Вагай районының Юрмы урта мәктәбендә башлангыч классларда белем бирүче Алсу Әхмәтчанова 11 ел сабыйларны уку-язу серләренә төшендерә. Соңгы уку елында аның укучылары 100% өлгереш бирәләр. Бөтенроссия, халыкара, район күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар алалар. Алсу Биктимер кызы укучылар белән “И җырлы-моңлы туган тел”, “Әлифба мавыктыргыч грамматикасы”, “Туган тел серләре” класстан тыш сәгатьләрендә шөгыльләнә. Алган белемнәре белән төрле тикшеренү эшләрендә, бәйгеләрдә (бииләр, милли аш-су әзерлиләр, әкият сәхнәләштерәләр) катнашалар.
Алсу Әхмәтчанова үзе дә район күләмендә узган чарада ачык дәрес, мастер-класс күрсәтә. Өлкәкүләм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә дә “Иң яхшы методик эшләнмә өчен” номинациясендә җиңүче дипломын алуга иреште.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.