#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Афәрин, Гөлнур

последние и лучшие новости искусства в мире

Гөлнур Искәндәр кызы Вәлишинаны мин үзем өчен моннан 10 еллар элек (“Күңел балкышы аша”) талантлы журналист буларак ачкан идем. Баштагы иҗатында ук аның мәкаләләре тормышчанлыгы, фикер тирәнлеге, телгә байлыгы, максатчан булуы белән аерылып торды. Әлбәттә инде, бүген Гөлнур Искәндәр кызы татар журналистикасында нык каләмле, ачык юнәлешле, кабатланмас стильгә ия журналистларның берсе. Чирек гасыр чыгып килгән “Яңарыш” газетасының уңышларын аның югары сыйфатлы итеп башкарылган тырыш хезмәтеннән башка күз алдына китереп тә булмый.

Шуңа күрә татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә өлеш кертүе, массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Гөлнур Вәлишинага “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүе бик вакытлы һәм лаеклы бәя. Мин аның XII журналистлар бәйгесендә (2009 ел) “Бәллүр каләм”гә ия булуын, Россия журналистлар союзының Мактау грамотасы, өлкә губернаторы, Думасының “Рәхмәт хатлары” белән бүләкләнүен дә белә идем. Гомер сукмагын намуслы хезмәт белән бизәгән, мәртәбәле бүләккә лаек, мактап сөйләрлек хезмәтләре булган журналистыбыз турында язарга, берничә сүз әйтергә кирәктер.

Гөлнур Искәндәр кызының публицистик мәкаләләрен күзәтеп барам, аның язмалары заманның иң мөһим мәсьәләләрен күтәрүче халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы хезмәтләр, аның иҗаты себер татарларының язмышы белән бәйләнгән. Иҗтимагый тормышыбызның, җәмгыятьнең һәр күренешенә аның үз фикере бар. Аның хезмәтләре халыкчан, тормышчан итеп гади тел белән язылган.

Без һәр көнне дөньяда, илебездә, тирә-юнебездә ниләр булуын телевизор, интернет аша белеп торабыз, әмма матбугатта бу мәгълүматлар үзеннән-үзе генә бар булмый. Ул үз эшен яраткан журналистның катлаулы, җаваплы, иҗади хезмәте белән булдырыла. Иҗат итү, рухи байлык тудыру җиңел түгел.

Гөлнур Вәлишина - киң колачлы журналист. Ни генә язса да, беркемне кабатламый, аның үзенең иҗат үзенчәлеге бар, татар телен, әдәбиятын, татар тарихын яхшы белә ул.  Бу кадәр эш сөючәнлек, хыял байлыгы аңа каян килә? Ерак тамырларын онытмыйча, алардан көч, илһам алып яшәгәндер, күрәсең. Талантлы журналист булып танылуының чишмә башы – аның Кайбыч районы, Борындык авылында берничә буыннан килә торган нәселенең дәвамчылары мәдрәсә белемле булулары, әдәбият белән мавыгулары, әти-әнисенең дә укымышлы кешеләр булуыннан башланадыр, әдәби гаиләдә туып, милли тәрбия алып үсүеннәндер.

Мәктәптә укый башлагач, әнисе алдырып торган “Казан утлары” журналының һәр санын укып баруы, тел-әдәбият укытучысы оештырган “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгенә йөрү, биредә иҗади эшләүче укытучы ярдәме белән мәктәп стена газетасына, районда чыга торган газеталарга авыл һәм мәктәп тормышын яктырткан мәкаләләр язу, аннары Казан Дәүләт университетында уку, биредә әдәбиятны тирәннән өйрәнү – матур нәтиҗәләргә ирешүнең сукмак башы. Казан үзе - әдәби-мәдәни, сәнгати дөнья. Тукай клубында, әдәби җомгаларда әдәбият йолдызлары – язучылар, шагыйрьләр белән аралашу – болар барысы да балачактан, үсмерчактан ук иҗат орлыгы салынган журналистикага нигез, җирлек булып торалар. Гөлнур Искәндәр кызы мәктәптә һәм университетта укыган елларында ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый, үзенчә чын журналистка хас сыйфатлар булдыра: эзләнә, белем, тәҗрибә туплый.

Ул еллар турында Гөлнур болай искә ала: “Яңарыш” – югары белем алганнан соң хезмәт чыныгуы алган, шуннан тормышымда аерылгысыз юлдашка әверелгән эш урыным. Газетаның чирек гасырлык тарихында иң беренче юл салган беренче редакторыбыз Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовтан рухи көч алып эшләргә насыйп булды миңа. Нык куллы җитәкче, таләпчән укытучы булды, тормышка, кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә өйрәтте. Аның тынгысызлыгы, һәр вакыйганың, шәхеснең асылын таба белү, әйтәсе фикерен укучы күңеленә үтеп керерлек итеп яза алу, “Яңарыш” дип, туган халкым дип ялны да белмичә эшләү сыйфатларына соклана, гаҗәпләнә идем мин. Нинди генә чараларга, очрашуларга барса да, Азат Гыйззәт улы үзәктә булыр, аның көр тавышы, мәгънәле сүзләре яңгырап торыр иде. Шушы мавыктыргыч хезмәт юлымда шундый бөек шәхес кул астында эшләвем белән үземне бәхетле язмыш кешесе дип саныйм. Халкыбызның тарихын барлауда, мәдәниятен, телен торгызуда, милли үзаңын үстерүдә җаны-тәне белән бирелеп эшләүче фидакарьләрен, һәр эшнең осталарын үз күзем белән күрдем, алар белән аралашып, алар кичергән уңышларның җанлы шаһиты булдым. Милләтебезнең тутыкмас җәүһәрләре – фән, әдәбият-сәнгать әһелләре, аеруча гомерләрен мәгариф-мәдәният эшенә багышлаган, милләтебез язмышын кайгыртып яшәүче асыл шәхесләр, гади Төмән өлкәсе татарлары хакында язып ләззәтләнергә юл күрсәткән “Яңарыш”ымда 2 дистәдән артык еллар дәвамында эшләвем белән горурланам. Хәзерге вакытта да редакторыбыз Алсу Сәгыйтова һәркем турында кайгыртып, аның эшендәге, тормышындагы уңышлар өчен шатланып, бу шатлыкларның тагын да күбрәк булуы өчен бөтен көчен биреп тырыша. Бүләкләүгә тәкъдим итү, җиһазларның уңайлысын булдыру, нәтиҗәле иҗат итү өчен барлык шартларны тудырырга омтылу – шул тырышлыкның бер өлеше генә. Бу югары бүләк өчен дә иң беренче Алсу Мөхәммәтәмин кызына, аннары бөтендөнья татар Конгрессына, Татарстан президентына, бердәм, ярдәмчел хезмәттәшләремә, өлкәбез халкына рәхмәт белдерәсе килә. Мин аны әнием мәрхүмнең якты истәлеге итеп кабул иттем. Аннан да күбрәк куаныч кичерүче булмас иде.

Өлкәбездә яшәүче халкыбызга туган җирнең күрке, рухы “Яңарыш” аша барып ирешә бит.

Журналистның мәктәбе - тормыш, кешеләр. Кешеләр турында мәкалә-очеркларны тудыру өчен аларны, һөнәрләрен яхшы белергә, борчу-кайгыларын үзеңнеке итеп кабул итә алырга, аларны ихлас күңелдән яратырга, шул яратуны башкалар күңеленә күчерә белергә дә кирәк һәм бусы журналист өчен иң әһәмиятлесе. Гөлнур Вәлишина шундый журналистларның берсе. Аның публицистик мәкаләләрендә кемнәр белән генә очрашмыйсың – алар барысы да тормышның кайнап торган өлкәләреннән. Гөлнур Искәндәр кызының сәхифәләрендә һәр кеше үзе бер дөнья, кеше – үзе хәзинә. Кем турында, нәрсә турында язмасын, үз сүзе булып яңгырарлык сүзләр таба. Иҗатында ул чынбарлыкның иң мөһим якларына туктала, яшәешнең, кеше күңеленең яңа катламнарын ачып күрсәтә, тормышны, кешеләрне чын итеп, җанлы итеп гәүдәләндерә. Үзенчәлекле, гадел, тирән фикерле, мавыктыргыч язмаларын укучы яратып укый. Гөлнур өчен милләт, аның үткәне һәм бүгенгесе, киләчәге беренче урында тора.

Чирек гасыр тарихы булган “Яңарыш” газетасы өлкәбезнең әдәбияты-мәдәнияте үсешендә зур роль уйнады. Бүген дә ул туган телне, рухи кыйммәтләребез – мирасыбызны саклау һәм пропагандалау, каләм ияләренең һөнәри осталыгын арттыру буенча зур эш алып бара. Киләчәктә дә милли рухны үстерүдә, милләттәшләребез арасында дуслыкны, бердәмлекне ныгытуда, иҗат көчләрен – яшьләрне әдәби иҗатка тартуда, туплауда нәтиҗәле эшләр, әдәби-мәдәни традицияләрне лаеклы дәвам иттерер дип уйлыйм һәм Гөлнурны иҗади хезмәткәр өчен зур бүләк - “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр исеме” алуы белән ихлас котлыйм. Иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836