Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәйдә семинар

последние и лучшие новости искусства в мире

17-712 апрель көнне Индрәй урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча уку елы ахырында 4 нче семинар булып узды. Биредә Төмән районының барлык этнокультуралы мәктәпләре җыелды. Мәктәп директоры Рәүфә Хәбият кызы Алеева каршы алып, мәктәпнең уңышлары белән таныштырып китте, елдан-ел балалар саны артуы барысын сөендерә икәнлеген белдерде.

Семинар “Яңа стандартлар белән укытуда инновацион технологияләр куллану” темасына иде. Семинарда “Уйнап татарча өйрәнәбез” темасына класстан тыш чараны башлангыч сыйныф укытучысы Зәкия Сәитова үткәрде.

Чараның формасы брейн-ринг иде. Укучылар җиде станция буенча төрле конкурсларда катнаштылар. Чара бик оста әзерләнгән. Балаларның кызыксынып катнашулары, сәләтле булулары, татарча матур сөйләшүләре аның методик яктан грамоталы төзелгәнлеген күрсәтте. Зәкия Әкрам кызы укучыларга ягымлы, оста укытучы.

Икенче дәресне татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныфлар белән Рузилә Исмәгыйлова үткәрде. Дәрес Г.Бәшировның “Туган ягым - яшел бишек” темасына багышланды. Укучылар үзләренең туган авыллары белән горурланып проектлар төзеделәр, авылның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, традицияләрен, йолаларын сөйләделәр. Дәрес материалы география белән бик отышлы бәйләнгән иде. Рузилә Исмәгыйлова һәр балага сәләт иясенә кебек карый, уртак тел таба, мактый, белем тупларга, эзләнергә этәрә. Дәрес бик матур, эчтәлекле килеп чыкты.

Түгәрәк өстәл артында яшь укытучыларның 3 чыгышын тыңладык. Талымхан мәктәбенең татар теле укытучысы Римма Абуталипованың “Дәресне трансформацияләү”, Муллаш урта мәктәбеннән, яңа гына Казаннан җиңү яулап кайткан Азалия Габдрәхимованың “Дәрестә аутентик материаллар куллану” һәм Ямбай урта мәктәбеннән рус һәм татар теле укытучысы Розалия Ишмөхәмәтованың “Татар теле дәресендә геймификация технологиясен куллану” темаларына искиткеч кызыклы, заман таләпләренә туры килә торган чыгышлары булды. Семинарны әзерләргә булышкан Индрәй мәктәбе коллективына рәхмәт белдерәм.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы методик берләшмәсе җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836