Материалы

“Аңа 80 яшь тулар иде”

последние и лучшие новости искусства в мире

24-13Безнең якташыбыз Флора Әхмәтова-Урманче 1935 елның 23 маенда Төмән өлкәсенең Тубыл районы, Күкрәнде авылында җиденче бала булып укытучы Ваһап Туктабай улы Әхмәтов гаиләсендә дөньяга килә.

Флора алты яшендә әнисез, ә сигез яшендә әтисез кала. Җидееллык белемне ул Күкрәнде мәктәбендә ала.

1949 елда Тубыл татар педучилищесына укырга керә һәм 1953 елны тәмамлый. Шул ук елны ул Төмән пединститутының филология факультетында укуын дәвам иттерә, 1957 елда диплом ала. Укуын бетергәннән соң, ике ел Ханты-Мансийск округында эшли.

1959 елда Казан шәһәренә килә һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенә эшкә урнаша. 1961 елда аспирантурага укырга керә һәм 1968 елда кандидатлык диссертациясен яклый, гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.

Татар халык иҗатының үрнәкләрен җыеп Флора Әхмәтова-Урманче экспедицияләрдә күп йөри. Төркиядә һәм Америкада фәнни конференцияләрдә катнаша.

Ф.Әхмәтова-Урманченың үзе һәм аның катнашы белән әзерләнгән, шулай ук соңгы елларда башкарган эшләрен бергә алганда 15 томлык фәнни җыелма басылып чыга.

1989нчы елда аңа Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

1967 елда Флора Ваһап кызы мәшһүр рәссам Бакый Урманче белән тормышын бәйли. Алар бергә бәхетле, матур гомер кичерәләр. Аның Бакый Урманче иҗатына багышланган берничә альбомы дөнья күрә.

Ул егермеләп китап һәм өч йөзләп фәнни һәм публицистик мәкаләләр бастыра.

Флора Ваһап кызы күп еллар “Сөембикә” журналының редколлегия әгъзасы булып тора. 2004 елда ул “Сөембикә беләзеге” белән бүләкләнә.

Шулай ук бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак”та да аның өлеше зур. 15 еллап ул Казан дәүләт консерваториясендә фольклор буенча дәресләр бирә.

2007 елның 16 октябрендә Флора Ваһап кызының гомере өзелә һәм ул Казан зиратында тормыш иптәше – Бакый Урманче янында җирләнә.

Кадрия ӘХМӘТОВА. Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума