#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Исемдә калганнар

последние и лучшие новости искусства в мире

(Автобиографик повестьтан өзек).

I

Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә [авылында] Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, 14-15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда хәтме көтеп кыйлырга [укып тәмам итәргә] гадәттә ничә сәнә [ел] кирәк булган булса, шулкадәр торып, карт атасы тере вакытта ук авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр. Мулла булгач та өйләндеке бер җәмәгате илә берничә генә еллар торгач, җәмәгате вафат булып, бер ир вә бер кыз баласы калмыштыр.

Моннан соңра атам, икенче мәртәбә өйләнүе уларак, Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр. Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен. Минем туганыма 5 ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып, тәрке дөнья итмештер [дөнья куйган].

Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам [исемле] карьянең [авылның] имамына кияүгә чыкмыштыр.

Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән. Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-өч ярым яшендә генә булганмын дип уйлыйм.

Хәзер авылда минем вакыт сабавәтемне [сабый вакытымны] күргән карчык вә хатыннар мөрәббия [тәрбияче] карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләлдә булганлыгын үземә хикәят итәләр.

Җөмләдән берсе.

Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә үзенең: «Кадалмас әле, килмешәк!» – дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.

Ул карчык үлгән инде; алла аңар рәхмәт итсен. Мин бу карчыкта торган мөддәттә [вакыт эчендә] анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үз янына, Саснага алдырырга атлар җибәргән. Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдә [минутларда] миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы [бер төрле аң ачылып киткәнме], нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам. Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады – анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә. Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр, вафат булган.

Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге [авылындагы] анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән. Ул тарафларда каты ачлык булганга, бабайның көн күрмеше гаять начар булган. Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып кергәнмен.

Габдулла ТУКАЙ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836