#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

2018 елны озатканда

последние и лучшие новости искусства в мире

51-9Россия Президенты В.В.Путинның Указы буенча Россиядә Волонтёрлар елы дип игълан ителгән иде. Билгеле, максаты да бик эчтәлекле: яшьләрдә актив тормыш позициясе, гражданлык һәм әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә  карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; яшьләр арасында волонтёрлар  хәрәкәтен пропагандалау  һәм үстерү һ.б. Болар барысы да мәктәптә укыту һәм тәрбия эшен алып барганда актив кертелде. Мәктәпләрдә Россия укучылары хәрәкәте (РДШ) актив эшчәнлек алып бара. Чыннан да, бу хәрәкәт күп яшьләрне берләштерде, элекке пионерлар шикелле яшь буын да үзләренең проектларын, яңа идеяләрен яклап тормышка ашырырга тырыша.

Киләсе елларга да ул проектларда туган телне яклап, зурлап, аның кирәклеген пропагандалап укыту-тәрбия эшләрен нәтиҗәлерәк алып барсак отышлырак булыр иде.

Минемчә, 2018 нче ел төрле вакыйгалар һәм чараларга бай булды. Ел татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасыннан башланды, барлык фәннәрне беренче булып татар теле ачты. Х.Ч.Алишина тырышлыгы белән укучыларга призлы урыннар икеләтә күбрәк бирелде, ягъни татар теле һәм әдәбиятыннан аерым. Җиңүчеләр Казанга барып уңышлар яуладылар. Чирек саен методик берләшмәләр уздыру, яңадан-яңа технологияләр өйрәнү, яңа дәреслекләргә күчү, педагогик осталыкны камилләштерү, тәрбия эшләре аша туган телгә мәхәббәт уяту – барысы да заман таләпләре. Хәзерге көндә 1-8 нче сыйныфларга хәтле һәр мәктәп федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) буенча яңа дәреслекләр белән укыта, 1-4 нче сыйныфлар 3 сәгать татар теле һәм әдәбиятын укыйлар, шулай ук һәр укытучы үз фәне буенча түгәрәк алып барырга тиеш. 2018 елда Шыкча, Каскара, Талымхан, Акъяр мәктәпләрендә район методик берләшмәләре булып үтте. Укытучылар уннан артык ачык дәрес һәм класстан тыш чара күрсәттеләр. Шулай ук педагогик осталыклары белән даими уртаклашып торалар. Күп еллар дәвамында “Диалог культур” исемле регионара фәнни-гамәли конференциянең үтүе безгә шатлык китерә. Беренчедән, укытучыларның мәкаләләре җыентыкта басылып чыга, икенчедән, “Иң яхшы татар теле укытучысы” конкурсы үтә һ.б. Моның өчен оештыручыларга: О.Ф.Гроога, Х.Ч.Алишинага, Р.Г.Гадиевка, Х.Х.Кирамовага, С.З.Хисмәтуллинга һ.б зур рәхмәтемне белдерәм. Быел Төмән районы, Муллаш урта мәктәбе укытучысы Азалия Габдрәхимова абсолют җиңүче булды. Менә бит чын үрнәк булырлык татар теле укытучысы! Без аның белән бигрәк тә горурланабыз! Алдагы елларда туган телебезнең патриоты булып калыйк, аны яклыйк, барлык чараларда да катнашырга тырышыйк, бер-беребезгә ярдәм кулы сузыйк, чөнки безгә, этнокультуралы мәктәпләрдә укыткан һәр укытучыга, зур бурыч йөкләнгән – халкыбызның киләчәге өчен җавап бирергә. Яңа елны яңа өметләр, кызыклы эшләр белән каршылыйк. Барчабызга да сабырлык, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, шат күңел телим! Бергә булыйк - бердәм булыйк!

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА, Төмән районы татар теле һәм
әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836