#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әдәбият безгә кирәкме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Себер татарларының әдәбияты 20 нче гасыр уртасында үсә башлады. Укытучылар арасыннан себер татар прозасына нигез салучы - күренекле язучыбыз Якуб Зәнкиев, поэзия атасы - Булат Сөләйманов, “тел сакчысы” - Галия Абайдуллина чыктылар.

Галия апа Абайдуллина Тубыл районы, Лаемтамак мәктәбендә 35 ел эшләп югары дәрәжәләргә иреште – хезмәт ветераны, РФнең гомуми мәгарифинең мактаулы хезмәткәре исемнәренә лаек булды. Лаеклы ялга чыккач, Галия апаның икенче хезмәт юлы башланды, ул 30 ел гомерен иҗат эшенә багышлады.

2003 ел ахырында Галия апаның “Гафу итәрсезме, чәчәкләр?” дип исемләнгән беренче китабы басылып чыкты. Сүзгә бай, уйлары тирән, төрле темаларны ачыклый. Биредә басылган 87 шигырь һәм 3 поэма арасында “Телемне кем яклар?”, ”Халкыбызның күркәм йолалары”, “Сабантуй”, “Рамазан – ураза ае”, “Изге шәхес”, “Себерем”, “Туган авылым, бәгърем”, “Минем шәҗәрәләрем”. “Тыңлагыз киңәшләремне” дигән шигырьләре дә бар. “Авылдашым“ поэмасында сугыш кырында һәлак булган Кәлимулла Абайдуллинның hәм аның гаиләсенең әче язмышы сурәтләнгән.

Якуб абый Зәнкиев Галия Абайдуллинаның иҗатына бәя биреп: “Яз, сеңлем, Булатның дәвамы бар икән”, - дип әйтә. “Бу минем өчен иң кадерле, мине шигърияткә этәрүче, өмет иңдерүче сүзләр булды“, – дип яза Галия апа.

Галия апа инде дистәләгән еллар армый-талмый, телне, шигъриятне саклап тора, баета, әсәрләре “Яңарыш” газетасында еш бастырыла.

2017 елда чыккан “Без – замана балалары“ җыентыгында язучының үз язмышы, себер татарларының сугыш чорындагы авыр тормышы сурәтләнгән проза hәм 87 шигыре кергән.

“Сугыш балалары сагыш белән
Көнне төнгә ялгап эшләдек.

Үзем өчен түгел, күпчак,
Халкым өчен, диеп яшәдек...”

Галия апаның шигырьләрен укыгач, автор минем белән әңгәмә кора кебек хис иттем - hәр сүзе аның миңа аңлаешлы. Күп нәрсәгә күзем ачылды.

2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ”Тел сагында торам” дигән яңа китабы дөнья күрде. Бу китапка аның 85 яңа шигыре кергән. Галия апа үткер, туры сүзле, замана үзгәрешләрен яхшы аңлый, нәрсәләр борчыганын яза:

“...Шигырь үзе килми миңа,
Мин киләм шигьрияткә;

Дөресләрне сурәтләргә

Кирәктер... җәмгыятькә...

Якуб кедр кебек иде,
Нараттай иде Булат;

Мин дә бер Себер агачы,

Каен туганы булам...

Татарым, югалтма телне,
Күркәм сүзләрен аның;

Телең булса, бар да булыр;

Ни кирәк сиңа тагын?!...”

Бүгенге көндә Галия Абайдуллинаның 24 китабы басылып чыкты. 100 данә белән булгач, туган–кардәшләргә, якын кешеләргә генә таратыла. Бу күләм 240 мең Төмән татарларына, әлбәттә, аз, шул сәбәпле, шагыйрәбез иҗаты күпләргә бөтенләй дә билгесез булырга мөмкин. Аның берничә әсәре Россия энциклопедиясендә басылып чыкты, “Гаепсез корбаннар“(1937 елда репрессияләнгән корбаннар язмышы) поэмасы иң яхшы әсәрләр арасында мактаулы урын алырга лаек. Бездә язучылар, шагыйрәләр күп түгел, алар халык мирасы. Тел белгечләре Галия Абайдуллинаның иҗатына да дөрес бәя бирерләр әле дип ышанам.

Равия ТИМИРОВА, Тубыл шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836