#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зур югалту

последние и лучшие новости искусства в мире

47-3Якуб Камали улы Зәнкиев белән минем әтием Солтан Алиш улы Садыйковның дуслыклары 1933 елны Төмән татар педтехникумында 10 айлык укытучылар курсларында башлана. 1934 нче елны техникумны Төмәннән Тубылга күчерәләр һәм ике отличник дусны 3 нче соңгы курска алалар. 1935 елда техникум Тубылда беренче чыгарылыш ясый. Тубыл районында төзелеп торган Сәет мәктәбенә әтиемне директор итеп билгелиләр.

Әтиемнең язмалары буенча: “Минем соравым буенча Якуб Зәнкиевны математика һәм физика укытучысы, Фәрзәнә Абайдуллинаны татар теле укытучысы, Рабига Салаватуллина белән минем әтине – Садыйков Алиш Ситдыйк улын башлангыч класслар укытучысы итеп җибәрергә риза булдылар. Якуб үзен оста оештыручы итеп күрсәтте. Икенче уку елында аны Күкрәнде мәктәбенә күчерделәр.

Безнең дуслык яңадан тик Бөек Ватан сугышыннан соң дәвам итә алды. Мине, пулеметчыны, Мәскәү өчен барган сугышларда 1941 елның 22 октябрендә Тарутино янында, ике аягым да яраланып, Кокандка госпитальгә озаттылар. Ике ай дәваланганнан соң строй хезмәтенә ярамый дип өйгә кайтардылар”.

Артиллерист Якуб Зәнкиевның хәрби юлы Курск дугасы, Польша, Чехословакия аша узып, Австриянең башкаласы Венада тәмамлана. Сугыштан соң Аслана мәктәбендә завуч, директор булып эшли. Монда ул киләчәк тормыш иптәше Рәшидә Шәрәфулла кызын очрата. Асланадан Тубыл районына күчеп, Хуҗайлан мәктәбенә директор булып билгеләнгәч, Сатылган мәктәбе директоры Солтан белән Якуб яңадан очрашалар, дуслыкларын торгызып, ике мәктәп арасында да дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыралар. Шул вакыттан ике дусның дуслыгы гаилә дуслыгына һәм мәктәпара дуслыкка да әверелә.

Кайчан гына очрашсак та, Якуб абый белән Рәшидә апа ачык көләч йөз белән каршы алырлар, Рәшидә апаның һәрчак өстәле тулы тәмле ризыклар һәм кайнар чәе әзер була иде. Кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Рәшидә апа иленә, иренә яшәеш чыганагы булып, балаларына җан өргән, ана сөте белән аларга Иман биргән. “Балаларым”,- дип күпме көннәр, күпме төннәр хафаланып йөргән. Бумаер авылы кызының педагогик сәләте чәчәк ату чоры 1950 еллардан башланып Хуҗайлан мәктәбенә туры килә.

Җиде бала анасы Рәшидә апа өйдә генә уңган хуҗабикә түгел, төрле яктан тырыш, сәләтле укытучы иде, Якуб абыйның терәге, икесе бер-берсенең алтын баганалары булып яшәделәр. Рәшидә апа белән минем әнием икесе дә өлкәбездә күренекле татар теле һәм әдәбияты укытучылары иделәр, пединститут студентлары практика үтү өчен Хуҗайлан мәктәбе белән Сатылган мәктәбе терәк мәктәп булдылар, монда өлкә татар теле укытучылары өчен семинарлар уздырыла, ике мәктәптә дә Казаннан килгән язучылар, күренекле галимнәр, атаклы хезмәткәрләр кунак булалар иде. Бу очрашулар Якуб абыйның язучылык талантын, Рәшидә апаның шигърияткә мәхәббәтен уяттылар.

“Рәшидә апаның шигырьләрендә аның бай рухи дөньясы чагыла. Бу шигырьләрнең авторы – ана, тату гаиләнең җаны, дистәләгән яшь буын балаларына аң-белем, тәрбия биргән укытучы, олы җанлы кеше. Узган гасырда катлаулы, вакыйгаларга бай озын тормыш юлын узып, яңа гасырга ул күңеленнән ташып торган хисләрен сыйдырган шигырьләр бәйләме белән килеп керде”, – дип яза “Әбием сабаклары” шигъри җыентыгының мөхәррире Бибинур Сабирова.

Үзе кичергәннәрне, күреп белгәннәрен, уй-фикерләрен яңадан күңеле аша үткәреп шигъри юлларга салган ул. Гаилә бәхете җылысында һәм хезмәттә үткән гомере, яшьлек мәхәббәте, йөрәк парәсе балаларының беренче тәмле сүзләрен, беренче адымнарын көтеп алулары, әрнүле югалтулары, дусларына җылы сәламе, изге теләкләре, матурлыкка, хаклык-тугрылыкка, фидакарьлеккә дан яңгырый аның шигырьләрендә. Әйтерсең лә, ул үзенең җылы учагы алдында әңгәмә кора безнең белән, серләшә, киңәшә, яшьләргә югары кешелек кыйммәтләрен ядкарь итеп тапшыра.

Мәктәптә Рәшидә апа ел саен татар әдәбияты атналыклары, әдәби кичәләр, китап укучылар конференциясе үткәрә иде. Ул эрудицияле, тирән белемле шәхес, сүзгә оста, туган телебезнең матурлыгын, милләтебезнең бай рухи дөньясын балалар күңеленә җиткерүдә күп көч куйды. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә, укучыларда уңай әхлакый сыйфатлар, әдәплелек, хезмәт сөючәнлек, тыйнаклык, намуслылык, ата-аналарга ихтирам, олыларга хөрмәт тәрбияләүгә аеруча зур әһәмият бирә иде.

Рәшидә апа 8 ноябрьдә тормыш юлдашы Якуб абый янына бакыйга күчеп Хуҗайлан зиратында урын алды.

Әти-әниләребез бакыйга күчкәннән соң, өлкән буынның дуслык традицияләрен без – Рауза белән дәвам иттек. Рәшидә апа туган көннәребез белән котлап шигырьләр язып, бүләкләр җибәреп торды. Рауза да һәр пешергән сый ашларын Рәшидә апага кертеп тора иде (без ун елдан артык бер подъездда яшәдек). Рәшидә апа безне “минем фәрештәләрем” дип кенә йөртә иде.

Бик кызганыч... Рәшидә апаны күңелләребездә сакларбыз. Балаларының, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Яткан туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Клим, Рауза САДЫЙКОВЛАР гаиләсе.
Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836