#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Юрмыда медик хөрмәтенә мемориал такта куелды

последние и лучшие новости искусства в мире

2-9Авыл халкының соравы буенча Вагай районы хастаханә администрациясе, авыл фельдшерларының ярдәме белән медицинада 45 ел хезмәт иткән Әхтәм Саитчапаров хөрмәтенә мемориал такта куелды.

Ул ике ел Түбән Тәүде районы, Канчәбер авылында, бер ел Үзбәкстанда эшли. Әхтәм абый 42 ел туган авылына кайтып фельдшер хезмәтен бөтен күңеле белән зур җаваплылыкта намус белән үти, Юрмы, Әшле, Янек халкына хезмәт итә.

Вагай районы хастаханәсенең методисты табиб Владимир Зайцев профсоюз оешма җитәкчесе Людмила Ослина чыгышында фельдшер Әхтәм Рәхмәтулла улының хезмәтенә югары бәя бирделәр, төп хезмәтен төгәл, югары дәрәҗәдә үти килде, аның кешелекле, ярдәмчел булуыннан үрнәк алырга кирәклеген әйттеләр.

Вакытында Ушаково хастаханәсендә хезмәт иткән Әхтәм абый эшләгән елларда бер-берсе белән ярдәмләшеп, татулыкта, коллегаларының үз эшен белеп, авыруга дөрес диагноз куеп дәвалавын сөйләделәр.

Мемориал такта кую тантанасына төрле яктан килгән халык алдында Шестовой авыл советы башлыгы Мансур Азисов һәм клуб мөдире Гөлфия Мөхәммәтрәхимова чыгыш ясадылар. Әхтәм абый эшләгән чордагы замана кыенлыкларына карамастан, медицина ярдәмен өч авыл халкына вакытында күрсәтте.

Юрмы сазъяк авылы буларак, шәһәр һәм район үзәгеннән ерак, язын-көзен халык юлсызлыктан җәфалана, бигрәк тә каты авыруларны участковый хастаханәгә алып барыр өчен транспортның юклыгы интектерә, ә транспорты булган кешегә бензин кирәк, андый очраклар еш була.

Әхтәм абый эшләгән елларда аның хезмәтен, ул вакытның тормыш авырлыгын искә алып сөйләүче Рәис Сайчапаров: “Әхтәм абыйның эше, төп хезмәте дип уйлаучылар булыр, ә фельдшер хәлсез авырып ятучыларны төне буе янында утырып дәвалый, икенче көн эшендә килүчеләргә ярдәм итә. Сабыр холыклы, янына кем генә килмәсен, авыруны җиңеләйтергә тырышты, дәвалады, киңәшләрен бирде”, - диде.

Элек 1960-1970 нче елларда сазъяк авылы Юрмыга килгән медицина хезмәткәрләре бер яки ике ел гына эшләп, хезмәт итәр өчен кыенлыкларга түзми, китеп баралар.

Әхтәм абыйны бик яхшы белгән Шамилә Гайсина: “Ялсыз эшләде, кеше өчен яшәде. Ул бәйрәм, ял көннәрендә яки кичкә таба зур сумкасын тотып, авыру янына ашыгып баруын күрә идек. Ул өч авыл халкына гына түгел, ә Камышинка, Ворошиловка авылларына да хезмәт итте. Ярдәм сорап килүчеләргә, коеп яуган яңгыр астында да, буранлы салкын вакытларда да ярдәмгә ашыкты, күпме кеше гомерен үлемнән саклаучы, дәвалаучы Әхтәм абыйны оныта алмыйбыз”, - диде.

Әхтәм абый эшләгән елларда Шестовой авыл советы рәисе булып эшләгән Галина Ваткина чыгышында: “Әхтәм Рәхмәтуллович депутат та булды, авыл халкы арасында активлыкта яшәде. Ул лаеклы ялга чыккач, яңа эшли башлаган фельдшерны армиягә алып киттеләр. Тәҗрибәле фельдшерны яңадан эшкә чакырдым, сүземне тыңлады, эшләде, аңа карата хөрмәтем зур иде”, - диде.

Янек авылыннан килгән Рафаэль Зөлхарнаев: “Әхтәм абыйны белгәнемчә, ул безнең авылга килсә, һәркем аның янына барырга ашыга, ярдәмен сорыйлар, киңәшен тыңлыйлар, аны һәркайда хөрмәтле кунак итеп каршылыйлар иде, әнием һәрвакытта Әхтәм абый рухына догада”, - дигән сүзләрен әйтте.

Сазъяк Кәешкүл авылында туып-үскән, хәзер Сала, Ваңгы авылларында имам вазифасын үтәүче Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов әнисенең аны балачакта Юрмыга - Әхтәм абый янына дәваландыру өчен алып килүен, бик рәхимле, шәфкатьле, үзенең эшен яхшы белгеч булуын исенә төшерде.

Авыл халкы Әхтәм абыйны онытмый, хөрмәт белән искә ала, аның исеме изге хезмәте күңелләрдә озак сакланыр.

Аннары авыл клубында искә алу чарасына җыелдылар. Башта Әхтәм абый рухына дога укылды, монда да сөйләүчеләр күп булды.

Юрмыда үскән, хәзер Сала авылында яшәүче Сабирә Фәйзуллина: “Әхтәм абый төрле яктан минем өчен үрнәк булды. Ул укыган Тубыл медучилищесында укыдым. Укытучылар, Әхтәм Рәхмәтулла улы кебек яхшы укырга, актив булырга кирәклеген әйттеләр. Без гаиләдә сигез бала үстек, авырып китсәк, Әхтәм абыйны алып киләләр, карый, дәвалый, төзәлеп китүебезгә ышандыра. Һәркемгә игътибарлы булды. Әхтәм абыйның бакый дөньяга китүенә 15 ел. Яткан урыны йомшак, урыны җәннәттә булсын”, - дип сөйләде.

Мемориал такта куйдыруда авыл фельдшеры Мәрҗәнә Тусмөхәммәтованың тырышлыгы зур булды. Әйе, ярдәмчеләр мул өстәл әзерләгәннәр. Ансамбль җырчылары матур, моңлы җырлары белән күңелләрне күтәрделәр.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА,
Вагай районы, Юрмы авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836