#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бүләккә - китап

последние и лучшие новости искусства в мире

47-7Төмән дәүләт университетының мәгълүмати- китапханә үзәгендә ел саен уздырыла торган Бүләк итүче көне быел үзәкнең 85 еллыгына багышланды. Үзәк хезмәткәрләре килгән кунакларга фәнни китапханәнең тарихын сөйләп, яңа дөнья күргән китаплар белән таныштырдылар. Китап авторларына үзләренең иҗат җимешләре, киләчәккә планнары турында сөйләргә мөмкинлек бирелде. Һәм алар китапханәгә китапларын бүләк иттеләр. Әлеге чара барышында милләттәшебез – Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, тюркология, себер татарлары диалектологиясе буенча белгеч, академик Д.Г.Тумашеваның укучысы һәм аның фәнни идеяләрен дәвам итүче профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинаның “Х.Ч.Алишина: биобиблиографический указатель” дигән китабы тәкъдим ителде. Әлеге белешмәләр китабына галимәнең 1983 елдан алып бүгенге көнгә хәтле чыккан төп хезмәтләре - монографияләре, уку һәм методик әсбаплары, фәнни журналлар, җыентыкларда басылган мәкаләләре һәм автор турындагы басмалар исемлеге кертелгән.

Үзенең чыгышында әлеге белешмәләр китабы сериясен төзүче университетның борынгы һәм урта гасырлар тарихы, археология кафедрасы мөдире, профессор А.Г.Еманов университетның тюркология үзәге директоры турында: “Хәнисә Чәүдәт кызы университетыбызда тюркологияне җентекләп өйрәнүнең башында торучыларның берсе. Аның тырышлыгы белән татар бүлеге ачылып, татар телен өйрәнү, укыту эшләре алып барылды. Бүгенге көндә ул әзерләгән югары белемле туган тел укытучылары өлкә мәктәпләрендә балаларга белем бирәләр. Аларның күбесе остазлары җитәкчелегендә аспирантура тәмамлап, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек булдылар. Галимәнең фәнни хезмәтләре белән университет китапханәсендә татар телендә фәнни, укыту һәм матур әдәбият фонды булдырылды. Аның фәнни хезмәтләре югары бәяләнеп В.И.Муравленко исемендәге премия белән бүләкләнде”, - дип сөйләде. Сүз авторның үзенә бирелгәч, ул китап басылып чыгуда теләктәшлек, ярдәм күрсәткән - китапханә хезмәткәрләре, өлкә Думасы депутаты С.Е. Корепанов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Е.М.Воробьев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.С.Зиганшинга рәхмәт белдерде. Үзәк директоры Е.А.Ульянова да галимә турында матур сүзләрен жәлләмәде һәм изге теләкләр юллап аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836