Материалы

Мәктәпне саклап калган директор

последние и лучшие новости искусства в мире

40-4Вагай районының Абаул авылында яшь директор мәктәпне ябылудан саклап кала.

Ике ел элек Абаулда директор булмау сәбәпле, аны Карагай мәктәбе белән берләштерү мәсьәләсе күтәрелә. Югары белем алганнан соң, 24 яшьлек Данил Шәрипов туган мәктәбенә эшләргә кайта.

- Мәктәпне үстерү турында күп уйландым мин, аларны тормышка ашыру күңелгә канәгатьлек кенә бирә, - ди ул. “Коллективта бер ел тарихчы булып эшләгән Данил үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте, 5 класста класс җитәкчесе һәм укытучы буларак та эшен җаваплы башкарды”, - диде аның турында мәктәп завучы Зиннура Шәрипова.

Быел парта артына 33 бала утырган. Тик әле хәл ителәсе мәсьләләр дә күп, яңа компьютерлар, проекторлар, дәреслекләр кирәк. Бигрәк тә татар теле һәм әдәбиятыннан дәреслекләр иске. Туган тел дәресләрендә күбрәк укытучы укучылар белән бергә әзерләгән күрсәтмә материалдан файдалана. Тагын да шуны билгеләп үтәргә кирәк: Абаул мәктәбендә башка фәннәргә зыян китермичән генә татар теле һәм әдәбияты 5әр сәгать укытыла. Мәктәп хакимиятенең бу карашын педагоглар гына түгел, ата-аналар, укучылар да яклыйлар. Соңгылары туган телдән имтиханны теләп сайлыйлар.

Яшь җитәкчегә авыл хакимияте өй төзергә урын да биргән. “Авылда директорның 25 меңлек эш хакына йорт салырга да, яшәргә дә була, - ди Данил Шәрипов. – Мәктәбем яшәсен, ул яшәсә - авыл да бетмәячәк”.

Бәлки аның бу фикерләре заманча да түгелдер, “совет кешесе”нең хыялына да ошагандыр, тик ул авылның матур киләчәгенә ныклап ышана.

София ХӘЙРУЛЛИНА.
(Гөлнур Вәлишина тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума