Иң күп китап укучылары билгеләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

2-8Тылсымлы, якты, шау-шулы Яңа ел бәйрәмен китапханәләрдә дә көтеп алалар. Вагай районы, Сопра мәктәбе каршында эшләүче китапханәдә бәйрәм алдында үткәрелгән чаралар турында китапханәче Алсу Симонова: “Серле Яңа ел бәйрәменә китапханәбезне бәйрәмчә бизәп, узып барган елга нәтиҗә ясау чарасын үткәрәбез. Ел дәвамында иң күп китап укучыларны билгелибез. Узган ел күп вакыйгаларга, мәдәни чараларга бай булды. Китапханәгә йөрүчеләр: өлкән яшьтәге авыл халкы, укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәп укучылары. Төп эшем китап бирү булса да, план буенча мәдәни чараларны мәктәптә, балалар бакчасында үткәрүне оештырабыз.

Шулай ук күп балалы гаиләләрдәге балалар, мөмкинлекләре чикләнгәннәр, барлык категорияле лаеклы ялда булган хезмәт һәм тыл ветераннары белән ел дәвамында эшләдек. Күпчелек чараларны онлайн-офлайн форматта үткәрдек. Ел ахырында иң күп китап укучыларны билгеләдек. Быел беренче урынга мәктәпнең тәрбия эшләре буенча завучы Луиза Сабарова чыкты. Укучылар арасында иң күп китап укучылар Софина Янсуфина, Роман Уразалиев грамоталар, призлар белән бүләкләнделәр. Яңа ел турында үткәрелгән чарада балалар белән әңгәмә корып, чыршыны матур уенчыклар белән бизәү гадәтенең кайдан килүе, чыршыны элек нинди уенчыклар белән бизәгәннәре турында белүләрен ачыкладык. Кыш бабай, Кар кызы турында язган язучыларны, шагыйрьләрне искә алдык. Чара ахырында укучыларга Яңа ел темасына табышмаклар әйтелде. Тормышыбызга интернет заманы үзгәрешләр кертсә дә, китапханәгә йөрүчеләр, китап укучылар бар әле. Сопра китапханәсенә Юлташи, Сопра авылларыннан укучыларыбыз килә. Алар яңа килгән газета-журналларны да көтеп алып укыйлар. Монда төрле милләт кешеләре яши. Татарлар да күп. Китапханәбезнең фондында 6500 матур әдәбият, татар телендә җирле авторларыбызның 57 китабы бар. Китапханәдә темаларга туры китереп китаплар, фото, рәсемнәр күргәзмәләрен оештырабыз. Монда да мәктәп укучылары актив катнашалар”, - дип сөйләде.

Китап укучыларыннан җылы теләкләр, матур сүзләр ишетеп эшләүче, 2022 нче елга яңа планнар коручы Алсу ханыма җаваплы эшендә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума