Материалы

Беренче булып татар теленнән

последние и лучшие новости искусства в мире

4-6Мәктәп, районнарда төрле фәннәрдән олимпиадалар үтеп, кышкы каникуллар вакытында укучылар аның өлкә турына әзерләнделәр. Ел саен иң беренчеләрдән булып сынауларга татар телен, әдәбиятын яратучылар җыела. Быел да оештыручылар традициядән читкә китмәгәннәр. 9 январь көнне Төмән шәһәренең урман хуҗалыгы техникумы бинасына өлкәбезнең Тубыл, Төмән шәһәрләреннән, Төмән, Ялутор, Түбән Тәүде, Вагай, Тубыл, Яркәү районнарыннан туган телебезне ныклап үзләштергән югары класс укучылары җыелдылар. Ачылу тантанасында аларны ТОГИРРО проректоры Наталья Милованова, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина тәбрикләделәр.

Бу көнне укытучылар өчен семинар да оештырылды. Алар бер-берсе белән аралашып, мәктәп тормышы, укытудагы проблемалар, кызыклы нәтиҗәләр һәм башкалар турында сөйләштеләр.

- Мин укучыларым белән горурланам, - дип сөйләде Вагай районының Юрмы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Гайсина. - Безнең мәктәптә 110 укучы укый. Алар өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән тыш, түгәрәкләр, кичәләр, уеннар уздырыла. Укучылар матур итеп татар телендә сөйләшәләр, аралашалар.

Октябрь аеннан башлап олимпиадага әзерләнү башлана. Иң беренче ул мәктәптә уздырыла, анда теләкләре булган 5-11нче класс укучылары барысы да катнаша. Ноябрь аенда инде муниципаль этапка 7-11нче класс укучылары арасыннан җиңүчеләр китә. Быел Диана Ташбулатова (7 класс), Гүзәл Мөхәмәтрәхимова (9 кл.), Эвелина Шәмсетдинова (10 кл.), Эльвина Фәтхуллина (11 кл.) бардылар. Районнан барысы да призлы урыннар яулап кайттылар. Шуннан соң түземсезлек белән өлкә олимпиадасына чакыру көттек. Яңа ел каникуллары вакытында укучылар төрле биремнәр эшләп, язучы, шагыйрьләрнең әсәрләрен укып, ятлап олимпиадага әзерләндек.

9, 10 январь көннәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың региональ этабында укучылар татар теле буенча биремнәр эшләгәндә, укытучыларга семинар утырышлары булды. Иң абруйлы, зур стажлы, югары белемле, Татарстанда, Төмәндә уздырылган төрле конкурсларда алдынгы урыннар яулап алган мөгаллимәләр – Асия Зимагулова, Рузилә Исмәгыйлова, Венера Ибукова, Халидә Кирамова – үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Анда төрле темаларга яңа алымнар, технологияләр кулланып интеграцияләнгән дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде. Шуларның берсен – “Туган тел” темасы буенча - миңа да үткәрергә туры килде.

Икенче көнне укучылар татар әдәбиятыннан биремнәр эшләделәр. Аннары алар өчен чыгышлар, мастер-класслар (“Эбру” суда рәсем ясау ысулы, музыкаль коралларда уйнау) уздырылды.

Барлык оештыручыларга, укытучыларга, аеруча, Хәнисә апа Алишинага, Әлфея апа Мөхәммәтовага, Халидә апа Кирамовага, Рафаэль абый Гадиевка зур рәхмәтләребезне әйтәсем килә.

Ел саен туган тел олимпиадасында милләттәшләребез тормышын яктыртучы барлык телерадиотапшырулар, газета журналистларына да бик зур рәхмәт.

Һәм дә үземнең укучыларым, аларның әти-әниләренә рәхмәтнең олысы. Үткән елларны бергә искә төшереп китсәк: 2017, 2018 елларда Эльвина Фәтхуллина өлкә турларында призер, Казанда төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда катнашучы булса; 2018 елда Алсу Фәйзуллина өлкә этабында татар теленнән 1 урын, татар әдәбиятыннан 3 урын алды, Казаннан призер булып кайтты. Быел Эльвинага татар теленнән 2 урын бирелде. Ә Гүзәл Мөхәмәтрәхимова белән Эвелина Шәмсетдинова тәҗрибә тупладылар.

Гүзәл Әбделбарый кызының укучысы Эльвинаның олимпиаданың өлкә күләмендәге турына 3 нче тапкыр килүе. “Аңа бик тырышып, октябрь аеннан ук әзерләндем. Һәм уңышым да булды, - диде Эльвина, шатлыгын уртаклашып. - Без һәр көнне кызлар һәм Гүзәл апабыз белән мәктәпкә әзерләнергә йөрдек, бер-беребезгә булышып тордык. Әзерләнүебез дә бик күңелле иде: өйрәнәбез дә, бер-беребезне тикшерәбез. Аңламаганны апа аңлатып бирә. Туган телемә мәхәббәт миңа Казан шәһәрен күрергә насыйп итте, мин аннан да призлы урын яулап кайттым. Бу минем өчен зур шатлык һәм горурлык.

4-5Олимпиаданың икенче көнендә безне танылган рәссам Әлфея Мөхәммәтова матур итеп рәсем ясарга, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев курайда уйнарга өйрәттеләр. Олимпиадада катнашкан һәр укучыга бүләкләр бирелде. Барлык оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә”.

Тагын да Тубыл шәһәренең 15 мәктәп укытучысы Бәнисә Ниязовадан 17 мәктәптә дә предмет буларак 2 класста татар теле һәм әдәбияты укытыла башлавын ишетеп куандык. Бу “Мирас” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова тырышлыгы һәм ата-аналар соравы белән тормышка ашкан.

Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина җитәкчелегендәге жюри әгъзалары: педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков, филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина, филология фәннәре кандидаты Алсинә Фәттакова 35 укучының биремнәрен җентекләп тикшереп, нәтиҗәләрне хәбәр иттеләр.

Татар теле буенча олимпиада җиңүчеләре:

9 класс: 1 урын - Резидә Кирамова (Төмән шәһәренең 52 мәктәбе), 2 урын – Риана Барсукова (Тубыл районы, Вәчир мәктәбе), 3 урын – Рөстәм Төхвәтуллин (Вагай районы, Казанлы мәктәбе).

10 класс: 1 урын – Наилә Кәримова (Төмән районы, Индрәй мәктәбе), 2 урын – Адилә Баязитова (Төмән районы, Шыкча мәктәбе), 3 урын – Рузанна Фастуллина (Төмән районы, Шыкча мәктәбе).

11 класс: Ләйсән Айдбаева (Төмән районы, Шыкча мәктәбе), 2 урын – Эльвина Фәтхуллина (Вагай районы, Юрмы мәктәбе), 3 урын – Нурзилә Вәлиуллина (Ялутор районы, Аслана мәктәбе).

Татар әдәбияты буенча иң күп балл туплаучылар:

9 класс: 1 урын - Резидә Кирамова (Төмән шәһәренең 52 мәктәбе), 2 урын - Риана Барсукова (Тубыл районы, Вәчир мәктәбе), 3 урын – Диана Бикмуллина (Төмән шәһәренең 52 мәктәбе).

10 класс: 1 урын - Рузанна Фастуллина (Төмән районы, Шыкча мәктәбе), 2 урын – Эльза Абушахмина (Вагай районы, Казанлы мәктәбе), 3 урын - Адилә Баязитова (Төмән районы, Шыкча мәктәбе) һәм Розалинә Назырова (Ялутор районы, Исәт мәктәбе).

11 класс: 1 урын - Ләйсән Айдбаева (Төмән районы, Шыкча мәктәбе), 2 урын – Ойша Хисаметдинова (Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбе), 3 урын - Нурзилә Вәлиуллина (Ялутор районы, Аслана мәктәбе).

Аларны әзерләүче фидакарь, тырыш, эзләнүчән укытучылар: Гүзәлия Муллачанова (Төмән районы, Шыкча мәктәбе), Асия Зимагулова (Вагай районы, Казанлы), Фәридә Исхакова (Ялутор районы, Яңа Атьял), Рузилә Исмәгыйлова (Төмән районы, Индрәй), Алсу Исмәгыйлова (Ялутор районы, Аслана), Халидә Кирамова (Төмән шәһәренең 52 мәктәбе), Гөлшат Турышева (Тубыл районы, Вәчир), Гүзәл Гайсина (Вагай районы, Юрмы), Венера Мингазова (Ялутор районы, Исәт мәктәбе) - өлкәбез татарларының киләчәген саклауда үзләреннән зур өлеш кертүчеләр. Чөнки алар тел дигән бөек хәзинәбез сагында торалар. Саз артындагы Вәчир мәктәбе укучылары килү җаен гына табып калмыйчан, җиңүгә дә ирешүләре батырлык түгелме!?

4-4Өлкәбездә олимпиада барышын алтынчы тапкыр мөмкин кадәр файдалы, кызыклы, нәтиҗәле, уңайлы итү өчен бар көчен куеп тырышучы галимәбез Хәнисә Чәүдәт кызының планнары зурдан. Ул өлкәдәге этномәдәни компонентлы 50ләгән мәктәпнең олимпиада хәрәкәтендә аз өлеше генә катнашуына борчыла, башкаларны да активлашырга чакыра. Оештыру комитеты утырышында ТОГИРРОда татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары буенча эшләүче методист кирәклеге, 21 февральдә Төмәндә “Җәлил укулары” үткәрү, киләсе елга биремнәргә телдән сөйләм өлешен дә кертү турында һәм башка мәсьәләләрне күтәреп чыга.

Казандагы төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда якташларыбызның җиңү яулап кайтуларын телибез.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума