Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Актуаль проблемалар турында

последние и лучшие новости искусства в мире

39-923 нче сентябрьдә “Өлкә татар һәм себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы” фәнни–гамәли конференциясе делегатларын, кунакларын Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә җитәкчеләре филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Ташкеева, үзәк хезмәткәрләре, артистлар милли костюмнарда татар җырлары башкарып каршы алдылар. Милли ризыклар белән сыйланганнан соң, конференциянең фәнни өлеше үзәкнең беренче катында түгәрәк өстәл артында үтте. Фәнни форумны өлкәбезнең туган якны өйрәнүчеләр оешмасы рәисе Зәйтүнә Тычинских башлап җибәрде, аннары шәһәр мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов җылы теләкләрен юллап, Коръән аятьләрен әйтеп, бу изге эшкә фатиха бирде.

Конференциядә Казан, Уфа, Бакчасарай, Чиләбе, Курган, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән галимнәр, хакимият һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, студентлар катнаштылар. Галимнәр чыгышларында себер татарларының тарихи мәдәни мирасын барлау, саклау, үстерү буенча фикерләре белән уртаклаштылар, аларның теләкләре, тәкъдимнәре конференциянең резолюциясенә кертү өчен алып баручыга тапшырылды.

Чарада актуаль темаларга галимнәр: тарих фәннәре докторлары Дамир Исхаков, Искәндәр Измайлов, фәнни хезмәткәр Алексей Нескоровның чыгышлары яңгырады. Архитектура һәйкәлләре: Чимги-тора, Искерне музейлаштыру, аларның туристларны киң колач җәеп каршы алырлык булырга тиешлеге, традицион мәдәни кыйммәтләребезне саклап, барлап, аларны өйрәнүне дәвам итү турында сөйләделәр. Төмән өлкәсендә татарларның тарихи мирасын туризм юнәлешенең потенциалы үсешендә үстерергә һәм кулланырга дигән тәкъдимнәр кертелде.

Тубыл шәһәре мәдәният һәм туризм комитетының баш белгече Наталья Журавлева шәһәр күләмендә елдан ел туризм юнәлешенең үсеше, төрле кызыклы фестивальләр үткәрелүе турында әйтеп узды. Ул кунакларның игътибарына шәһәрдә узган чаралар турында фильм тәкъдим итте, монда булган архитектура һәйкәлләре турында сөйләде.

Конференциядә Искер, Чимги-тора темалары белән бергә җирле шагыйрьләребез иҗатына да күчтеләр. Өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова шагыйрә Галия Абайдуллинага рәхмәт сүзләрен әйтеп, авторның шигырьләре кергән яңа гына дөнья күргән “Поэзия” антологиясен тапшырды. Бу китапта Россиядә яшәүче төрле милләт вәкилләренең шигырьләре урын алган. Чара мәдәният үзәге артистлары тырышлыгы белән әзерләнгән матур концерт программасы белән йомгакланды. Монда да шагыйрь Сөнгатулла Бекенин үзе иҗат иткән шигырен сөйләде, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле башкаруында Булат Сөләймановның шигыренә көй иҗат ителгән җыр яңгырады. 39-8Кунаклар декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәсен карап, мастер–классларда катнаштылар. Илебезнең төрле өлкәләреннән килгән галимнәр сөяктән сыннар кисеп эшләүче танылган рәссам Минсәлим Тимергазеев белән очраштылар, читекләр тегүче Шәйдулла Хәмидуллинның милли бизәкләр чигү осталыгын, сараучларын күрделәр, калфак тегүче яшь оста Әлфия Тляушеваның эшләрен карап сокландылар, Татьяна Редикульцева үз куллары белән эшләгән бизәнү әйберләрен, муенсаларын күрсәтте. Бөтендөнья татар Конгрессы вәкиле Фәрит Уразаев аларны Казанда узган күргәзмәләрдә катнашырга чакырды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836