#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Күренекле шәхесләр”: Люция Хәбибуллина

последние и лучшие новости искусства в мире

51-7Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина җитәкчелегендә чыгарылып килгән Төмән өлкәсенең аеруча зур уңышларга ирешкән, яхшы нәтиҗәләр белән куандырган төрле өлкәдәге татарлары турындагы “Күренекле шәхесләр” китаплар сериясенең чираттагы җыентыгы дөнья күрде. Ул өлкәбезнең күренекле шәхесе, татар мәдәнияте һәм мәгарифе эшлеклесе, танылган Гарифуллиннар педагогик династиясе вәкиле, атказанган мөгаллим, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Татарстан журналистлар, себертатар язучылар союзлары әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераны Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллинаның 90 яшьлек юбилеена багышланган иде.

Бу әлеге сериядә хөрмәтле якташыбыз турында икенче басма. Л.Хәбибуллина өлкәдә татар халык мәгарифе һәм себертатар фольклоры, әдәбияты үсеше тарихын беренчеләрдән булып өйрәнде. Китапта аның киңкырлы эшчәнлеге тасвирланган материаллар урын алган. Беренче тапкыр аның хезмәтләренең библиографик исемлеге урнаштырылган.

Китап “Печатник” типографиясендә 194 битлек 200 данә итеп бастырылган. Әлбәттә, бик аз.

Китап 3 бүлектән тора. Аларның беренчесе - “Укытучы һөнәренә тугрылык” дип исемләнгәне автобиография һәм рус телендә, икенчесе – “Чын мәгърифәтче” татар телендә төрле басмаларда дөнья күргән язмалардан, шигырьләрдән тупланган. Алар арасында минем дә дистәләгән мәкаләм урын алуы, Люция Бәдретдин кызы кебек киң күңелле, эчкерсез, зыялы шәхес белән таныш булуым, аның белән бер чорда яшәвем белән горурланырга җирлек тудыра һәм моның өчен Аллаһы Тәгаләмә бик рәхмәтлемен. Люция Хәбибуллина төзегән Г.Тукай юбилеена багышланган бай эчтәлекле викторина сорау-җаваплары да һәр укучыга кызыклы булыр.

Ә инде өченче бүлек күпләгән кушымталардан тора. Монда танылган мөгаллимәбезнең гаиләсенә багышланган фоторәсемнәр, аңа характеристика, “Туган як әдәбияты” һәм “Себердә татар мәгарифе” китапларына рецензияләр, бәяләмәләр, хезмәтләренең библиографик исемлеге урын алган.

Люция апа Хәбибуллинаның тормыш юлы, хезмәт эшчәнлеге белән азмы-күпме таныш булганга, ул турыдагы язмаларны өстән генә карап үтеп, Хәнисә Алишинаның “Педагог, язучылар Зәнкиевлар һәм Хәбибуллиннар дуслыгы” язмасына тукталдым. Материал язарга атказанган укытучы, себер татар язучысы Якуб Зәнкиевның Төмән районы, Акъяр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люция апа белән мәктәп директоры Хатыйп Хөббәтулла улына юлланган хатлар сәбәпче була. Хатларда Якуб ага “Иртеш таңнары” романын әзерләгән, укучысы хозурына тапшырган чорлар чагылыш тапкан. Берсендә мөгаллимнәрдән романның чыгуы турында әдәбият сөючеләргә җиткерүләрен сораса, икенчесендә дәресләрдә балалар өчен хикәяләрен куллануга рәхмәт белдерә. “Сезнең кебек актив, эмоцияле кешеләр күбрәк булса, 40 ел элек сюжеты туган романым да тизрәк дөнья күрер иде, - ди. – 20 ел элек яза башласам да, 9 ел автордашны эзләдем. Физкультура, математика укытучысы буларак, интуиция буенча гына яздым. 3 тапкыр Казанга бардым, язучылар союзында консультацияләр алдым. Әсәрне 3 вариантта әзерләдем. Аяз Гыйләҗев ярдәм итәргә алынгач кына, эш урыныннан кузгалды. Ул күп көч түкте, аңа рәхмәтем чиксез”. Китапларының басылу шатлыгы, тарату мәшәкатьләре белән уртаклаша. Җылы сүзләре белән күңелен күтәреп торулары, дәрт өстәүләренә, төрле басмаларга хатлар юллауларына ихтирамын белдерә.

Себернең мәгариф йолдызы булган Люция апа Хәбибуллина турында төп мәгълүматларны әйтми калу дөрес булмас. Бай язмалардан тормыш юлын һәм эшчәнлеген тасвирлаган өзекләр тәкъдим итеп китәм.

“Люция апа 1926 елның 7 декабрендә Вагай районының (элекке Черняков районы) Тугыз авылында мактаулы укытучы гаиләсендә туа. Мәгариф эшендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән Бәдретдин Гарифулла улын хөкүмәтебез иң җаваплы эшләргә билгели. hәм менә Люция апа укырга кергән елны ул Карагай җидееллык мәктәбе директоры була инде. 1936нчы елны аны җидееллык мәктәп ачу максаты белән Яңа Кәешкүлгә җибәрәләр. 1941нче елны Люция Бәдретдин кызы монда 7нче классны тәмамлый.

...Кечкенә Люция мәктәпкә кергәнче үк инде әнисеннән укырга-язарга өйрәнеп куя. Татар халык җырларын, әкият, бәет, табышмак, мәкаль-әйтемнәрен күп белә торган була. “Әдәби телнең иң үтемле, халыкчан саф татарча үрнәген мин әтидән өйрәндем. Әтинең татар милли әдәби телне пропагандалауга, әдәби телнең нигез ташларын халыкка җиткерүдә куйган хезмәтләре бәяләп бетергесез. Болар минем татар теле hәм әдәбияты укытучысы булып китүемә салынган беренче сукмаклар булдылар. Безнең балачак та, яшьлек еллары да авыр елларга туры килде”, – дип Люция ханым балачак, яшьлек хатирәләрен барлый башлады.

...“Шаулы мәктәп еллары үтеп киткән. “Укуны кайда дәвам итәргә? Кем булырга?” кебек сораулар куеп озак уйланырга туры килмәде. Ул вакытта бердәнбер мәдәният үзәге булган Тубыл шәhәренә юл тоттык. Апам белән авыр ачлык елларында Тубыл педагогия училищесының ягылмаган торак бүлмәләрендә яшәп, мәгърифәт диңгезендә йөзеп, белем чишмәләрен чөмердек. Мең төрле газаплар белән татар педагогия училищесен тәмамлап, мин 1944нче елның җәендә Яңа Кәешкүл мәктәбенә математика укытучысы таныклыгы белән (диплом янына бирәләр иде) эшкә кайттым. 1948 нче елны белемемне тагын да арттыру нияте белән Казан укытучылар институтына укырга килдем. Яңа Кәешкүлдә 4 ел математика укытуыма карамастан, Казанга килгәч, тарих-филология факультетына укырга кердем. 1950нче елның августында Төмән өлкәсе, Төмән районы Кыштунлы авылына татар теле hәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайттым. Шул ук елны Казан укытучылар институтын бетереп, Хатыйп Хәбибуллин Кыштунлы мәктәбенә директор булып эшкә килде. 1950нче елда мин Хатыйпка кияүгә чыгып, Кыштунлы мәктәбендә өч ел эшләдем. 1953нче елда Хатыйпны Төмән районы Акъяр авылына директор итеп күчерделәр. Безнең гаилә Акъярга күченде. 1953нче елдан 1988нче елгача мин Акъяр мәктәбендә татар теле hәм әдәбиятын укыттым. Шулай итеп, гомеремнең иң озын өлешен – 44 елын укытучылык хезмәтенә – балалар тәрбияләүгә багышладым. Өлкә hәм район күләмендәге фәнни практик конференцияләрдә тел hәм әдәбиятка кагылышлы темаларга докладлар белән чыгыш ясап тордым, тупланган бай тәҗрибәм белән уртаклаштым. Уфада, Казанда үткәрелгән фәнни-практик конференцияләрдә катнаштым. Өлкә күләмендә үткәрелгән 3 укытучылар hәм Төмән өлкәсе татар-казах хатыннары съездында делегат булып катнаштым. Әйе, Акъяр мәктәбенең ул еллардагы уңышлары Казанда да билгеле була.

Мәгърифәт, мәдәният өлкәсендәге хезмәтләрем ирешелгән рухи казанышларыбызның бер өлеше итеп каралса, мин моның белән бәхетле”,– дип тәмамлады сүзен Люция ханым.

...Мәгариф өлкәсендәге күпкырлы хезмәтләре өчен Хәбибуллина Люция Бәдретдин кызына район, өлкә, министрлык тарафыннан мактау грамоталары бирелгән, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Люция апа белән Хатыйп абыйның мәкаләләрен «Яңарыш» битләрендә генә түгел, Татарстан Республикасында чыга торган газета-журналларда да очратырга була.

(Гөлнур Вәлиева. “Сокланырлык тормыш”).

«Туган як әдәбияты» халык авыз иҗатын, шигъриятен, чәчмә әсәрләрен үз эченә ала. Җирле язучылар турында биографик белешмәләр, аларның иҗаты, текст өстендә эш, әдәби әсәрләргә анализ ясау эшләре нигез булып торалар. Бу китапны белем хәзинәсе дип атар идем һәм өлкәбездәге барлык укучыларга, тел-әдәбият укытучыларына һәм татар әдәбияты белән кызыксынучыларга тәкъдим итәр идем».

(Гөлназ Юсупова. “Китап күңел үстерә”).

«Люция апа белән мин 1997 елда «Яңарыш» та эшләгәндә таныштым. Ул редакциягә килеп керүгә элекке баш мөхәрриребез Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов аны сәламләргә, урыныннан торып, каршына ашыга иде. Безне тиз генә җыеп, аның белән фотоларга төшереп ала да: «Берәр вакыт сез, кызлар, миңа моның өчен рәхмәт тә әйтерсез», – ди иде, серле елмаеп. Люция апа редакциягә еш кына килеп йөрсә дә, Азат абый аның hәр килүен беренчегә очрашкандай кабул итә иде»…

(Рәүфә Кангазина. “Мәгарифкә багышланган гомер”).

«Озак еллар буена тупланган тәҗрибә һәм бай фактик материал «Себердә татар мәгарифе (XX гасыр)» китабына нигез булып тора. Төмән өлкәсендәге татар мәктәпләре, аларның тарихы, үсеше, милли-мәдәни яңарыш җилләре тәэсирендә үзгәреш кичерүләре – болар барысы да китапта урын алган. Китап, бер яктан, мәгариф тарихын яктырткан басма булса, икенче яктан энциклопедияне хәтерләтә».

(Ләлә Мортазина. “Кадерле хезмәт”).

Люция апа сабыр, акыллы, камил холыклы, минем кебек күпме сабыйларга йөрәк жылысын өләшкән. Рәхмәт сезгә, Люция апа! Сез уникум бөек шәхес, чын педагог! Хәзерге көндә дә апабызның ишеге һәрвакыт ачык. Алар Хатыйп абый белән һәркемне ачык йөз белән каршылыйлар, иң якын туганын очраткандай үз итеп, кочаклап алалар. Чәйләр эчереп, сөйләшеп утырабыз. Без аларны барыбыз да күрешү кичәсендә яратып көтәбез. 90 яшьлек апа иҗат эшен туктатмый, әллә никадәр язмалар бастыра, татар конференцияләрендә докладлар белән чыгышлар ясый, китап чыгара. Люция апа - себернең мәгариф йолдызы! Тирән рәхмәтләремне белдерәм».

(1976 елгы классы чыгарылыш укучысы Гөлсирә Миргалиева-Качаева. “Минем яраткан укытучым”).

«Люция апа һәрьяклап безнең студентлар өчен үрнәк өлгесе булды. Чын татар зыялысы, укытучы образын алар Люция апа мисалында яхшы үзләштерделәр. Матур, пөхтә, зәвык белән киенеп килүе, һәрвакыт үзенчәлекле прическа йөртүе, интеллигентларча үз-үзен тотуы, кешегә бик итагатьле итеп исеме-атасының исеме белән эндәшүе, саф татар әдәби телдә сөйләве күпләрнең күңелләрен җәлеп иткән, күңелләрдә тирән эз калдырган булыр, дип уйлыйм».

(Хәнисә Алишина. “Себер иленең якты йолдызы”).

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836