Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

И туган тел…

последние и лучшие новости искусства в мире

Аллаһ Коръәндә әйтә: «Аллаһның билгеләреннән, күкләрнең һәм җирнең бар ителүе һәм сезнең тән төсләрегезнең һәм телләрегезнең төрле булулары. Дөреслектә менә боларда кешеләр өчен галәмәтләр, билгеләр бардыр». (Рум сүрәсе)

Җир йөзендә 3 меңнән алып 7 меңгә кадәр тел бар дип санала. Аллаһ Әдәм балаларын төрле милләтләр, кавемнәр итеп дөньяның төрле почмакларына тараткач, аларга аңлашу өчен һәрберсенә тел бирде. «Ул кешене бар итте һәм аңлашу өчен аңа тел бирде» (әр-Рахмән: 3-4). Тел аркылы алар Раббыларына дога кылалар, аралашалар, аңлашалар, белем алалар, киләсе буыннарга үзләренең мәдәни мирасларын калдыралар.

Аллаһ безне татар итеп бар итте, туган тел итеп безгә татар телен бирде. Бу тел белән без аралашабыз, беренче сүзләребезне без бу телдә әйттек. Без үзебезнең туган телебезне яратабыз, хөрмәт итәбез, дибез. Ә дөреслектә туган телебезне хөрмәт итәбезме без? Фәндә расланганча, әгәр дә берәр милләтнең 70 проценттан азрак балалары гына үз телендә белем ала икән, бу тел бетүче телләр рәтенә кертелә. 

Кеше өчен иң кадерле һәм кыйммәт булган нәрсә ул аның туган теле. Нинди телдә кеше фикерләсә, уйласа - ул аның туган теле була. Тел ул аралашу чарасы гына түгел, тел ул - халыкның хәтере һәм тарихы, аның мәдәнияте, дөньяга карашы. Телләр ул, авазларның төрлечә әйтелеше генә түгел, ә халыкның психологиясе һәм милли үзенчәлекләре белән берлектә, дөньяга карашы да. Тел ул халыкның рухи, мәдәни, эстетик һәм интеллектуаль үсешен үз эченә алган, чиксез потенциал мөмкинлекләр тудыручы да. Һәрбер телнең үзенең үзенчәлеге, бер «рухы» бар. Кем шушы «рухны» сизеп алса, ул бу телнең «ачкычына» ия булыр. Туган тел - ул халыкның барыр юлын билгели, тел ул үзе - бөек укытучы.

Без һәрвакыт кулланма итеп алучы мәшһүр рус педагоглары, тәрбиячеләре, бала үзенең беренче белемнәрен аңа җиңел булган ана телендә алырга тиеш дип саныйлар. Совет заманы тел белгече һәм педагогы Л.В.Щерба, тел белеме буенча зур галим В.А.Богородицкий, философ һәм публицист Иван Ильин үзләренең күп хезмәтләрендә бала беренче белемне туган телендә алырга тиешле, дип раслыйлар.

Бөек рус педагогы К.Д.Ушинский туган телдә укытуга бик зур әһәмият бирә. Аның фикеренчә, баланы тәрбияләгәндә туган тел төп нигез булып торырга тиеш. Бер милләт баласын икенче милләт телендә тәрбияләү дөрес юл түгел, дип саный ул.

Балага белемне чит телдә бирә башлау белән, ул үз халкының, мәдәниятеннән, тамырларыннан читләштерелеп, аңа чит халыкның мәдәнияте сеңдерелә башлый.

Нәтиҗәдә, шушы халык уйлаганча уйлый һәм аларча фикерли башлый. Туган телендә белем бирмәгән мәктәп баланың табигый үсешен һәм сәләтен тоткарлый, дип исбатлый Ушинский.

Шулай итеп танылган педагоглар һәм фикер ияләре фикеренчә, туган телдә укыту, шәхеснең психик сәламәт булуы, рухи һәм интеллектуаль үсеше өчен бер мөһим шарт булып тора. Татар баласы да рус телендә белем алу белән акыллырак, әдәплерәк, тәртиплерәк булмаячак.

Марат СӘЙФЕТДИНОВ,
Татарстанның Балтач үзәк мәчете имамы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836