Материалы

Гаиләмне яратам

последние и лучшие новости искусства в мире

20-9Әнием Флера Рәхимҗан кызы - минем өчен иң кадерле кеше. Аннан да якынрак беркемем дә юк. Ул искиткеч миһербанлы, шәфкатьле. Әниемнең күзләре гел елмаеп тора, үзе сөйкемле, сылу, куллары шифалы. Хайваннарны гына түгел, кешеләрне дә дәвалый. Ә бакчасын күрсәгез иде! Әйтеп бетергесез. Әнием 1963нче елның 3 маенда Казанлы авылында күп балалы, тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә туган. Кечкенә вакытыннан әти-әнисенә мал-туар карашып үскән. Аларга булышыр өчен фермага да йөргән, хайваннарны бик яраткан. Шуның өчен, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тубыл зооветтехникумына укырга керә һәм ветеринар һөнәрен үзләштереп чыга. Туган авылына кайтып, ул вакытта шаулап- гөрләп торган зур комплекс-фермада үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп эшли башлый.

Шунда эшләгән әтием белән якыннан танышып гаилә дә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы алты кызлары - куанычлары туа. Хәзерге көндә иң олы апабыз Руфина - балалар табибы, Гөлнур апам белән Лилия апам полиция хезмәткәрләре булып эшлиләр. Аларның үз гаиләләре бар, балалар да үстерәләр. Чулпан апам - фармацевт, аптекада эшли, аның да малае бар. Фатыйма апам Патрушево больницасының нейрохирургия бүлегендә шәфкать туташы булып хезмәт итә, үз эшен бик ярата. Аны да хөрмәт итәләр. Ә мин - иң кечеләре, сигезенче сыйныфта укыйм. Үз гаиләмне бик яратам һәм горурланам.

Гөлшат ВАТУТОВА,
Вагай районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума