#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Йосыф Баласагунидан Чыңгыз Айтматовка кадәр»

последние и лучшие новости искусства в мире

26-6Быел хөрмәтле югары мәктәп педагогы Х. Ю. Миңнегуловның тууына 80 ел тулды.

Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов - Казан университетының атказанган профессоры, филология фәннәре докторы, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Кол Гали исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Гаяз Исхакый, Җәмал Вәлиди, «Елның халыкара кешесе» (Кембридж, Бөекбритания), Халыкара Казахстан-Төркия университетының мактаулы профессоры, «Казан утлары», «Биләр» (Төркия), «Тюркология» (Казакъстан) журналларының редколлегия әгъзасы, «Тукай җәмгыяте» рәисе.

Хатыйп Миңнегулов иң югары кешелек сыйфатларына ия. Минем өчен ул иң беренче чиратта чын педагог, зыялы, эталон шәхес. Профессор белән аралашырга, укырга насыйп булган һәркем Х.Ю.Миңнегулов турында шундый фикердә. Казан университетының студентлар газетасында аның турында Алинә Бикмуллина: «Һәр студентның үзенең яраткан педагогы бар. Татар тарихы һәм татар филологиясе факультетының барлык студентларының да яраткан укытучысы – Хатыйп Йосыф улы. Без беркайчан да аның дәресләрен калдырмыйбыз: расписаниедә дүрт пар рәттән булса да, бер генә парга да кермичә калмас идек. Хатыйп Йосыф улы аудиториягә җиңел генә килә, аның язма әзерлекләре, китаплар һәм дәфтәрләре юк. Аның барлык белеме - башында. Безгә аның белән һәрвакыт кызыклы. Ул студентларга ышана, йөрешне беркайчан да билгеләп үтми, һәркемне яхшы хәтерли, авыр минутта ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Хатыйп Йосыф улы бик игътибарлы педагог, студентларның массакүләм мәгълүмат чараларында басылган иҗади эшләрен укырга ярата. Студентларның беренче шигырьләрен, хикәяләрен саклый, көчле һәм көчсез якларны билгели, алга таба каләмне сынарга рухландыра ала», - дип язган.

Чирек гасырдан артык без Татарстаннан күренекле галим белән фәнни һәм иҗади элемтәдә торабыз. Күп еллар рәттән КДУ профессоры Төмән дәүләт университетына килде, күзәтү лекцияләре укыды, студентларда дәүләт имтиханнарын кабул итте, гомумән, Себер татарлары тормышы белән танышты. Ел саен без теге яки бу авылга сәфәр кылдык, анда яшәүчеләр янында кунакта булдык. Мондый очрашулар вакытында Хатыйп Йосыф улының нинди акыллы һәм искиткеч оратор булуына берничә тапкыр инандым.

Хатыйп Миңнегулов – әдәбият белгече, тюрколог-юнәлеш бирүче, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, дәреслекләр авторы - 1939 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Зәй районының Сармаш авылында туа. Әнисе, Гайнелхәят (1917-1999), дүрт бала тәрбияләп үстергән. Әтисе Йосыф (1909-1944) сугышта һәлак була. Төрле авылларда урта белем ала. Заводта, клуб мөдире булып эшли. 1959-1964 елларда - КДУ тарих-филология факультеты студенты. Аны тәмамлагач, укытучы, мәктәп директоры, партиянең мәгариф кабинеты мөдире була. 1967 елның ноябреннән хәзерге көнгә кадәр КДУның татар әдәбияты кафедрасында укытучы булып эшли. 1984-89 елларда - КДУ филология факультеты деканы урынбасары. 1999-2009 елларда - татар әдәбияты кафедрасы җитәкчесе.

Хатыйп Миңнегулов – татар, рус, төрек, инглиз, казах, төркмән һәм башка телләрдә 900дән артык мәкалә авторы, шул исәптән 42 китап (шуларның 13е монографиясе). Аның фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләре практикага дәреслекләр, уку әсбаплары рәвешендә кертелә.

Профессор Хатыйп Миңнегулов дистәләгән китап, монографияләр, дәреслекләр авторы, 40 елдан артык Казан университетында хезмәт куя. Фән юлында ул урта гасыр татар әдәбияты, гарәп-фарсы һәм төрки шигърияте проблемаларын эшкәртә башлый. Йосыф Баласагуни, Ясави, Бакыргани, Низами, Кол Гали, Мәхмүд Болгари, Хорезми, Хисам Кятиб, Камал Умми, Мөхәммәтьяр һәм башка классикларның мирасын тирәнтен һәм һәрьяклап өйрәнде. Хатыйп Миңнегуловның Котб, Сәиф Сараи, Таҗетдин Ялчыгол, Гаяз Исхакый һ.б. иҗатына багышланган фундаменталь хезмәтләре киң танылган.

Фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлеше - урта гасырлардагы татар әдәбияты һәм аның Көнчыгыш әдәбиятлары, шулай ук чит илләрдәге татар әдәбияты һәм публицистикасы проблемалары. Галимнең татар халкының әдәбият, текстология, халык иҗаты, мәдәнияте һәм мәгарифе теориясе буенча керткән өлеше шактый.

Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов Төмәндә еш була. Ул - Төмән дәүләт университетының татар бүлегендә дәүләт имтихан комиссиясе рәисе. Профессор Миңнегулов Индрәй, Муллаш, Турай, Төмән районының Ямбай авылы китапханәләрендә һәм мәктәпләрендә халык алдында лекцияләр белән чыгыш ясый, «Яңарыш» өлкә газетасы редакциясе каршындагы «Әдәби Төмән» әдәби оешмасы утырышында катнаша. Ул эрудициясе, карашлары киңлеге, тирән белем, аралашу культурасының югары булуы һәм толерантлыгы өчен җирле халыкның тирән ихтирамын казанды. Университет җитәкчелеге тарафыннан ел саен язгы сессия вакытында ГЭК рәисләре хөрмәтенә оештырылган кабул итү мәҗлесендә профессор Х.Миңнегулов 2010 елда Төмән дәүләт университеты президенты Г.Куцевның Рәхмәт хатына лаек булды.

Х.Й.Миңнегулов фән һәм мәгариф өлкәсенә зур өлеш кертте, үз юнәлешен, үз мәктәбен булдырды. Ул студентларның, аспирантларның, шулай ук коллегаларының фәнни эше белән уңышлы җитәкчелек итә, диссертацияләр, фәнни хезмәтләрне рецензацияләүдә актив катнаша. Билгеле булганча, күп кенә татар шагыйрьләре, язучылар - КДУны тәмамлаучылар. Аларның иҗади үсешендә профессор Х.Миңнегуловның да өлеше бар.

Төмән өлкә татар Конгрессы, Төмән дәүләт университеты тюркология үзәге тәкъдиме белән академик Х.Миңнегуловны Татарстан Республикасы президенты Р.Миңнеханов “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләде. Хатыйп Йосыф улына университет укытучылары һәм студентлары рәхмәтле, дәүләт бүләге белән котлыйлар, аңа озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телиләр.

Хәнисә АЛИШИНА, Төмән дәүләт университеты профессоры.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836