Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әле дә 19 яшь аңа

последние и лучшие новости искусства в мире

24-5Ялутор районы, Рауды авылында Җиңү бәйрәменә багышланган чарада күршедәге Кулик авылында яшәүче Рафия Мәлик кызы белән Хәлит Владимир улы Егоровлар Әфганстан җирендә батырларча һәлак булган уллары Закир истәлегенә күргәзмә оештырдылар. Ә 20 нче апрель көнне Закир Хәлит улы укыган Заводопетровск мәктәбендә мемориаль такта ачылды. Тантаналы митингта әти-әнисе, туганнары, укыткан укытучылары, укучылар, бергә хезмәт иткән дуслары һәм хөрмәтле кунаклар катнаштылар.

Мәрмәр тактаның япмасын Закирның энесе Радик белән хезмәттәш дусты Виктор Будников ачканнан соң, солдат-интернационалистны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары кунаклар кыюлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән 19 яшьлек егет турында 30 ел буена саклап килгән якты истәлекләре белән бүлештеләр. Әнисе: “Закир бик тыныч холыклы, тыңлаулы булып үсте. Үзлектән гитарада уйнарга өйрәнде, оста рәсем ясады, фотога төшерү шөгыле белән мавыкты. Буш вакытында урманга ауга йөрде. Тоткан хайваннар тиресен үзе эшкәртеп бүрекләр текте. Улымның гитарасын аның төсе итеп кадерләп саклыйбыз”, - дип сөйләде. Класс җитәкчесе Татьяна Городничева: “Сыйныфында ул үзенең тыйнаклыгы. хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы белән аерылып торды. Бик аралашучан да иде, сыйныфташларын еш кына үзләренә кунакка алып кайтып, бергә балык тотарга йөриләр иде”, - дип искә алды укучысын. 

Закир Егоров 1966 елда Кулик авылында туа. 1983 елда кулына аттестат алгач, Төмән шәһәренә авто-трактор җиһазлары заводына слесарь булып эшкә урнаша. Буш вакытларында авиаспорт клубында парашют белән сикерү шөгылен үзләштерә, армия хезмәтенә алынгач, разведчиклар взводына эләгә. В.Будников сөйләвенчә, Панджшер тарлавыгында барган хәрби операция вакытында үзен батырларча тота радиотелефончы егет, Әхмәд Шах Масуд отряды тарафыннан чолганышта калгач та, дуслары төшенкелеккә бирелмәсеннәр өчен, ярдәм менә-менә килеп җитә дип хәбәр биреп тора, Ә үзе ил каршында биргән антына тугры булып, дошман кулына әсирлеккә төшмәс өчен, соңгы сулышына хәтле автоматын кулыннан төшерми. Әмма, кызганычка каршы, ярдәм килгәнен аңа күрергә язмаган була - дошман снайперының угы башына эләгеп, әти-әнисе, туганнарын тирән кайгыга салып, арыслан йөрәкле егет 1985 нче елның 27 нче июнендә һәлак була. Туган йортына бу әче хәбәр 3 көннән соң килеп җитә... Авылдашлары теләге буенча, батыр егетнең исемен мәңгеләштереп, авылның бер урамына Закир Егоров исеме бирелә. Әйе, батырларыбыз исемнәре онытылырга тиеш түгелләр...

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836