Материалы

Эзләнү орлыгын салып

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар телен өйрәнү, аны саклау, үстерү – безнең Талымхан урта мәктәбендә дә төп максатларның берсе булып тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре 1 нче сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр өйрәнелә. План буенча 1 сыйныфта атнасына 3 дәрес керә, 2 сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадар 2 сәгать бирелә. Мәктәбебездә күп еллар татар телендә эшләп килгән түгәрәккә балалар зур кызыксыну белән йөриләр. Бу төркем “Туган тел” исемен йөртә. Укучылар бик күп эш төрләре белән шөгыльләнәләр, аеруча сәхнә әсәрләре өстендә эшләү зур әһәмияткә ия. 96 укучының барысы да туган телен үзләштерә.

Ике татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли: Эльмира Садыйкова, Римма Юскаева. Һәркайсы туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша.

Укытучылар татар теле дәресләрендә, класстан тыш чараларда укучыларга халкыбызның традицияләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәтәләр. Шагыйрьләрнең юбилейларына багышланган әдәби кичәләр, фольклор бәйрәмнәре, төрле тематик бәйрәмнәр мәктәбебездә үткәрелеп тора. Әти-әниләр белән бергәләп узган татар телендәге кичәләр балаларда телгә кызыксыну уятуда, тәрбияви яктан да зур роль уйный. Дәресләрдә укытучылар яңа технологияләр, методлар һәм алымнар кулланып эш итәләр. Туган телгә мәхәббәтне иҗади эшләр, иншалар, рефератлар, кроссвордлар, эзләнү-тикшеренү эшләре кебек эш формалары аша тәрбиялиләр. Безнең мәктәп укучылары олимпиада, бәйгеләрдә катнашып мактаулы урыннар алалар.

Хәзер мәктәбебездә музей-кабинетлар эшли. Без авылыбызның тарихын өйрәнүне дә максат итеп куйдык һәм материаллар туплыйбыз. Безгә әби–бабайларыбыз бик булыша. Мин аны милли тәрбиянең нигез ташы дип атар идем. Үз милләтенең гореф-гадәтләрен, йола бәйрәмнәрен, традицияләрен яхшы белүче, аларны үтәүче, рухи байлыкларыбызны яратучы, саклаучы балалар гына тыйнак һәм гадел, кешелекле һәм кунакчыл, ачык йөзле һәм олы җанлы була ала.

Дәрестә балаларның коммуникатив эшчәнлекләрен үстерүгә дә зур әһәмият бирелә. Коммуникатив эшчәнлек укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта, монологта башкаларга җиткерә белү күнекмәләрен үстерүне күз алдында тота. 5 нче, 6 нчы сыйныфларда дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технологиясенә нигезләнгән. Балалар дәрестә җөмләләр төзергә, тәрҗемә ясарга, бер-берсенә сораулар бирергә өйрәнәләр.

Укытучыларга эшләрендә зур ярдәмче булып өлкәбездә чыгып килүче “Яңарыш” газетасы тора. Балаларны аның яңа саннары белән таныштырып барабыз. Дәреснең төрле этабында да “Яңарыш”ны кулланырга мөмкин. Башлангыч сыйныф укучылары “Балалар сәхифәсен” аеруча яраталар. Зуррак сыйныфларда уку белән генә чикләнеп калмыйча, мәкаләгә анализ ясарга, эчтәлеген сөйләргә, бер–береңә сораулар әзерләргә кебек биремнәр кулланабыз. Балалар таныш кешеләр, авылыбыз турында мәкаләләрне укырга яраталар, газетага язарга теләкләрен белдерәләр.

Районда, өлкәдә үткәрелә торган төрле чараларда да Талымхан балалары актив катнашалар. “Таң йолдызы” бәйгесендә, “Сөләйманов укулары” фәнни-гамәли конференциясендә ел саен жиңүләр яулыйлар, бөек шагыйрьләребезнең һәм язучыларыбызның юбилей кичәләрендә матур чыгышлар ясыйлар.

Шулай итеп, Талымхан урта мәктәбе дә татар телен саклап калуны үзенең төп бурычы итеп куя. Дәресләрдә заманча белем бирү технологияләре куллану, уен моментлары, күрсәтмәлелек, җирле шагыйрьләребезнең һәм язучыларыбызның әсәрләрен өйрәнү, дәрестән тыш чараларның кызыклы үтүе – болар барысы шул юнәлештә зур эш булып тора дип уйлыйм.

Бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимов язып калдырганча: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”, - дигән сүзләр безгә өлге булып хезмәт итсен.

Гөлфирә САГЕТДИНОВА, Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума