Апрель 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Индрәй авыл китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чара башында балалар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар. Китапханәче үзенең кайчан һәм кайда тууы, әти-әнисенең кем булуы, балалык чоры, нинди белем алуы һәм кайда эшләве турында сөйләде.
Шулай ук балалар Габдулла Тукайның «Шүрәле» һәм «Су анасы» әсәрләре белән таныштылар, әлеге әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Китапханәдә «Безнең күңелләрдә син, Тукай» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Сабыйлар хәтерендә бөек шагыйребез турында мәгълүмат гомерлеккә сакланып калыр.
Гөлнара ИСМӘГЫЙЛОВА, Төмән районы, Индрәй авылы.
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе).