Материалы

Төмән мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр” көне

последние и лучшие новости искусства в мире

39-721нче сентябрь көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр” чарасы үтте. Бирегә ата-аналар, әби-бабайлар үзләренең бала-оныкларын сәләт-теләкләренә карап үзәктә эшләп килүче түгәрәкләргә яздырырга килделәр. Кунакларны гармун, җыр-биюләр белән каршылап тордылар. Балалар өчен 15 иҗади түгәрәк тәкъдим ителде. Яшьләр өчен Ринат Гарифуллин җитәкчелегендә “Хәрәкәт” театр студиясе эшләячәге дә белдерелде. Безне бигрәк тә “Туган телем” түгәрәге кызыксындырды.Алып баручысы Гөлфара Гарипова безне дә елмаеп каршылады.

Ул: “Мин икенче ел эшлим. Балаларны ике төркемгә – кече һәм урта яшьтәгеләргә бүлеп укытам. Ә зурлар төркеменә 18 яшьтән алып 80 яшькә хәтлеләр йөриләр. Үткән ел түгәрәктә барысы 23 кеше белем алды. Бүген, мәсәлән, үземнең укучыларым гына язылдылар. Татар телен үзләштерергә теләүчеләрне ел дәверендә көтеп калабыз. Укучылар бушлай, ә зурлар өчен укулар түләүле – ае 1600 сум. Дәресләр атнасына ике сәгать укытыла.Укучыларымның мөмкинлекләрен күздә тотып, без алар белән шимбә яки якшәмбе көннәрендә очрашабыз. Түгәрәккә йөрүчеләрнең күбесе сөйләм телен өйрәнер өчен дип киләләр. Дәрестә грамматиканы да өйрәнәбез. Башта күпләрнең хаталардан дәфтәр битләре кып-кызыл булган булса, ел ахырында “4” һәм ”5”ле билгеләренә яза башладылар. Дәресне 3 телдә – әдәби татар, себертатар һәм рус телләрендә, күбрәк уен һәм аралашу, диалог формасында алып барырга туры килә. Ә зурлар белән текстларны тәрҗемә итәбез, бу эштә “Яңарыш” газетасын кулланабыз. Шулай ук диктантлар, иншалар язабыз, шигырьләр ятлыйбыз, җырлар да өйрәнәбез”, - дип сөйләде. Кунаклар концертлар залына күчкәч, Гөлфара Мөхәсзәм кызы “Туган телем” түгәрәген тәкъдим итеп, җыелган кунаклар белән дәрес уздырды. Биредә укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр. Аннары тамашачылар түгәрәкләргә йөрүче балалар тарафыннан әзерләнгән бик матур концерт карадылар. Аны кызыклы һәм югары профессиональ дәрәҗәдә Ринат Гарифуллин белән Зөлфинә Миннебаева алып бардылар. Концерт барышында шәһәр Думасы депутаты Юрий Баранчук бәйрәм белән котлап, үзәк хезмәткәрләренең Шәһәр көне кысаларында уздырган Сабантуйда күрсәткән хезмәтләренә зур бәя биреп, Зөлфинә Миннебаева белән тавыш операторы Фәгыйль Кәримовка өлкә Думасы рәисенең, Гөлнур Заһидуллина, Айгөл Хәмитова, Әбүзәр Миннебаевка шәһәр Думасы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Үзәк җитәкчесе Лилия Кәримова үзенең чыгышында ел дәверендә теләктәшлек һәм матди ярдәм күрсәтүчеләрне барлап, эшмәкәр Нуретдин Ибраһимов белән “Гурман” кафесы директоры Азат Булатовка шәһәр хакимияте башлыгының Рәхмәт хатын бирде. Тамашачылар “Аккош” бию, “Бәйрәм” җыр, “Илһам”, “Әпипә” уен кораллары, “Сүнмәс хисләр” җыр ансамбльләренең, Әбүзәр Миннебаев, Марат Вәлиев, Илья Демаков, Әлфия Майдурованың башкарган матур җыр-биюләрен бик яратып карадылар. Әлеге очрашудан халык зур канәгатьлек, күтәренке кәеф алып таралдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума