#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Галия апа хөрмәтенә

последние и лучшие новости искусства в мире

26-10Төмән районы, Индрәй авылында 1970 елдан бирле яшәгән, эшләгән хөрмәтле тыл һәм педагогик хезмәт ветераны, авылның тарихын барлаучы, бай музей булдыручы, озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан, драмтүгәрәк оештырып, алар белән танылган татар әдәбияты әсәрләреннән үзе төзегән кечкенә сәхнә әсәрләрен күрсәтүче, токымнарны бергә очраштыручы Галия апа Сагитуллинага 20 июньдә 87 яшь тулган булыр иде. Былтыр без аны соңгы юлына озаттык.

Быел Хәтер һәм кайгы көне алдыннан (бу бәйрәмдә факеллар белән йөрүне дә ул башлап җибәргән иде) туган көне уңаеннан авыл ветераннар советы Галия Хәмзә кызы хөрмәтенә хәтер кичәсе оештырырга карар кылды. Алар җитәкчеләре Сөембикә Вәлишина белән апаның укучылары, укытучылар коллективы, төрле елларда драмтүгәрәккә йөрүчеләрне барлап, әзерлекне башладылар да.

20 июнь көнне авыл клубы тамашачы белән тулы иде. Сәхнә матур итеп бизәлгән, анда гаиләсе алып килгән чәчәкләр арасында Галия апа фоторәсемнән елмаеп карап тора, тирәсендә яратып уйный торган мандолинасы һәм сәхнәдә үткән елларын хәтерләтеп баяны утыра. Иң элек тамашачыларга фоторәсемнәрдән әзерләнгән фильм тәкъдим ителде. Һәркем киң күңелле, шат йөзле апаны күз яше аша искә алып, хатирәләргә чумды. Авыл хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин апа белән 4 ел гына таныш булып калса да, аның чиксез энергиясенә, идеяләренең күплегенә, тырышлыгына соклануын белдереп, андый кешеләрнең онытылмавын, гел безнең күңелләрдә сакланачагын сөйләде. Галия апа укыткан, тормыш юлына чыгарган укучылар инде үзләре әбиләр, диде ул. Аннары Галия апаның гомер юлы сөйләнелеп барды, укыткан укучылары җырлар, апаларының шигырьләрен яңгыраттылар. “Ул безне кая гына алып бармады, өлкәбезнең Ялутор, Тубыл шәһәрләренә сәяхәт иттек, Муллаш, Шыкча авылларына урман аша йөри идек. Хыялы – Казанга бару иде. Гел оптимистик рухта, күтәренке күңел белән аралашты. Башка музейлар белән элемтәдә торды”, - дип чыгыш ясадылар. Ул әле авылдагы берәр вакыйга, кеше турында язып, язмаларын “Яңарыш” һәм район газетасы “Красное знамя” газеталарына җибәрә иде. “Эштән кайттыңмы, хәзер йөгереп килеп җитәм мин сиңа”, - дияр дә, тиз генә килеп, язмасын калдырып, чыгып та китәр иде. Материал газетада чыгуга, аларның күчермәсен ясатып мәкаләнең героена алып барып бирер, укучы булса, мәктәпкә алып барып эләр иде.

Оныгы Эмиль Камалов тыпырдап биеп алды. Халстан апа Ханнанова бергәләшеп бәйрәмнәр үткәргәннәрен искә төшереп, борынгы җырларны башкарып күрсәтте. Кызы Елена оештыручыларга, катнашучыларга, тамашачыларга туганнары исеменнән олы рәхмәтен җиткерде, әнисе истәлегенә эчтәлекле шигырь укыды. Кичәгә Галия апаның кызлары, оныклары килгәннәр иде (рәсемдә). Соңыннан апабызның драмтүгәрәктәге эше турында “Яңа сулыш”, “Себер йолдызлары” телетапшырулары авторы Ләйсән Фазлуллина 5 ел элек әзерләгән видеотасманы карадык. Анда балаларның оста уйнауларына гаҗәпләнеп, зур хәрефле Укытучы апабызның эш нәтиҗәләренә сокланып утырдык. Кичә үткәрүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткереп таралышты индрәйлеләр. Яшьләргә дә этәргеч булды - киләсе елга Г.Сагитуллина язган сәхнә әсәрләрен искә төшереп, өйрәнеп авылдашларына тәкъдим итәргә уйладылар.

Галия Сагитуллина 1931 елның 20 июнендә Тубыл шәһәрендә дөньяга килә. Төрле мәктәпләрдә 7 класс белем алып, татар педучилищесында, пединститутта укый. Хезмәт юлын 1949 елда Яркәү районының Яңа Кәешкүл мәктәбеннән башлый.

Аннары Вагай районының Рәнчек (1957), Карагай (1959) мәктәпләрендә директор була, 1969 елда Тазовск районына китеп эшләп ала. Ә инде алдагы тормышы Төмән районының Индрәй мәктәбе белән бәйле.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836