Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелле һәм файдалы ял

последние и лучшие новости искусства в мире

38-8Август аенда Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбенең өч укучысы: Лениза Азанова, Ләйсән Ниязова һәм Зәлия Шаморатова Татарстанның Актаныш районында узган “Агыйдел” III төбәкара яшьләр иҗади-интеллектуаль форумында катнашып кайттылар. Форумда Татарстан Республикасыннан 90 мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары, Россия төбәкләреннән 50гә якын укучы җыелды. Укучылар алдында Европа Советы спикерлары һәм тренерлары чыгыш ясадылар.

Монда фән, сәнгать, мәдәният һ.б. бик күп өлкәләрдә үзен күрсәтә алырдай яшьләр җыела. Шулай ук туган телне, инглиз телен белү дә таләп ителә. Сайлау конкурсын яхшы гына үтеп, безнең укучылар да шул бәхеткә ирештеләр. Программа бик тыгыз төзелгән: Татарстанның әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, югары уку йортлары галимнәре белән очрашулар, дәресләр, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия һәм спорт уеннары кебек бик күп кызыклы чаралар уздырылды. Безнең кызлар бу чараларда бик актив һәм теләк белән катнаштылар. Программа буенча проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинг курсын үтеп, сертификатлар алып кайттылар. Шулай итеп, укучылар өчен форум бик кызыклы һәм файдалы үтте. Ул яшьләргә шәхси һәм профессиональ яктан үсү өчен юнәлеш бирде. Лагерьдан балаларны каршы алып, Казан буенча экскурсия ясадык. Аны, әлбәттә, Кремльдән башладык, аннан Бауман урамы буенча йөрдек, төрле аттракционнарда булдык. Кичен поездка утырып, Тубылга юл алдык. Төнге Казан безне моңсу гына озатып калды. Ирексездән Хәсән Туфанның:

Киң Идел ярыннан искән саф җил,
Юлларга чәчәкләр сип әле.

Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре,

 - дигән шигъри юллары искә төште. Без әлеге форумны уздыруга зур көч түккән Татарстан Республикасы оештыручыларына, ел саен укучыларыбызга шул чараларда катнашырга мөмкинлек булдырган өлкә мәгариф һәм фән департаментына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Бәнисә НИЯЗОВА,
Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбенең татар теле укытучысы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836