Материалы

Патриот укытучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Саз як кешесе булмасам да, 40 елга якын гомеремне Вәчир һәм Лаемтамак авылларында яшәп, балаларга 36 ел белем бирдем. Саз як кешеләре, аларның язмышлары, яшәү рәвешләре турында мәкаләләр язгалап торалар. Минем бурыч - шул саз як авылларында 30-40 ел эшләп, бөтен гомерләрен балалар, ата-аналар, халыкны тәрбияләгән гадел, намуслы, тырыш укытучылар турында мактау сүзләре әйтү. Алар (кайсылары инде бу дөньядан китеп тә бардылар) авыр тормыш шартларына, җитешсезлеккә дә карамыйча, үрнәк уңган балалар тәрбияләп үстерделәр.

Менә алар, дүрт баладан 10 балага кадәр үстергәннәр: Хәсифә Биктимирова, Зәйникамал Шәрипова, Фәхрикамал Хәлилова, Нәсибҗамал Давалева, Наҗия Ишкулова, Мөхсинә Акбердеева, Айсылу Фәйзуллина, Зәйтүнә Айданова, Рәхилә Кучумова, Галия Галеева, Гөлкәй Фәйзуллина, Бибинур Биктимирова, Равилә Назырова (бу әле Вәчир, Ләңче, Нешчә мәктәпләрен алмаганда). Бу мескен-батыр укытучылар мунчасын ягарга, кер-идәнен юарга, кар-боз эретеп су ясарга, ипиен, гаиләсе өчен тәм-томын пешерергә, бәйләргә-тегәргә, мал-туарын карарга бер ял көнен көтеп алалар, аңа өстәп, лампа яктысында дәфтәр тикшерергә, план язарга, күрсәтмәлек әзерләргә дә кирәк бит әле! Саз ягында эшләгән ир һәм хатын-кыз патриот укытучылар укучыларның өйләренә йөрергә дә вакыт табарлар, клубта лекция-докладлар сөйләрләр, җәмгыять эшләрендә катнашырлар, балалар белән дә, үзләре катнашып та концертлар күрсәтерләр, өлгермәгән һәм ялкау укучылар белән дәрестән соң эшләрләр, мәктәпнең кырылмаса, кырык семинарлар, очрашулар, кичәләр, ата-ана җыелышлары, педсоветлар, профсоюз утырышлары, аның өстенә төрле тикшерүләр, мәктәптә, клубта, интернатта дежур торулар бар. Бу мескен саз як укытучысына тәүлекнең 24 сәгате ничек җитте икән?! Дәфтәр-китап өстенә ятып йоклап киткән чаклар да булмады түгел...

Минем бигрәк тә Мөхсинә Акбердеева белән Зәйникамал Шәрипова турында аерым әйтеп китәсем килә. Авыр шартларга, көч җитмәстәй эшләргә карамастан, алар үз балаларын да бик яхшы, уңган, тырыш итеп тәрбияләделәр. Алар һөнәри һәм югары белемнәр алып, тормышта үз урыннарын таптылар. Матур гаиләләр корып, җитешле тормышта яшәп, үзләрендәй тырыш балалар тәрбиялиләр. Газиз аналары алдында бурычларын аңлап, ышанычларын акладылар. Уңышка ирешү өчен тырышлык та, көч тә, сәләт тә, дөрес тәрбия дә кирәк, күрәсең.

Хөрмәтле укытучылар, коллегалар!

Барыгызны да Яңа уку елы һәм Укытучылар көне белән тәбриклим! Тырыш укучылар, тирән сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм үсешләр, гаилә иминлеге, күкләрнең-җирләрнең-суларның тынычлыгын, түрәләрнең гаделлеген, бәндәләргә сабырлыклар теләп калам.

Түбәндәге шигыремне кечкенә генә бүләк кылып кабул итәрсез:

Мәдхияләр килә көйлисем

Хөрмәтле дусларым-коллегалар!
Котлы булсын бәйрәм көнегез!

Хезмәт
уңыш-җимешләрен күреп,
Рәхәт
, тыныч үтсен төнегез.

Хезмәтегез мактаулы булганга,
Мәдхияләр
килә көйлисем;
Данны
– дәрәҗәгезне күтәреп,
Бар
дөньяга килә сөйлисем.

Бик кыйммәт фидакарь хезмәтегез,
Олы
-кече моны беләләр.
Бала
- ил киләчәге икәнен.
Беләме
чиновник – түрәләр?..

Хезмәтегез дан-шөһрәткә лаек,
Рәхмәт
явадыр бит күпләрдән...
Эштә
- уңыш, тормыш имин булсын,
Бәхет
иңсен сезгә күкләрдән.

Белем ачкычлары гына түгел,
Киләчәк
бит сезнең кулларда.
Сезнең
белән салган сукмаклардан,
Чыксын
алар олы юлларга.

Үтәлсеннәр сезнең бар теләкләр:
Аңлый
белсен ата-аналар,
Белем
алыр өчен, авыз ачып,
Тыңлый
белсен бала-чагалар.

Бәхет алып килсен иртәләр.
Очрамасын
берчак киртәләр.

                                                Галия АБАЙДУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума