#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ул актив җәмәгать эшлеклесе дә иде

последние и лучшие новости искусства в мире

Берничә еллар элек Яркәү районы, Бурбар авылында 5 нче сыйныф укучысы Сережа Тарасов фаҗигале рәвештә вафат булды. Хокук саклаучылар үтерүченең эзенә төшәр өчен, мәгълүматны бөртекләп диярлек җыйдылар. Мәсәлән, бер бабай атын аланга ашатырга алып барганда, ике яшүсмерне күрүен, аларның берсе елаганын әйтә. Ә хатын-кыз шул кичтә өйдән-өйгә хәмер сорап йөргән егет турында сөйли. Менә шундый юл белән тикшерүчеләр әлеге буталчык җинаятьнең ахырына чыгалар. Әмма үтерүче, балигъ булмаган яшьтә булу сәбәпле, төрмәдә озак утырмады. Иреккә чыккач, аны да үтерделәр. Әлеге җинаятьтә Яркәү мәктәбе укучысын гаепләп, аны СИЗОга ябалар. Ничек кенә булмасын, гаепне ул үз өстенә алмый. Шулчак камерага Әнәс Кәүсәр улы Ташбулатов килеп керә. Ул аның белән сөйләшеп, хәлнең ничек булганын ачыклый. Менә шулай әлеге җинаятьләргә нокта куела.

Әйе, Әнәс Кәүсәр улы авыр, катлаулы җинаятьләрне ачканда күп мәртәбә үзенең тормышын куркыныч астына куйды. Бик укымышлы, зирәк, тәҗрибәле криминалист, шул ук вакытта бик гади кеше иде ул. Үткән гасырның 90 нчы елларында җәмәгать эшләрендә күп булышты. Төмәндә шәһәр иҗтимагый оешмасы булдыруда аның роле зур булды. Ул вакытларда акча юк, ә иҗтимагый оешмаларга коммерция эше белән шөгыльләнергә ярамый. Шул чакта хәтта оешма документлары да шәхси акчага теркәтелде. Шушы авыр елларда безгә эчке органнар министрлыгы капитаны Шаһивәли Хафиз улы Аппасов, тикшерүче Мирсат Мирхәтәм улы Насыйбуллин, укытучылар – Идея Рәфыйк кызы Ханнанова, Софья Гаффар кызы Исхакова, Наилә Әхтәм кызы Аппасова, Венера Ивановна Хәйруллина, Сәгыйдә Хәмидулла кызы Хәйруллина, Тубыл шәһәреннән Арангуловлар булыштылар. Үзенең оештыручы осталыгын шәһәр депутаты булган Равил Таһир улы Гыйльфанов бик еш күрсәтте. Сания Хәйретдин кызы Насыйбуллина минем белән төрле оешмаларга эшкә йөргән кебек йөрде. Шулай ук ул төрле күренекле кешеләр белән очрашулар оештырды. Шуларның истә калганы – академик Диләрә Тумашева белән аралашу булды.

Әнәс Кәүсәр улының вафаты турында ишетеп, кайгырдым. Бу татар милләте халкы өчен дә зур югалту. Әнәс Ташбулатов үзенең вазифасын, илебез каршындагы бурычын намус белән үтәде. Аның турындагы матур хатирәләр мәңгегә сакланыр.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836