Материалы

Алисә “Татар кызы”нда катнаша

последние и лучшие новости искусства в мире

47-8Тубыл шәһәренең данлыклы Арангуловлар нәселе вәкиле Алисә Хөсәен кызы Россия күләмендә быел беренче мәртәбә оештырылачак “Татар кызы” бәйгесендә өлкәбез данын яклаячак.

Зур, талантларга бай гаиләдә туган Алисә дә бала чактан ук төрле яктан үсә, белемен арттыру белән бергә, осталыкларын да төрле бәйгеләрдә сынап карый. “Әннәү Сәкинә җырларга өйрәтсә, олатам Арслангәрәй догалар үзләштерергә булыша иде. Гомумән, олатам минем иң яхшы дустым, киңәшчем иде. Ир-ат аның кебек кыю, намуслы булырга тиеш дип уйлыйм. Ул минем белән горурланырлык итеп яшәргә тырышам.

Төрле юнәлештә үземне сынап карарга тырышу әтиемнән күчсә, балалар бакчасында тәрбияче әниемә балаларга мәхәббәт уята алуына, алар белән аралашырга өйрәтүенә рәхмәтле мин”, - ди Алисә үзе.

15 ел Алисә “Терра-Инкогнита” эстрада һәм заманча бию ансамблендә шөгыльләнә. Социаль эшләр белгече һөнәрен үзләштергән Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясенең “ЮНИС” вокал ансамбле җырчысы була. Бу төркемнәр белән бөтенроссия, өлкә, шәһәр күләмендәге бәйгеләрдә лауреат исемнәрен яулый. Бала чактан ук волонтер отрядына кабул ителә. Тубылның “Ышаныч” яшүсмерләр һәм яшьләрне профилактикалау һәм реабилитацияләү үзәгенең мактаулы волонтеры да әле ул.

“Татар кызы” бәйгесе сайтында Алисә үзе турында менә ниләр яза: “Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Җитез, җаваплы, белем алуда бик теләп яңадан-яңа өлкәләрне үзләштерәм. У.Шекспир, А.Дементьев иҗатларын яратам. Альтруист. Бәйләү энәсе һәм ыргак белән бәйли беләм, чалыштырып (крестик) чигәм. Үз кулым белән ясалган әйберләрне бүләк итәргә яратам. Балалар белән эшләү тәҗрибәм зур. Быел гына сентябрь аенда “Онкогематалогик һәм башка каты авырулар кичергән балаларны сәламәтләндерү” халыкара программасы нигезендә укулар үттем, “Шередарь” реабилитацияләү лагерында тәҗрибә тупладым. Аннан алда Төмәндә лагерьларда педагог-оештыручы булдым, хәйрия акцияләрен әзерләүдә катнаштым”.

Чибәрләр бәйгесендә катнашу ягыннан да тәҗрибәсе бар Алисәнең: 2010 елда Тубылда иң матур һәм сәләтле “Себер йолдызы” һәм тамашачылар мәхәббәте призына ия булса, шул ук елда өлкә күләмендәге шул ук исемдәге ярышта ул икенче урын яулады һәм интернет аша тавыш бирүдә дә иң күп балл туплады.

Алисә Арангулова Мәскәүгә “Татар кызы” бәйгесенә өлкә татар Конгрессы ярдәмендә бара, соңгы көннәрдә Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә әзерлек үтте. Бу катлаулы, дәрәҗәле бәйгенең таләпләре зурдан. Милли киемнәр булдыруда аңа үзе дә “Себер йолдызы” бәйгесенең финалына үткән һәм икенче мәртәбә милли бизәкле киемнәр белән катнашкан Эллина Сәитова булышты. Алисә җирле шагыйрь Заһит Акбүләков махсус язган туган җире турында шигырьне, үзе турында сөйләргә, себер татарлары элементлары белән бию, җыр өйрәнә. “Бу татар чибәрләре фестиваленә өлкәдән вәкил итеп мине сайлаулары куанычлы булса да, дулкынландыргыч һәм бераз куркыныч, - ди тырыш кыз. – Үз төбәгеңнең данын бөтен ил алдында яклау – зур җаваплылык сорый. Барысына да өлгерергә тырышам. Эшне дә алып барырга кирәк. 23 ноябрьдә Мәскәүдә ункөнлек репетицияләр чоры башлана. Анда безне режиссерлар, хореографлар белән әзерләнүләр, танылган шәхесләр белән очрашулар, музейларга, милли күргәзмәләргә, татар мәктәбенә сәяхәт көтә”.

Оештыручылар: федераль милли-мәдәни автономия һәм «TAT Project» милли-мәдәни берләшмә фестивальне татар фольклоры персонажлары һәм танылган кешеләр катнашында хореографик куелышлар белән сәхнәләштерелгән күренеш рәвешендә үтәчәк дип ышандыралар. Төрле өлкәләрдән килгән иң шәп татар кызлары үзләре белән таныштырырга, милли киемдә туган төбәкләре турында шигырь сөйләргә, чулпылар белән татар киемендә бию башкарырга һәм кичке милли үрнәкле күлмәктә тәбрикләүләр тантанасына чыгарга тиешләр.

Фестиваль яшьләрнең мәдәни, әхлакый, гуманитар тәрбиясен үстерү, татар телен тарату белән бергә, киләчәк буынның милләт эшләрендә катнашырга тартылуын тәэмин итәргә булышачак. Замана кызларының тышкы матурлык белән рухи-әхлакый сыйфатларын ачыкларга, урыннарда татар мәдәниятен саклау чараларын камилләштерергә, сәламәт тормыш рәвеше, гаиләнең милли кыйммәтләре ролен билгеләргә ярдәм итәчәк. www.tatarbeauty.com сайтында интернет тавыш бирү ярышы булачак. Әзерлек чоры белән “Татарстан – Яңа гасыр” каналында даими таныштырып барачаклар. Бәйгенең нәтиҗә өлеше 7 декабрьдә үтәчәк.

Уңышлар сиңа, Алисә! Бу зур әһәмияткә ия чара синең тормышта аеруча үзенчәлекле бер мизгел булып калсын, милләтең белән горурлык хисләре тагын да үсеп, төбәктәге милли хәрәкәттә тагын да зуррак уңышларга ирешү идеяләре белән баеп кайт!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума