#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Хәрәкәттә – бәрәкәт”

последние и лучшие новости искусства в мире

4-6“Берлектә – көч” дип кисәтелә татар халык мәкәлендә. Россия Федерациясе күләмендә безнең милләтебезнең саны икенче урында тора. Бу безнең халкыбызның дәүләттәге уртача 125 чамасы булган милләт арасында күпчелеген күрсәтә. Шуның өчен ошбу жаваплы күрсәткечне буыннан-буынга саклап, милләтебез-халык күләмен киметмәскә тырышу - һәрберебезнең изге бурычы. Ә бит барысы да үзебездән тора. Менә хәзер яңа 2021 ел килеп тә керде.

Әгәр 1990 нчы елларда «Яңарыш» газетасының саны 3000 булган булса, бүген 2,5 меңгә тутырып булмый. Кызганычка, күпләр газетаның әһәмиятен - халык тормышы, милли хәрәкәт, дини үсеш, тәрбия мәсьәләләре турында аңлап бетермиләр, бердәнбер өлкә татар газетасына игътибар итми - язылмыйча калалар.

Декабрьдә Тубыл районы, Санниково авылына үзебезнең махсус планлаштырылган программа белән барып кайтырга туры килде. Бу авыл - рус авылы булып исәпләнсә дә, 70% татарлар яши, дип хәбәр иттеләр. Мәчет монда юк, чөнки аның турында кайгыртучылар әле барлыкка килмәгән.

Күп еллар гаиләсе белән өлкәнең төньякларында эшләп, лаеклы ялга чыгып, соңгы еллар ошбу авылда яшәүче Гөлсем Шиап кызы Ногманова белән әңгәмә кордык. Өйләренең бер бүлмәсендә, матур урында шактый гына җыелган «Яңарыш» өеме күзгә чагылды һәм шуңа игътибар итеп сүз алыштык. Апа әйтте: «Газетага язылу буенча ел ахырында авыл буйлап туганнарым, дусларым белән күрешеп, киләсе елга язылу кампаниясе тәмамлана, язылырга онытмагыз, дип кисәтеп торам. Авылдашларыбызның кайберәүләре: «Мин угый пелмәем куй, нигәте ул миңа», - дип бик ачы һәм ямьсез итеп җавап кайтаралар, ә инде күпләргә көтүче кебек, һәрвакыт кабатлап, исләренә төшереп торырга кирәк, алай булмаса оныталар, һәркемнең үз мәшәкате.

Шунысы бик борчый - әти-әниләр, әби-бабайлар, гаиләдә балалары-оныклары белән татарча сөйләшмиләр, ана телебезнең әһәмиятенә, аның әкренләп шиңеп баруына игътибар ителми, тел буенча тиешле нәтиҗә юк. Ошбу мәсьәлә буенча тупланган тәжрибәләр белән кулланмыйлар. Үзен татар милләтеннән дип санаган бик күпләр сизми дә кала, туган телебез сүнеп бара. Аллаһы сакласын! Ошбу катлаулы һәм бик тә мөһим булган бурычыбызны - тел мәсьәләсен буыннан-буынга, балаларыбыз-оныкларыбызга тапшыру-кайгырту үзебезнең кулыбызда. «Хәрәкәттә - бәрәкәт», дип әйтеп калдырганнар борынгылар.

Хәтта, Аллаһы Тәгалә, үзенең Коръән китабында кисәтә: «Яхшы - изге эшләрдә ярышыгыз, начар - гөнаһлы булган эшләрдә катнашмагыз», - диелә.

И туган тел, синдә булган
Иң элек кылган догам.

Ярлыкагыл дип үзем һәм
Әткәм-әнкәмне Ходам
, - дигән Габдулла Тукай.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836