#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якташыбыз сынауларны намус белән үтеп чыкты

последние и лучшие новости искусства в мире

17-7Апрель башында Казан шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау туры уздырылды. Анда Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова катнашты. Ул икенче урынны яулады. Конкурс чыгышлары графигы нык киеренке булды. Якташыбыз сынауларны намус белән үтеп чыкты, педагогик осталыгы югары дәрәҗәдә бәяләнде.

Чын күңелдән Банисә Ниязованы шушы казанышы белән котлыйбыз.

Без Банисә Сөнгатулла кызы белән очрашып, бәйге турында сораштык.

- Конкурс Казанның 2 нче гимназиясендә уздырылды. Монда бөтен фәннәр татар телендә укытыла. 5 нче сыйныфта Фатыйх Әмирханның “Нәҗип” хикәясе буенча әдәбият дәресе үткәрдем. Программа буенча алты почмаклы укыту ысулы кулландым. Класс бик көчле иде, дәресне жюри әгъзалары да, ата-аналар да яраттылар.

“Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы” темасына сыйныф сәгате уздырырга дип әйткәннәр иде. Мин шул ук сыйныфта “Туган телем – иркә гөлем” дигән дәрес үткәрдем. Гөл турында слайдлар күрсәттем, төрле мисаллар китердем. Гөлне ничек үстерәсең, телне дә шулай сакларга кирәклеге турында балалар белән нәтиҗә ясадык: гөлгә су сипмәсәң - ул шиңә, телне дә сакламасаң - ул югала.

Үз дәресем мисалында укытучыларга мастер-класс уздырдым, методик концепцияне якладым.

Икенче көнне жюридан башка кемгә ничәнче урынны бирү турында киңәшмә булды. Беренче урынны - Башкортостан Республикасына, икенчене - Төмәнгә, өченче урынны Түбән Новгородка бирделәр. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, җәмәгатьчелек, ата-аналар, балалар катнашында пресс-конференция булды. Өченче көнне Ленин исемендәге мәдәният йортында котлау тантанасы оештырылды. Татарстан Республикасын һәм регионнарны аерым тәбрикләделәр. Бәйгедән тыш театрга бардык.

Татарстан Республикасы оештыручыларына, ярдәм иткән өлкә укытучыларына, коллегаларыма, Казанның 2 нче гимназиясе коллективына, регионнардан килгән укытучыларга зур рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләде Банисә Сөнгатулла кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836