җылы сүзләр белән генә искә ала. Алсу ханым себер татарларының биюләрен өста башкарган биюче дә, җырчы да. Ул фольклор фестивальләрендә катнашып, беренче урын алганлыкка диплом белән дә бүләкләнә. Татар халык авыз иҗаты буенча  студентлар һәм үзешчән артистлар белән  сәхнәләштерелгән күренешләрне  концертларда күрсәтеп, мәдәни чараларны  бизәгән еллар әле хәтердә. Себер-татар мәдәният үзәге каршында яңадан-яңа проектлар тормышка ашырыла. Милли  бәйрәмнәребез матур, оешкан рәвештә үтә. Халкыбызның милли кыйммәтләрен саклаучы, үстерүче коллегабыз декабрь аенда илле яшьлек юбилеен каршы алды. Без аңа иҗади уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума