Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ф.Җәүһәрова: “Хәтерле булып чшик”

последние и лучшие новости искусства в мире

16-4Өлкәбездә быелгы VIIIнче татар фольклор фестивале дә гөрләтеп үтеп китте. Анда алдан сайлап алу турларында җиңгән Вагай, Түбән Тәүде, Төмән, Ялутор, Яркәү районнары һәм Тубыл, Төмән шәһәрләреннән коллективлар, аерым башкаручылар килгәннәр иде. Быелгы чара Ямбай туган якны өйрәнү музеен булдыручы, халыкара күләмдә лауреат булуга ирешкән беренче татар фольклор ансамбле “Милли моңнар”ны төзүче Венера Биктимирова истәлегенә багышланды.

Әлеге халык авыз иҗатына багышланган бәйрәмне Төмән районы мәдәният идарәсе баш белгече Гөлфия Бикмуллина югары дәрәҗәдә алып барды. Ул Венера Әдият кызына багышланган фильм барышында күренекле шәхесебезнең тормышы, эшчәнлеге турында 3 телдә сөйләде, себер татарлары өчен башкарган эшләрен барлады.

Аннары залдагы хөрмәтле кунаклар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән таныштырды. Ел саен әлеге чарага килеп, үзенең ихтирамын, фестивальнең дәрәҗәсе зурлыгын күрсәткән жюри председателе – россиякүләм “Түгәрәк уен” проекты авторы һәм җитәкчесе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә  Җәүһәрованы, аның урынбасары - өлкәбездә әлеге фестивальнең авторы һәм проектны әйдәп баручы Вәлимә Ташкалованы, әгъзалары: педагогия фәннәре кандидаты, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиевны, филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Мөнирә Хөснетдинованы, “Төзүче” өлкә милләтләр мәдәниятләре йортының татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча белгече Гөлнара Кәримованы зал тулы тамашачы көчле алкышлар белән сәламләделәр.

Бәйгенең беренче чыгышын Түбән Тәүде районынының Киндерле авылының “Киндерле кичләре” фольклор-этнографик коллективы (җитәкчесе Ф.Краморова) “Уракта” тамашасы белән башлады. Коллектив остарган, шактый бай композиция әзерләгән. Янымда утыручы Хәербану апа Шабанова яшьлеген искә төшереп, без дә шулай урак ура идек, дип алар белән бергә көйләп тә алды. Киндерлеләрне ел саен әйтем, ырым, такмакларга бай композицияләре белән игътибарны җәлеп итә торган шул ук районның Тарман авылыннан “Саз” фольклор вокал һәм фольклор-этнографик ансамбльләре (Е.Әхмәтҗанова, Ә.Миннебаев), Ялутор районының Аслана “Тамаша” (И.Бакиев), дөньяга танылган “Шытыр-шатыр” (Г.Габдуллин, Төмән, Шыкча) фольклор-этнографик коллективының төрле яшьтәге төркемнәре алыштырдылар. Бәйрәмне “Илһам” (Г.Шәмсетдинова, Тубыл), “Веселинки” (М.Яценович, Ялутор, Аслана) хореографик төркемнәре, “Умай” (Ә.Миннебаев, Төмән) вокал-инструменталь ансамбле, бәет-мөнәҗәтләре белән югары урыннар яулаган Фатыйма Ибраһимова (Яркәү, Бурбар), Сәйникамал Әлмөхәммәтова (Вагай, Тугыз), Илүсә Габдуллина һәм Миләүшә Багежанова (Г.Габдуллин, Төмән, Шыкча) чыгышлары бизәде. Быел беренче генә өлкә фестивалендә катнашу дәрәҗәсенә ирешкән “Пышны” ансамбленең хатын-кыз биючеләре (Ф.Бабшанова), “Хәзинә” (Т.Назметдинова, Җ.Касыймов) фольклор-этнографик коллективы, Регина Мостафина (Е.Пешехонова, Яркәү) да сынатмадылар. Эльвира Кәримованың (Төмән) “Инандым Аллага” бәетенә моңланып, халык иҗатының байлыгына, шундый гади, ләкин мәгънәле әйтем, табышмакларына, гадәтләренә сокланып, төйдереп биюләренә дәртләнеп утырды тамашачы.

Фольклор – ул инглиз теленнән алынган сүз, “халык хикмәте” дигәнне аңлата. Чынлап та хикмәт бит ул. Үз эченә ышанулар, легенда, бәет, табышмак, халык җырлары, такмаклар белән бергә, зур тәрбияви әһәмияткә ия табигатькә эндәшүләр, аның белән сөйләшүләр, әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр һ.б. сыйдырган фольклор үрнәкләренең күбесе белән очраштык без бу бәйрәмдә. Аларның һәркайсы чиксез байлыкка тиң.

- Мин Төмән өлкәсе татарларын чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, - дип башлады сүзен кадерле кунагыбыз, шул рухи хәзинәбезне туплауда зур өлеш кертүчеләрнең берсе Фәнзилә Хәким кызы. - Өлкә татарларының фольклор фестивале яшәешен дәвам итә, кызыклы гына, яңадан-яңа коллективлар барлыкка килә. Әйтик, бүген мин Тубыл шәһәреннән килгән “Илһам” бию төркеме егетләренә бик сокландым. Бию сәнгате – ул халыкның эчке дәрте, эчке рухы, әлбәттә, беренче чиратта ир-атларда булырга тиеш. Ә безнең шушындый матур егетләребез үсеп килә икән. Алдагы елларда катнашып килүче коллективларның репертуарларын яңартулары сөендерә, себертатар халкына хас булган чараларны эзлиләр. Аларның нигезендә гомумкешелек кыйммәтләре ята: табигатькә саф караш, аны саклау, артыгын алмау. Аларны сәхнәдән күрсәтеп, халыкны шушы тирәлекнең матурлыгын һәм аның мәңгелеген саклар өчен шушындый тыюлар, теләкләр системасы булдырылганлыгын сәхнәдән яшь буынга җиткерәбез, тамашаларда мәгърифәтлелек, мән бар. Аннан без кичәге балаларның җиткән егет-кыз булуларын күрдек, “Шытыр-шатыр”да балалар һәм уртанчы, зурраклар төркемнәре дә бар.

Кайчандыр хыялланган Таҗетдин Ялчыгол хезмәтләрендә язып калдырылган ятаган сәхнәгә менде. Ул борынгы заманнардан килгән 7 кыллы музыка уен коралыбыз. Татар җырларының әлеге уен коралы аккомпонементында башкарылуы әлеге җырларга аһәң бирә, күңелләрнең йоклабрак яткан кылларын чиертә. Ул да бик сөендерде. Әлбәттә, бу уен коралы үзешчән сәнгатьтә барлыкка килеп, бер вакыт профессионал сәхнәдә дә булыр, дибез. Күптән түгел җырлап-биеп кенә йөргән апаларыбыз ятаганда чиертәләр икән, ул бу коралның ул кадәр катлаулы түгел, аннан куркасы юк икәнлеген аңлата. Бик сөенеп, горурланып, әлеге фестиваль үзенең яшәешен дәвам итсен иде дип, бүгенге фестиваль җиңүчеләрен Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор фестивалендә көтеп калабыз.

Төмәндә фестивальне беренче көннән алып бүгенгә кадәр саклап килгән Ренат Насыйровка, өлкәдә фольклорны үстерүгә күп көч куйган Вәлимә Ташкаловага рәхмәт белдереп, озын гомер, сәламәтлек телик. Менә шушы фольклорга булган уңай мөнәсәбәт яшьләрдә дә, урта буында да, өлкәннәрдә дә саклансын.

Фольклор безнең күңелебезне генә түгел, рухыбызны тирәнәйтә, шулай хәтерле булып, мәнле булып яшәргә насыйп булсын, - дигән теләкләр белән тәмамлады сүзен Фәнзилә Җәүһәрова.

Жюри осталарны бәяләгәндә Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова зал тулы тамашачыга иң матур җырларын бүләк итте. Вәлимә Сәгыйть кызы милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Е.Воробьев кул куйган Рәхмәт хаты белән Рафаэль Галимҗан улын һәм Төмән районы, Каскара поселогының “Дуслык” вокал ансамбле җитәкчесе Фәрит Әскәровны тәбрикләде.

16-36 номинация буенча җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, дипломнар тапшырылды: “Киндерле кичләре” (фольклор-этнографик төркем), Илүсә Габдуллина (бәет, мөнәҗәт, дастан), “Пышны” ирләр вокал ансамбле (җитәкчесе Җ.Касыймов, Төмән районы, Муллаш авылы, вокал коллективлар), “Шытыр-шатыр” (фольклор-инструменталь коллективлар), Миләүшә Бегежанова (соло-вокал), “Илһам” (хореография).

Халык хикмәте телдән телгә күчеп яшәгән, телдән иҗат ителгән. Алар сөйләнеп, җырланып торганда гына сакланып кала алалар, җанлы булалар. Борынгыдан сакланып килгән, һәр сүзенә аерым мәгънә салынган авыз иҗатыбыз югалмасын, яңартылып торсын. Фестиваль шикелле чаралар буыннар чылбырын ныгыта, тарих белән кызыксыну уята.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Гали С
ӘИТОВ фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836