#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ана - ул бөек исем”

последние и лучшие новости искусства в мире

Әни… Кем ул әни? Яшь кеше дә, олы яшьтәге кеше дә безгә җиңеллек белән әйтеп бирә: әни – иң якын һәм иң яраткан кешебез. Әниләр тугыз ай буйлап үз йөрәкләре янында йөртәләр безне. Балага гомер биреп, бу дөньяга китерәләр. Аннары, туганнан алып безне кайгырталар, безнең өчен борчылалар.

Әни кешенең эше бала карауда гына түгел. Ул өйдәге эшләрне алып бара: ашарга пешерә, өйне җыештыра, керләр юа, гаилә турында кайгырта. Ләкин шул хәтле күп эш булса да, әни барыбер бөтен нәрсәгә вакыт таба.Авыр хәлдә гел булыша, җылы сүзләр табып тынычландыра һәм бөтен җаны белән баласын ярата. Кояшсыз яңгырлы көздә, карлы суык кышта һәм башка көндә әнинең мәхәббәт уты безгә якты кояш шикелле. Ул үз нурлары белән безгә туңарга бирми, бөтен дөньяны яктырта. Ә начар вакытлар булса, мин бу хәлне болай чагыштырам: начарлык ул – төн, ә әни шул вакытта йолдыз. Төнге караңгылыкта йолдыз яктыра. Әни якты йолдыз кебек дөрес юлны күрсәтә, караңгыдан алып чыга.

“Әни”, диюгә җаным җылынып китә, йөземдә шатлык нуры балкый һәм мин елмаеп җибәрәм. Әни минем өчен бөек кеше. Аның мәхәббәте бер дә сүнеп калмый, ул баласы һәм гаиләсе өчен утка да керә ала, чөнки аларга бәхет кенә тели. Мин үземнең әнием белән, әни булган бөтен хатын-кызлар белән горурланам, чөнки әни булу җиңел түгел бит ул. Мин әниемә мең рәхмәтләр әйтәм. Без, балалар әниләргә гел-гел булышыйк, буш вакытта алар белән бергә булыйк, көн дә үзебезнең мәхәббәтебезне күрсәтик, аларга бәхет, саулык- сәламәтлек теләп догалар укыйк. Соңгы җөмләмне газетадан алган сүзләр белән бетерәсем килә: “Әниләргә сыенып яшәгәннәр, бәхетен таба якты дөньяда”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836