#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гомер агышы

последние и лучшие новости искусства в мире

26-11…Күпме сулар аккан, күңел түрендә җуелмас хатирәләр сакланган. Үткәннең һәр мизгеле онытылмаслык булып күңел түрендә урын алган. Гомер көзе якынлашканда, ,әлбәттә, һәркем үтелгән гомер юлларын барлый.

Байтак  укучылары күңелендә игелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчеп, аларга яшәешнең асылын төшендерә белгән, укучылары, хезмәттәшләренең олы  хөрмәтенә лаек булган, Киндерле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, әнием Фәния Габдрахман кызы Заһидуллина да гомер мизгелләрен еш күз алдыннан кичерә. Чал Урал җире - Свердловск өлкәсе, Әртә районының Әҗегол авылында туып, шунда бала, үсмер чагы уза һәм кыңгыраулы мәктәп еллары да артта кала.

Яшь кызның якты хыялы – укытучы булу.  Хыял кая гына илтми бит ул – әнине ул Тубыл дәүләт педагогия институтына җиткезә. Аны уңышлы тәмамлау белән, укытучы булып Төмән өлкәсе, Түбән Тәүде районының Киндерле авылына килеп төшә һәм шушында  әти белән кавышып, гаилә корып, дүрт бала үстерделәр, өч онык та шатландыра.

Әнием - үз эшенең остасы, гади генә мәктәптә эшләп, район-республика күләмендә  узучы татар теле буенча узган төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булырдай укучылар әзерләүче мөгаллимә. Уңышка ирешүнең юллары - дәрес-лекция, дәрес-семинар, дәрес-диспут, күренекле язучы-шагыйрьләр белән дәрес-очрашуларны яратып үткәрүдә, шушы дәресләрдә һәр укучы күңеленә юл сала белүдә, сәләтләрен үстерүгә шартлар тудыруда, һәр укучыны шәхес итеп тануында ярдәм итүдә, үзен, тормышны, дөньяны таный белергә өйрәтүдә, укучыда кешелеклелек хисе тәрбияләүдә күрә. Әнием бәхетле укытучы, чөнки тормышта үзенең урынын дөрес билгеләп, яраткан хезмәтенә - яшь буынны тәрбияләүгә багышлады, аларга төпле белем бирүгә җаны-тәне белән бирелде. Укытучы булып эшләмәде, укытучы булып яшәде ул, һәрбер чарага әзерләнер өчен күпме озын эш көннәре, йокысыз төннәр үтте, чиксез күп ихтыяр көче, түземлелек, белем һәм осталык таләп итте алар. 40 елдан артык Киндерле мәктәбендә укучыларын туган телебезнең матурлыгын тоярга өйрәтте, туган ягыбызга, татар теленә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләде.

40 елдан артык үз туган ягыннан китеп, үз туган авылын сагынды, сагына, туган туфрак тарта.

И, әнинең туган Урал яклары! Җәйге иртәләрендә талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әйтерсең, табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә, илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге Әҗегол көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә. Ә меңнәрчә чакрымга сузылган Өфе елгасы шифа сулары белән һәркемне таң калдыра! Ә андагы таулар, шул таулар өстендәге мең еллар шаулап торган чыршы, нарат урманнары! Ул урманнарның гөрләп утырулары, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, өмеҗе (кура җиләк) күңелне тарталар, йөрәккә әллә ничек якын, бик якын алар...

Балалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836