Материалы

Бәйгедә сыналдык

последние и лучшие новости искусства в мире

1-(24)Өлкә күләмендә үткән татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында без - Вагай районының Тугыз урта мәктәбе укучылары Диана Демчук һәм Гөлнара Гаязова да катнаштык. Төмәнгә мондый дәрәҗәдәге бәйгегә икенче тапкыр килүебез.Үткән ел Диана Казанда регионара олимпиадада катнашып кайтты. Тагын барасы килү теләге зур булганга, быел да тырышып-тырышып әзерләнгәннән соң, райондагы турда беренчелекне яулады. Мин дә укытучым Венера апа Ибукова белән кышкы каникулларда әзерләндем, күп кенә материал кабатладык, әсәрләрне укыдык.

Бәйгедә татар теленнән биремнәрне җиңел башкарып, шатланып чыктык, аннары билгеле булды: барысын да диярлек дөрес эшләгәнбез. Диана 10 сыйныф укучылары арасында иң югары баллар җыйган, ә мин икенче урынны яулаганмын. Ә менә икенче көнне әдәбият буенча сорауларга җавап эзләгәндә кыенлыклар да булды. Монда теоретик белемнәрнең сайрак икәненә төшендек, әдәби әсәрләрнең эчтәлеген яхшырак укырга кирәклеген аңладык. Нәтиҗәләрне гомумиләштергәннән соң, Диана икенче урынны алды, ә мин призлы урынсыз калдым.

Мондый чараларда катнашуның тагын бер уңай ягы бар: яңа дуслар табасың. Үткән елда танышып кайтканнан соң, быел очрашу тагын күңелле булды. Белемнәрне сынап карау, ярышу безгә дәрт өсти.

Диана бик тырыш кыз. Бөтен фәннәрдән дә гел бишле билгеләренә укый. Мәктәптә, районда үткән барлык чараларда катнашып өлгерә. Ул кадетлар классында да, спорт белән дә шөгыльләнә, төрле хәрби җыелышларда катнаша. Аның белән аралашу да җиңел һәм файдалы. Ул күпне белә, белгәннәре белән уртаклаша.

Кызганычка каршы, икенче елда катнашмавыма борчылам, шуңа карамастан, туган телне һәм әдәбиятны тагын да тирәнрәк өйрәнгәнемә бик шатланам. Дианага Казаннан да урын алып килүен, андагы бәйгеләрдә катнашып, үзенең осталыгын күрсәтеп кайтуын телим.

Гөлнара ГАЯЗОВА, 11 сыйныф укучысы, мәктәпнең “Яңарыш” исемле балалар оешмасы президенты.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума