Материалы

Патриотик тәрбия юлында

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел “Аҗаган” (“Зарница”) уены Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена багышланган иде. Әгәр ике ел элек 15ләп мәктәп катнашкан булса, быел Кырынкүл авылы янындагы Чик сакчылары аллеясына 28 мәктәптән укучылар килде бу уенга. Алар үзләрен төрле яктан күрсәттеләр: автомат сүтеп җыюда, отрядның җырын башкаруда, хәрбиләрчә атлауда һәм башка бәйгеләрдә көч сынаштылар. Ялутор районының Исәт, Яңа Атьял, Төмән районының Ямбай, Түбән Тәүде районының Чугунаево, Төмәннең Кырынкүл мәктәпләреннән килгән милләттәшләребез дә катнаштылар.

Беренче урынга Түбән Тәүде районының Чугунаево мәктәбе лаек булды. Икенче - Заводоуковск, өченче урынны Юрга районы балалары алдылар. Монда тагын шуны әйтәсе килә: чараны үткәрүдә өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров һәм башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров, Кырынкүлнең территориаль иҗтимагый үзидарә башлыгы Александр Паули матди ярдәм күрсәттеләр. Тагын да Үзәк район җитәкчесе Сергей Польянов, өлкә чик буе (пограничные) гаскәрләре  ветераннар оешмасы җитәкчесе Илгиз Шәрипов, урынбасары Нуретдин Ибраһимов, радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов, Төмән шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин, татар мәдәният үзәге, башка төбәкләрдән килгән кунаклар оештыруда һәм чыгышларда катнаштылар. Патриотик җырлар бәйгесе үтте. Хәрби техника күргәзмәсе урнаштырылган иде. Бу чарага өлкә һәм шәһәр җитәкчеләренең игътибары да артса, ул вакытта балаларны тәрбияләүдә патриотик яктан уңышлар зуррак булыр иде дип уйлыйм. Киләсе елга Төмән шәһәрендәге бөтен мәктәпләрнең җитәкчеләрен, физкультура укытучыларын чакырасыбыз килә.

Чик буе гаскәрләре ветераннар оешмасының идарә әгъзасы Фатыйх хәзрәт Гарифуллин сөйләгәннәрне.

Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.  

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума