Материалы

Туган якны өйрәнүчеләр форумы узды

последние и лучшие новости искусства в мире

38-114-10 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы, Омск һәм Свердловск өлкә, шәһәр оешмалары тырышлыгы белән Омск шәһәрендә VI бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләр форумы булып узды. Биредә 22 төбәктән 150гә якын татар тарихын өйрәнүче галим, белгечләр, музей белгечләре, укытучылар, массакүләм мәгълүмат чаралары, туристик структуралар вәкилләре, җирле һәм региональ хакимият органнары җитәкчеләре, татар иҗтимагый оешмалары активистлары, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре катнашты.

Башка елларда форум Казан, Уфа, Томск шәһәрләрендә уздырылган булса, быел аның Омск шәһәрендә үткәрелү максаты турында тарихчы, археолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов: “Без бу чаралар ярдәмендә чит төбәкләрдә яшәүче татарларның дәрәҗәсен күтәрергә һәм аларның милли проблемаларын хәл итүдә үз өлешебезне кертергә тиеш. Мәсәлән, Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә бик күп татар яшәсә дә, милләттәшләргә игътибар җитми. Гомумән, Омск өлкәсендә проблемалар җитәрлек, әлбәттә, милләттәшләргә ярдәм итәргә кирәк", - дип сөйләде.

Форум 3 этапта узып, Омск шәһәрендә татар тарихын өйрәнүгә, милли үзаңны үстерүгә багышланган “Иртеш тирәсендәге Омск-Тара татарлары: тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция белән башланып китте. Катнашучылар Омск шәһәре, Тара, Тевриз районнарының авыл торак пунктларында борынгы архитектура объектларында, музейларда, мәчетләрдә һәм уку йортларында булып, «Умырзая» халык татар-башкорт фольклор ансамбле һәм татар үзешчән төркемнәре концертларын карап, төбәк һәм җирле хакимият органнары вәкилләре белән очраштылар. Аннары 10 сентябрьдә алар Свердловск өлкәсенә барып, анда да татарлар яшәгән авылларда булып, кызыклы очрашуларда катнаштылар.

Бу форумда өлкәбездән 5 делегат – Тубыл шәһәреннән тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских, “Наследие” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова, Төмән шәһәренең 18 нче китапханәсе мөдире Луиза Сөрмәтова, Төмән районы, Ямбай авылы музее җитәкчесе Нэля Фәйзуллина, Вагай районы, Тукуз авылы музее мөдире Зөләйха Сәйдуллина да катнаштылар. Үзенең тәэсирләре белән бүлешеп Нэля Әсхәт кызы:

- Миңа мондый форумда беренче тапкыр булырга туры килде. Минемчә, бу бик кирәкле һәм искиткеч файдалы чара. Форум узган көннәрдә Омск шәһәре илебезнең татар элитасын җәлеп итү үзәгенә әверелде, чөнки бирегә Россиянең Европа һәм Азия өлешләреннән татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән шөгыльләнүче галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, язучылар, музей белгечләре килделәр. Аларның һәркайсы белем һәм тәҗрибә хәзинәсе. Аларга карап, күңелемне татар халкы өчен горурлык хисе биләп алды. Төрле очрашулар, тәэсирләр, яңалыкларга бай һәм эчтәлекле булган 7 көн сизелмичә үтеп тә китте. Туган сүз, фәнни дискуссияләр, фикер алышу, музыка, җырлар һәм якты традицион киемнәр - болар барысы да зур илебезнең 22 төбәгеннән җыелган кешеләр өчен бербөтен салават күперенә әйләнде. Һәр көн төрле чаралар: пленар һәм секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр, концертлар белән кайнап торды. Секциянең берсендә миңа да чыгыш ясарга туры килде. Мин Ямбай авылы музееның музей фондларын саклаучысы буларак, себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы турында сөйләдем. Авыл тарихы һәм безнең музей эшендәге яңа юнәлешләр белән уртаклаштым. Омск һәм Тара шәһәрләре музейлары да илһамландырды. Аларда музей хезмәткәрләре тарафыннан бөртекләп җыелган экспонатлар урнаштырылган. Большереченск районы осталары себер татарларының сәер баш киемнәре - сарауыц һәм түбәтәйләр тегү буенча осталыклары белән уртаклаштылар. Һәм аларны музейларга, шул исәптән безнең музейга да бүләк иттеләр. Үләнкүл һәм Каракүл авыллары халкының кунакчыллыгы бик тә тәэсирләндерде. Анда себер татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары яхшы сакланган. Халыкның эшчәнлеге һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсендә алар грант отып, себер татары утарын торгызуга ирешкәннәр. Ә иң мөһиме: күптән түгел янгын белән юк ителгән традицион йортларны торгызганнар. Без, форумда катнашучылар, Омск татарлары яшәгән җирдә изге эш калдырып, агачлар утырттык. Берничә елдан биредә “Дуслык паркы” барлыкка килер дип ышанам. Форумда катнашучыларның уртак нәтиҗәле эше, яңа дуслар, тәэсирләр, файдалы танышулар һәм яңа идеяләр, башка төбәкләрдән килгән коллегаларның эш юнәлешләре - болар барысы да киләчәктә эшебездә кулланылыш алыр дип ышанам. Форумны оештыручыларга, безне чакырганнары һәм җылы кабул итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә! Мондый форумнарны мин бик кирәк һәм файдалы дип саныйм”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума