Материалы

Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1026 апрельдә Ямбай авылы китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде.

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп калды, ул милли шигърияткә нигез салды һәм аның классик стилен булдырды. Тукай кыска гомер кичереп, бик зур әдәби мирас калдырды.

Әдәби сәгать «Шатлык» вокаль ансамбле (җитәкчесе И.Абдрахипова) башкаруында татар халкының гимны – «Туган тел» белән башланып китте. Китапханәче шагыйрьнең авыр балачак еллары, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Кунаклар язучының тормыш юлыннан бик күп яңалык ишеттеләр һәм замандашларының хатирәләрен тыңладылар. Шулай ук туган як, туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укылды. «Тукай әсәрен җиһазлардан тап» дип исемләнгән викторина укучылар күңеленә хуш килде. Чара барышында «Барысы да Габдулла Тукай турында» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Гөлфара ГАРИПОВА,
Төмән районы, Ямбай авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума