#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

18 – 21 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча V халыкара олимпиада булып үтте.

последние и лучшие новости искусства в мире

17-7Анда Төмән өлкәсе данын якларга татар җанлы кызларыбыз: Адилә Баязитова, Эльфрида Әхмәдҗанова, Рузанна Фастуллина (Төмән районы, Шыкча мәктәбе), Диана Хәлиулина (Муллаш мәктәбе), Эльвина Фәтхуллина (Вагай районы, Юрмы мәктәбе), Элина һәм Ойша Хисаметдиновалар (Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбе), Дарина Ниязова (Исәт мәктәбе) юл алдылар. Өлкәбез вәкилләренең җитәкчеләре – Гүзәлия Муллачанова (Төмән районы, Шыкча мәктәбе укытучысы), Гүзәл Гайсина (Вагай районы, Юрмы мәктәбе мөдире һәм укытучысы) булдылар.

Бу истәлекле, мөһим чарадан кайткач, Гүзәлия Хәлил кызы түбәндәгеләрне сөйләде безгә:

- Олимпиадага Россиянең 25 төбәгеннән, 13 чит илдән 570 татар телен, әдәбиятын, тарихын яратучы чакырылган. Болар 15000 укучы һәм студент арасыннан сайлап алынган. Чараны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачып җибәрде. Ачу тантанасында профессор Фираз Харисов болай диде: “Телләр белгән, илләр гизгән, ди халкыбыз. Бүген чит илдән катнашучыларның яртысы татар түгел, ә башка милләт вәкилләре. Ләкин алар татар теле 14 популяр тел арасына кергәнлектән, аны камил белергә тырышалар. Менә шатлык. Биредә утырган барлык укучылар – җиңүчеләр, рәхмәт барыгызга да”.

Тагын да чарада быел беренче тапкыр килгән күршеләребез – Ханты-Мансийск автоном округының Совет районы, Советск шәһәренең якшәмбе мәктәбендә татар телен өйрәнүче 10 класс укучысы Рашэль Рәхимов һәм әнисе Гөлгенә белән таныштык.

Казан чараларны һәрвакыт тыгыз программа белән әзерли. Әлеге 4 көн дә бер сулышта үтеп китәрлек булган. Катнашучылар татар теле, әдәбияты, тарихы буенча һәм иҗади бәйгедә көч сынашу белән бергә, Арча районына сәяхәткә барырга, Кырлай музей-тыюлыгын, “Мин татарча сөйләшәм”, “Акыл фабрикасы” акцияләрен күрергә, Г.Камал исемендәге дәүләт академия театрының «Ак калфагым төшердем кулдан…» спектаклен карарга да өлгергәннәр. Бүләкләү өлеше дә Ана теле форумы рәвешендә оештырылган. 

Рузанна: “Халыкара олимпиадада тест сораулары бик авыр булды. Безгә тел һәм әдәбиятны гына түгел, тарихны да яхшы белергә кирәк иде. Ә Казан бик охшады, без анда дусларыбыз белән күрештек, экскурсияләргә, спектакльгә бардык.
Яңа белемнәр алып кайттык. Февральдә барып кайткан төбәкара этапта йөздән артык бала булса, халыкара олимпиадада алты йөзләгән бала катнашты. Шуңа күрә халыкара олимпиада матуррак, зур масштаб белән үтеп китте”, - дип үз фикерен белдерде. “Казаннан мин бик илһамланып, дәртләнеп, яңа дуслар, яңа хисләр белән куанып кайттым. Олимпиаданың программасы тулы һәм кызыклы булды. Төрле-төрле чаралар үткәрелде. Бүләкләү тантанасында президент Рөстәм Миннеханов белән бер сәхнәдә басып торуыма шатланып, куанып тордым. Мине әти-әнием, туганнарым, укытучыларым, дусларым күргәннәр”, - диде Дарина. Даринаны бу дәрәҗәле бәйгедән икенче урын алып кайтуы белән чын күңелдән тәбриклибез.

“Чит ил вәкилләре безгә күбрәк горурлык хисләре белән килә, аларның телне яратулары, татар булулары белән горурланулары ярылып ята. Бу, билгеле инде, гаиләдән, әти-әниләр тәрбиясеннән тора”, — ди оештыручыларның берсе, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина.

Өлкәбез укучыларын бәйгегә оештырып җибәрүче Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты белгече Ольга Гроога, ТОГИРРО ректоры Ольга Ройтблатка, Төмән, Ялутор, Вагай районнарындагы мәгариф идарәләре җитәкчеләре – Ольга Буторинага, Любовь Цыганковага, Петр Гонцулга, әзерләүче укытучылары – Зөлфия Калгамановага, Фирдәүс Сәфәровага, Азалия Габдрәхимовага делегация җитәкчеләре зур рәхмәтләрен белдерәләр. Тагын да балаларны татар җанлы, тәртипле, укымышлы итеп тәрбияләгән өчен әти-әниләренә - Нурзия һәм Тәлгать Хисаметдиновларга (Ялутор районы, Яңа Атьял авылы), Дамир һәм Раилә Ниязовларга (Исәт), Айрат һәм Динара Әхмәдҗановларга (Төмән районы, Шыкча), Рафит һәм Галина Хәлиулиннарга (Муллаш), Дамир һәм Гөлфинур Баязитовларга, Илфат һәм Рушания Фастуллиннарга (Явызбы), Роберт һәм Дания Фәтхуллиннарга олы хөрмәт белән рәхмәтләрен җиткерәселәре килә.

V халыкара олимпиада шикелле чаралар халкыбызны берләштерә, аңа, телебезгә игътибар, ихтирам тудыра, балаларда телне өйрәнергә кызыксыну булдыра. Казан – һәр татар барып күрү турында хыялланган мәгърур шәһәр дә бит ул!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836