Материалы

Флора Әхмәтова-Урманчега 85 яшь тулган булыр иде

последние и лучшие новости искусства в мире

4-7Хөрмәтле укучыларыбыз, Тубыл районы, Күкрәнде авылыннан тагын бер якты шәхес - галим-фольклорчы Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче турында язарга ашыгам...

Филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Флора Әхмәтова-Урманче Себер, Төмән, Күкрәнде авылы данын арттырды, бүгенге көндә аның белән йөзләгән туганнары, меңләгән милләттәшләре һәм якташлары горурлана. Язмамны галимәнең гасырлар тирәнлегенә таралган нәсел тамырларын барлаудан башлап китәм.

2007 елның кояшлы яз көннәренең берсендә университетка демисезонлы кара пәлтә, каракүл бүрек кигән, озын буйлы, төз гәүдәле өлкән яшьтәге бер кеше килеп керде. Аны танып алуга ук мин: “Газиз абый, исәнмесез!» – дидем. Бинаның икенче катына күтәрелүче: “Нинди бәхетле көн! Университетка керү белән сезне очраттым. Әлбәттә, бәхет эше бу!” – дип шат елмайды. Ул көнне Газиз Ваһап улы Әхмәтов миңа үзенең дәфтәрен калдырды. Саубуллашканда: «Хәзер минем күңелем тыныч, минем шәҗәрәм - ышанычлы кулларда. Син аның басмасына туры юлны таба алырсың...» - дип, Вагай район үзәгенә, балалары янына кайтып китте.

Якынча, ХVIII гасыр урталарында Ләчек (Тубыл районы) авылында бала туа, аңа Нияз дип исем кушалар. Үсеп-җитеп, гаилә коргач, аның ике улы - Әхмәт белән Берназар дөньяга киләләр. Аннары Берназардан Нияз (икенче) туа, Әхмәттән Әбдебәк туа. Әбдебәктән (хатыны Әшербикә) Сөючбәк, Солтанбикә, Тупахан (Тупа), Әтнәбикә, Тимербикә һәм Туктабай туалар. Туктабайдан (хатыны Арифә) - Хәлимә (1885-1955), Габделхәмит (1887-1937), Вахит (1891-1951), Ваһап (1894-1943), Әшербикә (1896-1969) һәм Азиз (1897-1923) дөньяга килә.

Азиз туганнан соң, әтиләре белән әниләре үлеп китәләр дә, ятим балалар якын туганнары карамагына калалар. Ә кече яшьтәге Ваһап белән Әшербикәне Вагай районы, Әшле авылында яшәүче Солтанбикә апайлары тәрбиягә ала. Туктабайның ике улы Әбделхәмит белән Ваһап Торбы (Тубыл районы) авылындагы Хәлил ишан мәдрәсәсендә укыйлар. Аннары Габделхәмит Манҗыл (Ямбай) авылында мәдрәсәне тәмамлап, туган авылында мөәзин һәм мулла була. Ә Ваһапны, иң яхшы укучы буларак, Хәлил ишан Вагай районындагы Черное дигән авылга рус телен өйрәнер өчен җирле поп янына җибәрә. Белгәнебезчә, Хәлил ишан авыллар буйлап иң яхшы укучыларны җыеп, төркем-төркем белән аларны Россиядәге танылган мәдрәсәләргә укырга җибәргән. Мәсәлән, 1910 елда ул 6 егетне Троицк мәдрәсәсенә – Күкрәндедән - Ишмөхәммәт Гайсин, Камал Моратов, Сәбах Моратов, Мифтах Ташбулатов, Ләчектән - Ваһап Ниязов, Сатылганнан - Шәрәф Мәхмүтовны җибәрә. Бер елдан соң аларга икенче Вагай авылыннан Хәбибулла Кормандаев кушыла. Ваһап каникул вакытында казах балаларын укыту белән шөгыльләнә, шул рәвешле үзенә яшәргә акча эшли. Уку курсын ул 1916 елда тәмамлый һәм шул ук елны Нияз фамилиясен Әхмәтовка алыштыра.

Ваһап Туктабай улы Әхмәтовны хаклы рәвештә себер татарларының беренче белемле кешесе һәм беренче мәгърифәтчесе дип атыйлар. 1920 еллар уртасында ул туган авылына кайта, рус телен дә укыткан укытучы-новатор була. 1929 елда, белемсезлеккә каршы көрәшнең авыр вакытында, ул Күкрәнде мәктәбен җитәкли, күп еллар дәвамында татар халкы арасында мәдәни-белем бирү эшчәнлеге алып бара...

Флора Ваһап кызы 1935 елның 23 маенда Күкрәнде авылында туа. Әгәр беренче хатыннан 1930 еллар башына кадәр туган балаларына татар исемнәре бирсә, икенче хатыннан туган балаларга репрессия чаралары арту сәбәпле, ул интернациональ - Роза, Флора һәм Венера исемнәрен бирә. Флора 6 яшьтә – әнисез, ә 8 яшьтә - әтисез кала. Шуңа да карамастан, мәктәптә тырыш кыз бары «5»кә генә укый. 1949 елда Газиз абыйсы кебек үк, Тубыл татар педагогия училищесына укырга керә. 1953 елда, Төмән дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты студенты була. Биредә уку аңа бик ошый! Күп еллар узгач, без аны туган югары уку йортына татар студентларына фольклор буенча лекцияләр укырга чакыргач, студентларга бик теләп лекцияләр укыды, хатирәләре белән уртаклашты. Бу зур очрашуга Омскидан Әдип, Күкрәндедән Газиз абыйлары да килгән иде.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алгач, Флора Ваһап кызы 1957 елда төньякта эшләргә теләк белдерә. Ул фәнни эзләнүләр идеясе белән янган икән, бу теләкне анда Казан шәһәреннән сазъяк авылларында яшәүче себер татарларының сөйләм телләрен өйрәнергә килгән күренекле диалектолог Диләрә Гариф кызы Тумашева уяткан булган. Себер татар кызын туган теле һәм фин-угыр телләре арасындагы уртаклык кызыксындыра. Чөнки ул елларда Себер татарлары ханты халыкларыннан барлыкка килгәннәр, телләре ханты диалекты дигән фикер яшәп килә. Флора Ваһап кызы Сургут шәһәренең мәгариф бүлегендә нәкъ бер ел эшли һәм тагын бер ел Тром-Аган поселогында укытучы булып хезмәт итә.

1959 елда якташыбыз - фольклорчы Хәмит Ярми чакыруы буенча Флора Әхмәтова Казанга аспирантурада укырга бара. Әлбәттә, уку бик авыр була.Укыган елларда ул Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенең кече фәнни хезмәткәре буларак эшли. Һәм 1968 елда, ниһаять, «Татар язучылары әсәрләрендә халык иҗаты үрнәкләрен чагылдыру» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый. Ә бу вакыйгага кадәр бер ел кала Флора апа күренекле скульптор, рәссам һәм график Бакый Идрис улы Урманче белән никахлашып, Әхмәтова-Урманче фамилиясен ала. Институтның өлкән фәнни хезмәткәре буларак, Флора Ваһап кызы халык иҗаты үрнәкләрен җыю максаты белән, бөтен Советлар Союзы буенча татарлар тупланып яшәгән урыннарга күп кенә фәнни экспедицияләр оештыра, Союзның күп кенә шәһәрләрендә, шулай ук Төркиядә һәм АКШта фәнни конференцияләрдә катнаша. Флора Ваһап кызының җыйган материаллары фольклорның барлык төрләре буенча 15 аерым томга кертелә. Олы һәм тырыш хезмәте өчен ул 1989 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

Флора Ваһап кызын татар эпосындагы иң катлаулы жанр - дастаннар һәм бәетләр кызыксындыра. Галимәнең «Дастаннар китабы» Көнбатыш Себердә беренче дәүләтләр - Төмән һәм Себер ханлыкларын төзегән ата-бабаларыбызның рухи дөньясы, мәдәнияте турында якты күзаллаулар бирә. Күп кенә фундаменталь серияләр - «Евразия халыкларының эпик мирасы» (Мәскәү), «Себер халыклары фольклоры» (Новосибирск), «Татар фольклоры җыентыгы» (Казан) – танылган якташыбыз Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче катнашында әзерләнде һәм дөнья күрде. Гомеренең соңгы елларында ул рус телендә «Себер татарларының фольклоры антологиясе», В.Радловның «Себер татар фольклоры» томы (яңадан басуга), «Татар эпослары. Дастаннар» (Казан, фәннәр академиясе, 2004), «Татар эпосы. «Бәетләр» (Казан, фәннәр академиясе, 2005), «Бакый Урманче һәм татар мәдәнияте» (Казан, фәннәр академиясе, 2005), үз заманының күренекле теологларының берсе, Көнбатыш Себердә туган һәм 1944 елда Япониядә күмелгән «Ислам императоры», Рәшид хаҗи Ибраһимовның автобиографик китабы. Бу китап, якташларым намусына багышланып, Төмәндә 2007 елда «Дәүре галәм» дигән исем астында басылып чыккан иде.

Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче 2007 елның 16 октябрендә Казан шәһәрендә вафат була.

Хәнисә АЛИШИНА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума