#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ел укытучысы - Азалия

последние и лучшие новости искусства в мире

16-10Төмән районы, Муллаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Радик кызы Габдрәхимова газета укучыларыбызга таныш инде. Бу тырыш, уңган, һәр башлаган эшен җиренә җиткереп башкара торган кыз Төмән дәүләт университетының филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, аспирантурага укырга керде. Азалия әле “Себер йолдызы-2012” бәйгесендә дә җиңү яулады. Быел ул “Ел укытучысы” район бәйгесендә катнашып, дәрәҗәле 3 урын алуга иреште. Укытучылар гаиләсендә дөньяга килеп, үзен зур хәрефле Укытучы булырга әзерләгән, шул максатта гел белемен үстереп алга барган Азалиянең үзе белән сөйләшеп алыйк әле.

- Бәйгедә катнашырга сиңа нәрсә этәргеч бирде?

- “Ел укытучысы–2014” бәйгесендә катнашу миңа үземнең белемемне сынарга, хезмәтемнең нәтиҗәсен бәяләргә ярдәм итте. Бәйге укытучыга үзе өстендә эшләргә этәргеч бирә. Тагын да монда булган, акыллы чын укытучыларны күрәсең, киңрәк фикер йөртергә өйрәнәсең. Белем биргәндә күп нәрсә укытучыларга, аларның хезмәтенә, сәләтенә һәм профессиональ булуына бәйле.

- Бәйгенең тәртибе белән дә танышып китик: нәрсәләр әзерләдең, нинди дәрес белән чыгыш ясадың, кая үтте?

- Һәр этап та уйланылган, төпле итеп катнашырга, үзеңне күрсәтергә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Читтән торып үткән турдан соңгысына 8 укытучы калды. Икенче өлештә иң элек мәктәпләрдә ачык дәресләр күрсәтелде. Мин 4 сыйныф укучылары белән “Хикәя фигыль” темасына татар теле дәресен тәкъдим иттем. Аннары иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән 5 укытучы “Зурайгач мин балаларыма нәрсәләр рөхсәт итәрмен?” темасына класс сәгате һәм “Укучы тормышында китап” темасы буенча ата-аналар җыелышы үткәрделәр. Мин үземнең 7 сыйныф укучылары һәм әти-әниләре белән очраштым.

Һәм инде финалга өч укытучы үтте: Винзили башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Рашид кызы Әминова, Успенское урта мәктәбенең тарих укытучысы Светлана Сергеевна Дьяченко һәм мин. Финал Червишево урта мәктәбендә булды. Финал өлеше ике бәйгедән торды: “Методик семинар” бәйгесендә без үз фәнебезне укыту алымнары турында сөйләдек, тәҗрибәләр белән уртаклаштык һәм ачык дәресләр күрсәттек. Минем дәресемә Акъяр урта мәктәбенең 5 сыйныф укучыларын алып килделәр. Балалар бик әйбәт эшләделәр, әзерләгән биремнәрне үтәделәр.

- Нинди уңышларга ирештең? Конкурста катнашу сиңа нәрсә бирде?

- Йөрәгемне, җанымны биреп, “җиң сызганып” мин бәйгегә әзерләндем. Үз алдыма “Сүнмичә алга барырга!” дигән максат куеп, финалга үтеп һәм III урынны яулау бәхетенә ирештем. Әлеге югары баскычка күтәрелүдә әтием белән әниемнең, коллегаларымның, өлкән, тәҗрибәле укытучыларның өлеше бик зур. Миңа ярдәм иткәннәре, төпле киңәшләре өчен аларга чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Янып-көеп эшләгән көннәр сизелми генә бик тиз үтеп китсә дә, минем күңелемдә алар бары тик уңай фикерләр генә калдырды. Мин күп нәрсәләргә өйрәндем, һөнәри баскычның яңа биеклегенә ирештем, иҗади фикер йөртүче һәм эшләүче укытучылар белән аралаштым, аларның эш тәҗрибәләрен күреп, үземә үрнәк итеп алдым.

- Нигә шулкадәр көч түгәргә кирәк дип саныйсың, тыныч кына укытуга ни җитә? – дигән сорау бирүчеләр дә бар. Тынычсыз, ләкин кызыклы, мавыктыргыч тормыш шушы төрле бәйгеләрдә була икән! Әгәр дә сез бер урында тапталып тора торган укытучы түгел икән, әгәр белем бирү алга барсын дисез икән, бәйгеләрдә катнашу – сезнең өчен, кадерле укытучыларыбыз!

- Рәхмәт, Азалия! Яшь буынны киләчәк тормышка әзерләүдә бетмәс-төкәнмәс илџам чыганагы, күңел күтәренкелеге телим.

Әңгәмәдәш Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836