#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Булат Сөләйманов турында

последние и лучшие новости искусства в мире

11-7Бу көннәрдә Себернең танылган шагыйре Булат Вәликә улы турында бастырылган китапларның иң саллыларының берсе дөнья күрде. Ул Төмән өлкәсенең күренекле шәхесләре тормышын мәңгеләштерү йөзеннән инде ике дистәгә якын “Күренекле шәхесләр” сериясендә җыентыклар әзерләгән Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина тырышлыгы белән бастырылды. Әдипнең тууының 80 еллыгына багышланган “Булат Сөләйманов һәм аның ил мәдәниятендәге мирасы” (“Булат Сулейманов и его наследие в отечественной культуре”) китабын чыгаруда Төмән өлкә хакимияте һәм “Бердәм Россия” партиясенең Төмәндәге бүлекчәсе ярдәм күрсәткән.

Китап калын, 455 биттәге 6 бүлектә бай материал тупланган. “Басмада Булат Сөләймановның әдәби әсәрләре рус, башкорт, казах, карачай-балкар, кырым татар, төрек, чуваш телләрендә бирелде. Тәрҗемәчеләр дә бик талантлы шәхесләр. Казандагы дуслары, татар әдәбиятында танылган кешеләр, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзалары - Рабит Батулла, Марсель Галиев, Тәүфыйк Әйди, Якуб Зәнкиев, Ләбиб Лерон, Айдар Хәлим һәм башкаларның, якташлары Мәхмүт Абдуллин, Якуб Зәнкиевның, өлкәдәге фикердәшләренең, замандашларының, иҗатын өйрәнүчеләрнең әдипкә багышланган язмалары рус һәм татар телләрендә урын алды. Ә инде бер бүлектәге өлкәнең иң яхшы укытучыларының Булат Сөләйманов иҗаты турындагы хезмәтләре күпләргә кызыклы дәресләр, чаралар үткәргәндә эшләрендә ярдәм итәр.

Тышлыктагы рәсем дә Төмән дәүләт индустриаль университеты доценты, РФнең атказанган мәдәният эшлеклесе, РФнең рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфея Мөхәммәтованың иҗат җимеше”, - дип сөйләде әлеге әһәмиятле басманы киләчәк буынга бүләк итеп тормышка ашырган галимәбез Хәнисә Алишина.

Әйе, әлеге себер татарлары тарихында зур роль уйнаган кыйммәтле әсәрләрне һәркем укый алырлык рус теленә тәрҗемәсен тәкъдим иткән, төрле басмаларда дөнья күргән язмаларны бөртекләп җыйнаган китап өлкәбез тарихында чын-чынлап тиңсез хәзинә, бәһасез олы бәхет.

Китапның кереш өлешендә шагыйрьнең 80 еллыгына багышланган XXI нче “Сөләйманов укулары” турында өлкәбез матбугаты аша укучылар хөкеменә барып ирешкән татар һәм рус телләрендәге эчтәлекле мәкаләләр белән танышып, Б.Сөләйманов тормышы һәм иҗаты турындагы кызыклы язмаларга күчәбез. Аларда якташыбыз турында яңа мәгълүматлар да очрый. Өлкәбезнең татар хәрәкәте активисты, билгеле журналист, педагог Бибинур Сабирова материалы аеруча җылылык белән сугарылган.

- Булат Сөләймановның җылы лиризм тулы беренче шигырьләре узган гасырның 60 нчы еллары башында Себернең көртле бураннары эченнән былбыл авазыдай яңгырап чыккан иде, бүген исә аның шигърияте чал Себер күгенең якты йолдызы булып балкый. Бүгенге көн өчен иҗатының әһәмияте кимеми, киресенчә, еллар үткән саен, шагыйрь әйткән һәр сүзнең мәгънәви тирәнлеге арта бара кебек. Бу вакыт эчендә якты истәлегенә багышланып, бик күп мәдәни чаралар үткәрелде. Сөләйманов исемендәге укулар регионда гына түгел, Бөтенроссия күләмендә танылган олы фәнни форум дәрәҗәсенә күтәрелүе дә аның әһәмияте хакында сөйли...

...Бүген исә Булатның якты хыяллары, сагыну сагышлары, милләт язмышы турындагы әрнүле уй-фикерләре аша җәрәхәтле йөрәген ярып чыккан шигърияте һәркемгә якын һәм аңлаешлы, якташларыбыз аның шигырьләрен йотлыгып укый”, - дип яза Бибинур апа. Өлкәбезнең күренекле ветеран укытучысы Люция апа Хәбибуллина беренчеләрдән булып үзенең “Туган як әдәбияты” китабында Б.Сөләйманов иҗатын мәктәп программасы буенча өйрәнү тәртибен язып, ныклы анализ әзерләп бирде.

1962 елда Казан дәүләт университетына укырга килгән яшь Булатның себер татарларының өметле шагыйре булачагын сиземләүләре турында яза академик Мирфатыйх Зәкиев, тик тормыш шартларының авырлыгы аңа бу уку йортын тәмамларга мөмкинлек бирмәде, ди ул. Шулай да яшь егет күңелендә әдәбиятка мәхәббәт уятып өлгерәләр. Ул югары уку йортын Мәскәүдә читтән торып тәмамлый. Шул вакытта инде Татарстан матбугатында шигырьләре басыла башлый. Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким: “Булат Сөләймановны якты киләчәк көтә, ул себер татарлары алдында җаваплы”, - дип язып калдыра. “Яңарыш”ыбызның беренче редакторы Азат Сәгыйтов өлкәнең булачак шагыйренең беренче шигырьләре җирле “Ленин юлы” газетасында бастырыла башлавына ачыклык кертә. Аның бу газета хәбәрчесе булып эшләвен дә искәртә.

Алдагы бүлектәге акыл хәзинәсе тупланган әсәрләре аша дөньяны өйрәнергә мөмкинлек туа, алар тәрбияли, тормыш тәҗрибәсе бирәләр. Андагы шигырьләрнең күбесен якташы Николай Шәмсетдинов рус теленә тәрҗемә иткән.

Аннары Булат Сөләймановны юксынып язылган әсәрләр, аңа һәм ул язган хатлар, аның һәм тормышы, иҗаты турындагы материалларның библиографиясе дә китапны тулыландырып торалар.

Әлеге җыентыкны тынгысыз Хәнисә Чәүдәт кызы барлык 60 авторга, төрле китапханәләргә җибәреп тә өлгергән инде.

Китап һәркем өчен дә кирәкле һәм файдалы. Бер язмада гына аның тирән эчтәлеге турында язып та бетереп булмый. Ул әле үзе турында күп мәртәбәләр язуга, сөйләүгә лаек булыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836