Материалы

10 шәһәр татарча язачак!

последние и лучшие новости искусства в мире

44-729 октябрьдә «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Бүгенге көндә безнең алда татар теленең кулланылыш өлкәсен киңәйтү соравы тора.

Соңгы вакытта Татарстан Республикасының төрле өлкәләрендә барган мөһим үзгәрешләр Татарстанның дәүләт һәм башка телләрен саклауга мөмкинлек тудыралар. Татар теле үсеше өчен шартлар тудырыла, татар халкының тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, традиияләренә кызыксыну арта. Шулай да, татар телендә сөйләшү проблемасы бүген дә актуаль.

«Татарча диктант» Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Казахстан (Павлодар) белән Кыргызстан (Бишкәк) шәһәрләрендә оештырылачак.

Акция 29 октябрь көнне сәгать 11:00 дә бер көнне һәм бер вакытта Татарстанда, Россия, шулай ук Казахстан һәм Кыргызстан шәһәрләрендә башланачак. Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзек язачаклар. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлеклеләре, язучылар һәм билгеле алып баручылар укыячак.

Төмәндә “Татарча диктант” 29 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә Төмән татар мәдәният үзәгендә узачак (Щербакова ур., 4/11, актлар залы). Диктантның текстын «Яңа сулыш» һәм «Себер йолдызлары» телепрограммалары авторы-алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллина укыячак.

Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала. Теркәлү diktant.tatar сылтамасы аша.

Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Акциянең мәгълүмати партнерлары: “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, “Болгар радиосы”, “Азатлык радиосы”,  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Собака.ru” журналы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума