#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

50 елдан соң

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмәнгә беренче баруыма да 50 ел үтеп киткән икән!

1970 елның июнь ае бу. Мин - СССР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре - себер татарларының фольклорын җыю өчен себер якларына килдем. 1968-1969 елларда инде мин Омск, Новосибирск, Төмән һәм Кемерово өлкәләрендәге авылларга барган идем.

Иң беренче Асланада тукталдым. Укытучы Фәүзия апа һәм әнисе Шәмсия әбидә фатирда булып, тәмле ашап, мунча кереп кадер-хөрмәттә яшәдем.

Асланада җырчылар күп иде. Әлбәттә, иң кыйммәтле табыш – ике борынгы туй җыры булды. Аны 76 яшьлек Әхмәт бабай Хәлиуллин яздырды.

Җитмәсә “Җырын алалмадың, серен алалмадың”, - дип әйтеп тә куйды. Тормыш-көнкүреш һәм эчке дөньяларының җыр-көйләрдән аерылгысыз икәнлеген себер татарлары әнә шундый тирән мәгънәле сүзләр белән беркетеп куялар.

Рауды авылында да берничә туй җыры табу бәхетенә ирештек. Әхмәтҗан бабай Хәлитов (1912 елгы) “Сатылган кыз җыры”н хәтерли икән. Ул “Кыз елату җыры”н да яздырды. Ә Гани бабай Бакиев (1912 елгы) бу якларда бик популяр булган “Ибәтулла бәете”н җырлады.

Ә Калмаклар авылы җырга саранрак булды. Шулай да 86 яшьлек Мәүлет бабай Мөстәкыймов яшь вакытын искә төшерде:

Әйтми киттем иркәмә,
Кайтырмын дип иртәгә;

Әллә әйтеп килим микән

Бибизәйтүнәкәмә?!

Ә Кактамакта җырчылар күп булып чыкты. Әбелгаяз Миңлебаев (1921 елгы) “Әлмән күле”, “Ком сәхра” җырларын көйләде. Хәербану әби Мөхетдинова (75 яшь) “Кийәү җыры” (аны “Кийәү типсәү” дип тә әйтәләр) һәм “Казах җыры”н тапшырды. Аның берничә мәкаль-әйтемен дә китерим әле:

Ашны тәмле иткән – тоз,
Йатны үз иткән – кыз.

Бер күргән – белеш,
Ике күргән – таныш.
Кайнананың яхшысы,
Тәмугның чаткысы.

Минем хәтеремә Исәт авылыннан Фәүзия апа Янгулова (1910 елгы) уелып калды. Аның белән сөйләшеп-җырлашып утыру - үзе бер дөнья рәхәте. Тумыштан дөм сукыр ул. Ләкин мескен түгел, шат күңелле, тапкыр, төрле такмаклар остасы. “Яр-Яр!”, “Исәт көе”, “Исәткәй илебез”, “Казах җыры” һәм үзенә-үзе чыгарган бәете – халык иҗаты җәүһәрләре.

Сәелдә туып, Ялуторда торучы 75 яшьлек Гайниҗамал апа Булатова да туй вакытында кызның чәчен икегә аерып үргән вакытта башкарылган “Яр-Яр”ның яңа вариантын җырлап күрсәтте.

Ә менә Сәелдә Хисмәт бабай Гыйззәтуллин бик борынгы саналган “Өмә җыры”н җырлап яшь вакытларын искә төшереп алды (ул 1899 елгы).

1970 елны Төмән өлкәсе авылларында 100дән артык җыр-көйләр магнитофон тасмасына язылды. 50дән артык олы яшьтәге абый-апалар бөтен эшләрен ташлап, безнең белән күңел түрендә яткан хәзинәләре белән бүлештеләр. Рәхмәт аларга! Аларның рухына 80 яшьлек башымны иеп, белгән догаларымны кылам. Урыннары оҗмахта булсын.

Төмән өлкәсенең Тубыл, Түбән Тәүде районнарында 1971 елны булырга туры килде. Ә 1989-2010 елларда ел саен килеп йөрдем. Бу турыда, Алла кушса, киләсе язмаларда сөйләрбез.

Илгиз КАДЫЙРОВ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Казан шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836